Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Шикшинская основная общеобразовательная школа Сабинского муниципального района Республики Татарстан"
Визитная карточка
| Адрес: | 422053 с.Шикши, ул. Школьная, дом 4а, Сабинский район, Республика Татарстан |
| Телефон: | +7(843)-624-61-18 |
| E-Mail: | Shikshi.Saba@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Шикшинская ООШ" |
| Руководитель: | Ханнанов Ильдар Фанисевич |
| Год основания учреждения: | 1985 |
| У нас учатся: | Бездә укыйлар:70 |
| У нас учат: | Бездә укыталар: 18 |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Шикшинская основная общеобразовательная школа Сабинского муниципального района Республики Татарстан" - новости
Страницы: << 91 92 93 94 95 96 97 98 99 ( 100 ) >>
-
13.06.2016

Бүген Мишә елгасында балык тоту ярышы үткәрелде. Иң беренче балыкны Хаертдинов Самат, иң зур балык тотучы Яруллин Инсаф булды. Соңыннан хәрәкәтле уеннар уйналды.
-
11.06.2016

Бүген мәдәният хезмәткәрләре белән берлектә Россия көненә чара үткәрелде.
-
Лагерьның 9 нчы көне 10.06.2016

Лагерьда тәрбияләнүче балалар район үзәгенә экскурсиягә бардылар. Алар "Саба тәрәзәләре"ндә , "Саба таңнары" газетасы редакциясендә, Сәләтле балалар мәктәбендә, психологик үзәктә булдылар. Экскурсия балаларга бик ошады.
-
Яшел даруханә 09.06.2016

Буген лагерь көне дару үләннәре темасына багышланды. Балалар үзебезнең якларда үсүче дару үләннәре һәм аларны җыю тәртибе белән таныштылар, "Саймә" чишмәсенә бардылар.
Көннең икенче яртысында "Караоке - батл" уены уйнадылар.
-
Су көне 08.06.2016

Кояшлы июнь иртәсендә лагерьда тәрбияләнүче балалар Мишә елгасына балык тотарга барды, "Галим" чишмәсе буенда ял итте, чишмәне, аның тирә-ягын чистартты, тарихы белән танышты.
Көннең икенче яртысында экологик КВН үткәрелде, су көненә багышланган конкурслар үткәрелде.
-
Хәтер көне 07.06.2016

Бүгенге лагерь көне күңелле, хәрәкәтле физарядка белән башланып китте. Балалар көн дәвамында күңелле ял иттеләр. Беренче төркем - "Тамчы -шоу", икенче төркем "Башваткыч" уенында катнашып, истәлек бүләк алды. Көннең икенче яртысында флорбол ярышында көч сынашты, китапханәдә "Хәтер китабы" һәм анда кергән авылдашларыбыз язмышы белән танышты.
-
Лагерьның 5 нче көне 06.06.2016

Лагерьның 5 көне "Үткәнен белмәгәннең киләчәге юк" темасы астында узды. Укучылар Сәрдә авылында урнашкан "Рәис аланы"на экскурсиягә бардылар. Андагы музей белән таныштылар, соңыннан табигать кочагында күңелле ял иттеләр. Көннең икенче яртысында балалар матбугаты белән танышып, башваткычлар чиштеләр.
-
Лагерьның 4 нче көне 05.06.2016

Лагерьның 4 нче көне экологик темага багышланды. Балалар ике командага бүленеп үзләренең белемнәрен сынадылар, плакат ясадылар.Табигатьне ничек сакларга мөмкин икәнлегенә фикер алыштылар.
Көн бик файдалы һәм кызыклы үтте.
-
Лагерьның өченче көне 03.06.2016

"Кыңгырау" лагеренда өченче көн чәчәкләр ясау конкурсы белән башланып китте. "Футболисты"отряды тере чәчәкләрдән композиция төзесә, "Непоседа" отряды төсле кәгазьләрдән чәчәкләр ясады. Көн саф һавада хәрәкәтле уеннар уйнау, флешмоб белән тәмамланды.
-
Лагерьның икенче көне 02.06.2016

Лагерьның икенче көне "Талант -шоу" дип аталды. Балалар үзләренең җыр - бию, нәфис сүзгә осталыкларын күрсәттеләр. Аннары авыл китапханәсендә патриотик темага әңгәмә оештырылды, китаплар белән таныштырылды.











