Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Шикшинский детский сад «Акчарлак» Сабинского муниципального района РТ»
Визитная карточка
| Адрес: | 422053, Республика Татарстан, Сабинский район, с. Шикши ул.Школьная д.4а |
| Телефон: | 8(843)6246-1-21 |
| E-Mail: | Dsad.Shikshi@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ «Шикшинский детский сад «Акчарлак» Сабинского муниципального района РТ» |
| Руководитель: | Зайнуллина Айгуль Ильсуровна |
| Год основания учреждения: | 1978 |
| У нас учатся: | 20 детей ,в филиале 5 детей |
| У нас учат: | 2 педагога ,в филиале 1 педагог |
Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Шикшинский детский сад «Акчарлак» Сабинского муниципального района РТ» - новости
Страницы: << 71 72 ( 73 ) 74 75 76 77 78 79 80 >>
-
" Яңа йортлар салабыз!" 30.01.2020

Шәһәр төзим
Мин яңа шәһәр төзим,
Ул шундый шәһәр булыр:
Чәчәкле урамнарда
Машина чабып торыр.
Шәһәрнең уртасыннан
Зур елга агып торыр,
Йөзеп арган көймәгә
Дулкыннар кагып торыр.
Бу шәһәрдә кошларга
Таш атмаслар малайлар,
Усал малайлар күреп
Шаккатмаслар агайлар.
Абыйлар һәм апалар
Бик-бик тату яшәрләр,
Бер-берсенә һәрвакыт
«Исәнме!» дип дәшәрләр.
Төзүче булыр әти,
Әни булыр тегүче.
Абый белән без икәү
Машиналар йөртүче.
Мин яң а шәһәр төзим,
Ул шундый шәһәр булыр:
Чәчәкләр, агачларга
Тамчы сибелеп торыр.
Рәшит Бәшәр
-
"Саф һавада уеннар" 24.01.2020

Саф һавада балалар күп уйный, хәрәкәт итә. Хәрәкәт итү матдәләр алмашын, кан әйләнешен тәэмин итә, аппетитны үстерә. Балалар каршылыкларны җиңәргә өйрәнә, җитезлектә, кыюлыкта камилләшә. Аларда хәрәкәт итү үсә, кәеф күтәренкелеге тотрыклана.
-
Рәсем ясарга әзерлек. 23.01.2020

Сәнгать эшчәнлеге, мәктәпкәчә балалары өчен, эшчәнлекнең иң кызыклы бер төре булып тора. Рәсем аша бала үзенең әйләнә-тирәгә карашын һәм мөнәсәбәтен әйтеп бирә ала.Балаларның эстетик, акыл һәм әхлаки яктан үсешенә уңай йогынты ясый, хезмәткә карата уңай караш тәрбияли.
-
"Созвездие-Йолдызлык-Саба-2020 22.01.2020

21 нче гыйнвар көнне бакчабыздан "Созвездие-Йолдызлык-Саба-2020" фестиваленең сайлап алу турында бакчабызның кызлар коллективы " Тылсым","Вольшебные звездочки " биюен башкарды.Сәхнәне балкытучы,яктыртучы йолдызларыбызга сокланмый мөмкин түгел иде.Балаларыбызның зур йолдызлар булып үсүләрен теләп калабыз!!!
-
"Созвездие-Йолдызлык-Саба-2020" 22.01.2020

21 нче гыйнвар көнне бакчабыздан "Созвездие-Йолдызлык-Саба-2020" фестиваленең сайлап алу турында "Бәхетле балачак "вокаль кызлар триосы " Следуй за мечтой " җыры белән катнашып бик матур чыгыш ясадылар. Молодцы!!!
Берсе алма, берсе хөрмәӨчесе дә бигрәк чибәр,
Өчесе дә бигрәк шәп;
Берсе - җәүһәр, берсе - гәүһәр,
Берсе - энҗе-зөбәрҗәт.
Гаҗәпләнәсең, үтсәләр
Өчесе бергә җырлап;
Берсе - былбыл, берсе - тургай,
Берсе - кенәри сымак.
Ә.Ерикәй. -
"Созвездие-Йолдызлык-Саба-2020" 22.01.2020

-
"Янгын куркынычсызлыгы буенча " 21.01.2020

Буген бакчабызга Саба районы янгын кузәтчелеге баш инспекторы Галимуллин Айнур Рифкатович килде.Ул балалар hәм хезмәткәрләр белән янгын куркынычсызлыгы буенча инструктаҗ үткәрде.Эш урыннарында ,гаиләдә янгын чыгу куркынычын булдырмаска,нинди чаралар күрергә кирәклеге турында сөйләп үтте.
-
"Созвездие-Йолдызлык -2020" 21.01.2020 Бүген бакчабызнын зурлар төркеменә йөрүче Хузин Адель Ильнар улы "Созвездие-Йолдызлык -2020" фестиваленең зональ турында "Конферанс" номинациясендә катнашты.

-
"Туган көнең белән котлыйбыз!" 18.01.2020

Бүген бакчабызга йөрүче Хузин Әделнең туган көне. Әделне чын күңелдән 6 яшь тулган көне белән котлыйбыз! Авырмыйча, акыллы зур егет булып үсүен телибез!
-
" Күңелле әйлән-бәйлән" 15.01.2020




