Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Шикшинский детский сад «Акчарлак» Сабинского муниципального района РТ»
Визитная карточка
| Адрес: | 422053, Республика Татарстан, Сабинский район, с. Шикши ул.Школьная д.4а |
| Телефон: | 8(843)6246-1-21 |
| E-Mail: | Dsad.Shikshi@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ «Шикшинский детский сад «Акчарлак» Сабинского муниципального района РТ» |
| Руководитель: | Зайнуллина Айгуль Ильсуровна |
| Год основания учреждения: | 1978 |
| У нас учатся: | 20 детей ,в филиале 5 детей |
| У нас учат: | 2 педагога ,в филиале 1 педагог |
Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Шикшинский детский сад «Акчарлак» Сабинского муниципального района РТ» - новости
Страницы: << 61 62 63 64 65 66 67 68 69 ( 70 ) >>
-
Бармаклар белән ясау 15.06.2020

-
15.06.2020

-
"Дуслык көне" 09.06.2020

Дусларың гына булсын!
Егылсаң, торып була,
Торсаң, йөгереп була,
Йөгерсәң, җитеп була
- Дусларың гына булсын!
Сөйләшеп, уйнап була,
Күп нәрсә белеп була,
Шаярып-көлеп була -
Дусларың гына булсын!
Рөстәм Мингалим
-
Эколог һәм Бөтендөнья әйләнә -тирә мохитне саклау көне 05.06.2020

Бүген - 5 июнь Эколог һәм Бөтендөнья әйләнә -тирә мохитне саклау көне.Балалар белән табигать турында әңгәмә үткәрдек.Чәчәкләр,бал кортлары,шөпшә ,төклетура турында белемнәрен ныгыттык.Әйдәгез, барыбыз да табигать дуслары булыйк!
-
Тузганак 03.06.2020

Бүген балалар белән тузганак чәчәген күзәттек. Файдалы үзлекләре турында әңгәмә уздырдык.Табышмак әйтештек, “Чәчәкле болын”, “Күбәләкләр оча” уеннарын бергәләп уйнадык.
-
Халыкара балаларны яклау көне. 01.06.2020

1 июнь – Халыкара балаларны яклау көне. Балаларның киләчәге матур булсын өчен тыныч, имин тормыш, яраткан туган җир, гаилә җылысы, күңелле балачак кирәк. Шагыйрьләребез дә үзләренең шигырьләрендә шушы теләкләрне җиткерә.
Балалар көне белән (Наилә Аюпова)Нинди бәхет − бар мәшәкатьләрем,
Яшәү чыганагым — балалар,
Балалардан гына җир яңара,
Нур, сафлыкка төренә далалар.
Балаларда, фәкать балаларда
Ышанычы туган илемнең,
Аңы, назы, нуры, ай, кояшы
Бар өмете дөнья, җиремнең.
-
Хуш, сөекле бакчабыз - 2020! 30.05.2020

-
"Уттан сак бул!" 26.03.2020

Бу атнада балалар уттан саклану кагыйдәләре белән танышты.Янгын чыгу очракларының сәбәпләре аңлатылды, ут-күз чыкмасын өчен үтәлергә тиешле кагыйдәләрне презентацияләр карап,уеннар ярдәмендә,рәсем ясап ныгытылды.Янгын вакытында үзеңне ничек тотарга кирәклеге өйрәтелде.
-
Язны көтәбез! 24.03.2020

Яз башында гына күзәтелә торган бер рәхәт мизгел – күчмә кошларның кайтуы һәм матур итеп сайрап җырлаулары. Сыерчыклар күренү белән гөрләвекләр ага, үги ана яфраклары чәчәк ата, беренче күбәләкләр оча башлый. “Сыерчык диңгез артына китсә дә, туган оясына кайта”, — дигән сүз бар халыкта.Безнең оста куллы әтиләребез бик матур оялар ясадылар.Чын күңелдән рәхмәт сезгә!
-
Сюжетлы-рольле уен 21.03.2020

Кибетче һөнәренең кызыклы һәм җаваплы булуы уен барышында аңлатылды. Балалар дустанә мөнәсәбәттә уйнадылар, җәмәгать урыннарында үз- үзеңне тоту кагыйдәләрен, санау техникасын эшләү тәртибенә төшенделәр.



