Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Шикшинская основная общеобразовательная школа Сабинского муниципального района Республики Татарстан"
Визитная карточка
| Адрес: | 422053 с.Шикши, ул. Школьная, дом 4а, Сабинский район, Республика Татарстан |
| Телефон: | +7(843)-624-61-18 |
| E-Mail: | Shikshi.Saba@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Шикшинская ООШ" |
| Руководитель: | Ханнанов Ильдар Фанисевич |
| Год основания учреждения: | 1985 |
| У нас учатся: | Бездә укыйлар:70 |
| У нас учат: | Бездә укыталар: 18 |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Шикшинская основная общеобразовательная школа Сабинского муниципального района Республики Татарстан" - новости
Страницы: << 101 102 103 ( 104 ) 105 106 107 108 109 110 >>
-
“Илһам” бөтенроссия яшь язучылар бәйгесенең зона этабы 25.03.2016

Татар телен, әдәбиятын, мәдәниятен саклау һәм үстерү, укучыларда әдәбиятка, сәнгатькә кызыксыну уяту, әдәби иҗатка сәләте булган яшьләрне ачыклау максатыннан, Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы Татарстан Язучылар оешмасы белән берлектә татар телендә иҗат итүче мәктәп укучылары арасында “Илһам” бөтенроссия яшь язучылар бәйгесе игълан иткән иде. 23 нче март көнне Арча районының “Габдулла Тукай исемендәге Арча педагогика көллияте”ндә әлеге бәйгенең зона этабы узды. Безнең мәктәптән “Яшь шагыйрьләр” номинациясендә 5 класс укучысы Минһаҗева Алзирә (җитәкчесе Гарипова А.Р) чыгыш ясады. Аларга иҗади уңышлар һәм зур казанышларга ирешүләрен телибез.
Бәйгедә көч сынашучыларны Казандагы тәбрикләү тантанасы көтә, җиңүчеләр тантана барышында игълан ителәчәк.
-
"Нәүрүз" бәйрәменә бирнә җыю
24.03.2016
Укучыларыбыз каникулда буш вакытлырын файдалы үткәрәләр. 24 март көнне Шекше авыл җирлеге клубы белән берлектә "Нәүрүз бәйрәме"нә бирнә җыюда актив катнаштылар.
-
Котлыйбыз! 23.03.2016

22 март көнне "Г.Тукай исемендәге Арча педагогия көллияте" ндә башлангыч сыйныф укучылары өчен республика күләмендә "Яңгыравык шигырь тамчылары" дип аталган шигырь сөйләүчеләр конкурсы булып узды. Саба районыннан бу конкурста Шекше төп мәктәбенең 2 сыйныф укучысы Гибадуллина Камилә (җитәкчесе башлангыч сыйныфлар укытучысы Гибадуллина Р.Х) "Образ тудыру" номинациясендә җиңүче исеменә лаек булды. Диплом һәм истәлекле бүләк белән бүләкләнде.
-
Аҗаган - 2016
21.03.2016
21 март көнне Шәмәрдән лицее базасында "Аҗаган - 2016" хәрби - спорт уеннары үтте. Командалар стройда җырлап бару, автомат сүтеп җыю, төз ату, турникта тартылу, эстафета һәм башка төрләр буенча көчләрен сынаштылар. Безнең мәктәп укучылары да бу уеннарда актив катнашты.
-
Каникул күңелле һәм файдалы үтә. 21.03.2016

Каникуллар күңелле һәм файдалы үтә. Бүген укучыларыбыз КВН ның финал этабына әзерләнделәр. 9 сыйныф укучылары өчен консультацияләр һәм авыр үзләштерүче, дәрес калдырган укучылар белән индивидуаль эшләр оештырылды.
-
"Балалар китабы атналыгы"нда - әти-әниләр 18.03.2016

17 март көнне "Балалар китабы атналыгы" кысаларында мәктәп китапханәчесе Махмутова Г.М. ата-аналарга, балаларны китап укуга җәлеп итү максатыннан "Син китап укыйсыңмы?" темасына чыгыш ясады. Соңыннан "Булсаң зирәк - әйт тизрәк" интеллектуаль уены үткәрде. Уенда барлык ата-аналар актив катнашты.
-
Ата-аналар жыелышы 17.03.2016

Бүген мәктәбебездә әти-әниләр җыелышы булып узды. Махмутова Г.З. "3 нче чирек йомгаклары, алда торган бурычлар", Габделхакова Г.Р. 3 нче чиректә класстан тыш эшләр торышы, каникул планы, алда торган эшләр белэн таныштырды. Мәктәп китапханәчесе Махмутова Г.М. ата-аналарга, балаларны китап укуга җәлеп итү максатыннан "Син китап укыйсыңмы?" темасына чыгыш ясады. Соңыннан "Булсаң зирәк - әйт тизрәк" интеллектуаль уены үткәрде. Уенда барлык ата-аналар актив катнашты.Соңыннан әти-әниләр индивидуаль сөйләшүләргә таралдылар.
-
Всероссийская неделя финансовой грамотности 16.03.2016

В период с 9 по 15 марта 2016 года учащиеся МБОУ Шикшинской ООШ приняли участие во Всероссийской неделе финансовой грамотности для детей и молодежи . Для учеников 7-8 классов был организован урок на тему «Страхование. Пенсионные программы.».
На урок был приглашен агент государственного страхования Ибрагимова Айсылу Аминовна. Встреча с Айсылу Аминовной проходила в форме свободного диалога, в котором активное участие принимали и учащиеся. Также в ходе встречи обсуждалась необходимость постоянного повышения собственной финансовой грамотности.
-
“Әбекәй-алтыным, минем иң якыным!” 05.03.2016

Әниемнең әнисе
Әбием була минем.
Әби генә түгел әле,
Ул минем дәү әнием.
5 март көнне 3 класс укучылары (кл.җит.Зиннатова Э.Ш.) “Әбекәй-алтыным, минем иң якыным!” дип аталган кичә үткәрделәр. Оныклар үзләренең иң матур теләкләрен җыр, бию, шигырьләр аша җиткерделәр. Әбиләр, дәү әниләр бәйрәмнән оныкларының уңышларына, сәләтләренә сөенеп таралыштылар.
-
Бәйге - кичә 04.03.2016

4 март көнне класс җитәкчесе Зиннатова Э.Ш. 3 класс укучылары белән бәйге-кичә үткәрде. Укучылар алты турда көч сынаштылар. Нәтиҗәдә, малайлар арасында 1 урынга Хаертдинов Ранис, кызлар арасында Яруллина Руфинә лаек булды.











