Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Шикшинский детский сад «Акчарлак» Сабинского муниципального района РТ»
Визитная карточка
| Адрес: | 422053, Республика Татарстан, Сабинский район, с. Шикши ул.Школьная д.4а |
| Телефон: | 8(843)6246-1-21 |
| E-Mail: | Dsad.Shikshi@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ «Шикшинский детский сад «Акчарлак» Сабинского муниципального района РТ» |
| Руководитель: | Зайнуллина Айгуль Ильсуровна |
| Год основания учреждения: | 1978 |
| У нас учатся: | 20 детей ,в филиале 5 детей |
| У нас учат: | 2 педагога ,в филиале 1 педагог |
Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Шикшинский детский сад «Акчарлак» Сабинского муниципального района РТ» - новости
Страницы: << 71 ( 72 ) 73 74 75 76 77 78 79 80 >>
-
Биергә өйрәнәбез. 26.02.2020

Әйдә әле,әйдә әле бирегә
менә шулай,менә шулай өйрәнәбез биергә. -
Минем әтием 21.02.2020

Ватанны саклаучылар көне уңаеннан әтиләребезне бик теләп ясадык.
Ул җирдә иң шәп кеше,
Шәп кеше, гаҗәп кеше.
Кем дисезме? Ул кеше –
Минем әти, әлбәттә.
-
Хәрби таныклар 20.02.2020

Бүген балалар белән танк өлешләрен (корпус, түбәсе, тубы (пушкасы), пулеметы, командир люгы, тәгәрмәч чылбыры, тәгәрмәчләре) ныклап ялгап ясарга өйрәндек.Россия Хәрби көчләре турында әңгәмә үткәрдек.
-
"Безгә 6 яшь!" 18.02.2020

Февраль аенда, зурлар төркеменә йөрүче кызларыбыз Гөлсылу һәм Зәйнәпкә 6 яшь тулды.Аларның акыллы, инсафлы булып үсүләрен телибез!
-
Әкияти йорт 14.02.2020

Утырыгыз әле җайлап.
Табышмакка табыгыз җавап.
Кайсы әкият икәнен
Уйлыйк әле бергәләп.
-
"Кызыл ромашка" 11.02.2020

Кызыл ромашка
Иртәнге таң нурыннан
Уянды ромашкалар.
Елмаеп, хәл сорашып,
Күзгә-күз караштылар.Назлады җил аларны,
Тибрәтеп ак чукларын,
Таң сипте өсләренә
Хуш исле саф чыкларын.Чәчкәләр, кәефләнеп,
Җай гына селкенделәр.
Һәм кинәт шунда гаҗәп
Бер яңа хәл күрделәр.Ерак түгел моңаеп,
Утыра ромашка кызы,
Тик чуклары ак түгел,
Кан шикелле кып-кызыл. ( М.Җәлил) -
" Бикбатыр белән Биккуркак" 06.02.2020

Бүген без, зурлар төркеменә йөрүче балалар А.Алишның әкиятләрен тыңладык.Балалар үзләре теләгән әкиятне сайлап алып,анда катнашучыны әвәләп ясап куйдылар.
Бикбатыр белән Биккуркак
Бер баланың ап-ак куяны белән бик матур песие булган. Алар үзара тату яшәгәннәр. Куян кетер-кетер итеп агач кайрысы кимергән, песи чепер-чепер итеп сөт эчкән. Песи бернәрсәдән дә курыкмый икән, аңа теге бала Бикбатыр дип исем кушкан, куян, дер-дер килеп, бар әйбердән дә шүрли икән, аны ул Биккуркак дип атаган.
Абдулла Алиш
-
"Казлар- аккошлар" әкиятенә рәсем ясау 04.02.2020

Рус халык әкиятенә ясалган иллюстрацияләр карадык һәм очып баручы аккошларны ясарга өйрәндек.
-
Арифметик мәсьәләләр төзү 03.02.2020

Балалар белән логик биремнәр чиштек,арифметик мәсьәләләр төзеп, чишеп, сөйләп күрсәтергә өйрәндек.
-
" Минем гаиләм" 31.01.2020

Балалар үзләренең гаиләләре , гаилә әгъзалары , туганнары турында бик теләп сөйләделәр,ясадылар.Сеңел, энем, дәү әни, дәү әти сүзләрен кулланышка кертеп сүзлек байлыгын арттырдылар.Гаиләдәге кешеләр турында матур сүзләр кулланып сөйләргә өйрәнделәр.



