Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Шикшинский детский сад «Акчарлак» Сабинского муниципального района РТ»
Визитная карточка
| Адрес: | 422053, Республика Татарстан, Сабинский район, с. Шикши ул.Школьная д.4а |
| Телефон: | 8(843)6246-1-21 |
| E-Mail: | Dsad.Shikshi@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ «Шикшинский детский сад «Акчарлак» Сабинского муниципального района РТ» |
| Руководитель: | Зайнуллина Айгуль Ильсуровна |
| Год основания учреждения: | 1978 |
| У нас учатся: | 20 детей ,в филиале 5 детей |
| У нас учат: | 2 педагога ,в филиале 1 педагог |
Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Шикшинский детский сад «Акчарлак» Сабинского муниципального района РТ» - новости
Страницы: << 51 52 53 54 ( 55 ) 56 57 58 59 60 >>
-
"Безнең уңышларыбыз." 03.06.2021

"Туган җирем-Татарстан татар почмаклары бәйгесендә 2-3 төркемле садиклар арасында 2нче урынны яуладык.
-
"Бүген-балаларны яклау көне!" 01.06.2021

Бүген бакчабызның зурлар төркеменә йөрүче балалар Саба районы буенча ЮХИДИ идарәсе белән берлектә оештырылган "Ладошка к ладошке безопасная дорожка" театраль конкурсында бик матур чыгыш ясап, җиңү яулап кайттылар.
-
"Чыгарылыш-2021" 29.05.2021 Бездә бәйрәм!Бездә бәйрәм! Менә шуңа күрә без. Шатланабыз, сөенәбез, Елмаябыз, көләбез. Гади бәйрәм түгел бүген, Ул гомергә бер килә. Бүген менә бакчабызга, Дуслар, туганнар килә. Олы бәйрәм бүген бездә, Зурлар инде күбебез. Бакча белән хушлашабыз, Бүген соңгы көнебез. Бакча белән саубуллашу көне – Ул гаҗәеп моңсу, сагышлы. Шундый көн бу – олы бәйрәм үзе, Үзгәртә дә куя кәефне.

-
"День пчёлки" 20.05.2021 Летом пчелкам целый день Собирать нектар не лень. Отнесут его потом. В улей-свой чудесный дом. Над цветком пчела жужжит И нектар собрать спешит. Весь нектар, что соберет, Превращает пчелка в мед.

-
"Ураза Гаете мөбәрәк булсын!" 13.05.2021

Бәйрәм беләнчын күңелдән котлыйбыз! Дөньяларыбыз тыныч, күкләребез аяз, көннәребез якты булсын!
- "Җиңү көне белән!" 09.05.2021 Бөек Җиңү көне мөбарәк булсын! Кадерле Бөек Ватан сугышы ветераннары! Тыл хезмәткәрләре! Сугыш елы балалары! Хөрмәтле милләттәшләр! Илебез Бөек Җиңүнең 76 еллыгын бәйрәм итә.Җиңү көне безгә миллионнарның каны һәм җаны бәрабәренә яулануы белән бөек, изге һәм кадерле. Сугыш тәмамланганга 76 ел үтсә дә, хәтер яши, хәтер мәңгелек. Ватан өчен дәһшәтле көрәштә кан койган ветераннарның яралары да гомерлек. Тән яралары төзәлсә дә, җан яраларының сыкрауларын, газиз ирләрен яу кырында югалткан толларның йөрәкләре сулкылдауларын, ә сугыш елы балаларының әрнү-сагышларын оныта торган түгел… Без, сугыштан соң туган буыннар, бүген Сезнең алда баш иеп, тиңдәшсез батырлыгыгызга, рухыгызның ныклыгына сокланабыз. Бүген дә сафта булуыгыз белән горурланабыз. Бай тормыш тәҗрибәгез, зирәк киңәшләрегез белән яшь буында туган җиргә мәхәббәт, Ватанга хөрмәт тәрбиялисез. Барысы өчен дә зур рәхмәт Сезгә!
-
Акция "Зеленый подоконник" 03.05.2021

Бакчабызга йөрүче балалар тәрәзә төбендә помидор,кыяр, борыч һәм берсеннән берсе матур гөлләр үстерәләр.Хаертдинов Булат бик теләп әнисенә булыша.
-
"Су анасы янында кунакта" 27.04.2021 Бүген балаларыбыз белән бергәләп, Шекше мәдәният йортына бардык. "Су анасы" янында кунакта булып кайттык.

-
"Бөек Тукаебызга 135!" 26.04.2021

"Бөек Тукайга"
Әсәрләрең кат-кат укып
Сокланам мин сиңа, Тукай.
Гомер бакый яшь калсаң да,
Талантны мул биргән Ходай.
Тирән акыл, затлы зиһен,
Төпле фикер һәм зирәклек.
Синдәй яп-яшь аксакаллар
Бу дөньяда бик сирәктер.
Һичбер кайчан булмагансың
Әти кеше, тәрбияче…
Каян килгән бу осталык?
Каян таныш тәрбия эше?
Йөз ел элек ничек белдең
Без — татарның ни күрәсен?
Иман, әдәп, әхлак, телнең
Какшатасын кыйбласын?
Сораулар күп, җаваплар юк,
Хак Тәгалә үзе беләдер…
Ә, бәлки, син, бөек Тукай,
Телебезне саклар өчен
Иңдерелгән Пәйгамбәрдер?!
Авторы: Әлфия НИЗАМОВА
-
Габдулла Тукай көненә нәниләребезнең ясаган кул эшләре. 26.04.2021

Шекше "Акчарлак" балалар бакчасының кечкенәләр төркемендә тәрбияләнүче балаларның Габдулла Тукай иҗатына багышланган кул әшләре күргәзмәсе.



