Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Шикшинский детский сад «Акчарлак» Сабинского муниципального района РТ»
Визитная карточка
| Адрес: | 422053, Республика Татарстан, Сабинский район, с. Шикши ул.Школьная д.4а |
| Телефон: | 8(843)6246-1-21 |
| E-Mail: | Dsad.Shikshi@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ «Шикшинский детский сад «Акчарлак» Сабинского муниципального района РТ» |
| Руководитель: | Зайнуллина Айгуль Ильсуровна |
| Год основания учреждения: | 1978 |
| У нас учатся: | 20 детей ,в филиале 5 детей |
| У нас учат: | 2 педагога ,в филиале 1 педагог |
Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Шикшинский детский сад «Акчарлак» Сабинского муниципального района РТ» - новости
Страницы: << 51 52 53 54 55 56 57 ( 58 ) 59 60 >>
-
Эстафета здоровья 07.04.2021

Бакчабызда иртәнге гимнастика.
-
"Юлда йөрү кагыйдәсен белергә тиеш һәркем!" 05.04.2021

Кечкеләр төркеменә йөрүче балаларыбыз светофорның төсләре,транспорт төрләре турында матур шигырьләр сөйләделәр.Соңыннан Гүзәл Ягфарова алып килгән бүләкләре белән балаларны сөендерде.
-
"Юлда йөрү кагыйдәсен белергә тиеш һәркем!" 05.04.2021

Бакчабызда юл йөрү кагыйдәләрен өйрәнү буенча даими эш алып барыла.Бүген районнан, " Юл хәрәкәте иминлеге" оешмасы җитәкчесе Ягфарова Гүзәл Назиф кызы килгән иде.Зурлар төркеменә йөрүче балалар "Юлда йөрү кагыйдәсен белергә тиеш һәркем!" исемле чара куйдылар. Соңыннан балалар белән кызыклы әңгәмә үткәрелде,балалар бик актив булдылар.Балаларга Гүзәл Ягфарова бүләкләр өләште.Зур рәхмәтебезне белдерәбез,балалар Гүзәл Назиф кызын көтеп калалар.
-
"Йомры икмәк маҗаралары" 05.04.2021

Йомры икмәк ни өчен юлда йөрү кагыйдәләрен өйрәнергә була соң?Аңа кемнәр булыша? Балалар кызыклы әкият куйдылар.Кечкенәләр һәм Ягфарова Гүзәл Назиф кызы бик яратып әкият карадылар.
-
"Эковесна2021" 05.04.2021

Бүгене әңгәмәбезнең темасы күчмә кошлар турында булды.Кунак булып йокыдан уянып аю килде.Шулай ук озын колак куян, хәйләкәр төлке кошларның җылы яктан кайтуларын көтүләрен сөйләделәр.
-
Юл йөрү кагыйдәләре�н өйрәнү 05.04.2021

Балаларда урамда, юлда үз-үзләрен дөрес тоту, бер- берсенә игътибарлы булу, юл йөрү кагыйдәләрен ныгыту һәм аларны куллана белүне тәрбияләү.
-
Сыерчык диңгез артына китсә дә, туган оясына кайта. 02.04.2021

Безнең халыкта сыерчыклар турында сынамышлар бар.
- Сыерчык килгәндә чуар булса, карабодай уңар.
- Сыерчыклар иртә килсә, сабан ашлык уңа, соң килсә - арыш уңа.
- Сыерчыктан алда тургай килсә, туклык булыр.Бездә балалар белән менә шундый матур сыерчык оялары ясап куйдык.
-
Туган теләр һәм халыклар бердәмлеге елы 02.04.2021

Туган теләр һәм халыклар бердәмлеге елы уңанан бакчадагы "Туган җирем Татарстан" почмаклары тулыандырылды.Туган ягым-Татарстан почмагында мили киемнәр, милли бизәкләрне тагы да яхшырак үзләштерү өчен күп кенә дидактик уеннар булдырдык. Дидактик уеннар - балаларны уйланырга, эзләнергә, фикер тупларга, берләштерергә, күнекмәләрне, гадәтләрне тормышта кулланырга өйрәтүче һәм тәрбия бирүчекөчле чараларның берсе. “Рәсемнәрне төзе”, “Киемнәрне бизә”, “Парын тап”, “Бертөсле рәсемнәрне тап” дигән дидактик уеннарны балалар бигрәк тә яратып уйныйлар.
-
Светофор 01.04.2021

Бүген без балалар белән тылсымлы светофор патшалыгына сәяхәт иттек.Балалар фантазияләрен кулланып светофор кисеп ябыштырдылар.
-
1 апрель – Халыкара кошлар көне "Эковесна2021" 01.04.2021

Яз җитү белән кошлар кайта, күктә, агач башларында яңадан тормыш башлана. Гаҗәеп матур бу тормыш. Кошларга ярдәм итик, аларсыз бит дөньяның бер чите китек.Кошлардан башка дөнья ничек күңелсез булыр иде. Кошларны саклыйк, оялар ясыйк, җимлекләр элик!
Зурлар төркеменә йөрүче Гатиятова Зәйнәп һәм Раянга, аларның әтләренә рәхмәт белдерәбез.



