Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Шикшинский детский сад «Акчарлак» Сабинского муниципального района РТ»
Визитная карточка
| Адрес: | 422053, Республика Татарстан, Сабинский район, с. Шикши ул.Школьная д.4а |
| Телефон: | 8(843)6246-1-21 |
| E-Mail: | Dsad.Shikshi@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ «Шикшинский детский сад «Акчарлак» Сабинского муниципального района РТ» |
| Руководитель: | Зайнуллина Айгуль Ильсуровна |
| Год основания учреждения: | 1978 |
| У нас учатся: | 20 детей ,в филиале 5 детей |
| У нас учат: | 2 педагога ,в филиале 1 педагог |
Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Шикшинский детский сад «Акчарлак» Сабинского муниципального района РТ» - новости
Страницы: << 51 52 ( 53 ) 54 55 56 57 58 59 60 >>
-
Алтын көз. 08.10.2021

Табигатьтә алтын көз. Көз гаҗәеп матур,үзенчәлекле ел фасылы. Кем генә яратмый икән алтын көзне.. Көз үзенең матурлыгы белән таң калдыра.Балаларда ярата бу матурлыкны.Агачларны күзәтеп, матур сары яфраклар җыйдык.
-
"Туган ягыбызда яшәүче песнәкләр" 07.10.2021

Песнәкләр – сайраучы кошларга керәләр. Бу кечкенә кошларның озынлыгы – 8 – 16 см. Аларның каурыйлары куе һәм йомшак, бу аларны каты салкыннардан саклый. Алар туры, кыска, очлы томшыклары, нык аяклары белән аерылып торалар. Тырнаклары эчке якка кәкрәйгән. Канатлары да кыска.Аларның даими яшәү һәм ау урыны – урман. Нигездә бөҗәкләр, орлыклар, ә кайберләре личинкалар белән генә туклана, нәкъ менә шуңа күрә алар безнең бакча агачлары һәм яфраклы урманнар өчен файдалы да.
-
"Көзге келәм" 05.10.2021

Балалар белән яфракларны басып рәсем төшердек.Яфракларның кайсы агачныкы булуын белделәр.
-
"Укытучы-бөек исем!" 05.10.2021

УКЫТУЧЫМА.
Шытым салып нәни йөрәгемә,
Белем дөньясына озатучы.
Һәр уңышым саен сөенүче
Бары Сез ул, минем Укытучым!
Елаганда яшьләремне сөртеп
Сабырлыкка мине өйрәтүче.
Әниемдәй ягымлы елмаеп
Сез генәдер шулай эндәшүче.
Абынганда кулларымнан тотып
Туры юлга мине чыгаручы.
Укытучым Сез ул, мине барлык
Ялгыш-хаталардан коткаручы.
Йөрәктәге әрнү-сагышларны
Бер караштан барын да аңлаучы
Чәчтән сыйпап юатучы,Сез ул
Изге, саф күңелле Укытучым!
Салиха Гаязова.
-
"Туган ягымда көз" 04.10.2021

Балалар туган авылыбыз Шекшедә үскән агач һәм куакларның җимешләреннән, орлыкларыннан, яфракларынна матур кул эшләре ясап алып килделәр.
-
"Всемирный день защиты животных" 04.10.2021 День защиты животных сейчас Мы давайте начнем с доброты. Будем помнить всегда, каждый час, — У животных есть тоже мечты! Чтоб им люди не делали зла, Чтобы пищу пригодной была. Чтоб на преданность им отвечали, Чтобы их никогда не бросали!

-
"Кечкенәләр төркеменә кунакка Матрёшка килде". 04.10.2021

Бүген балалар белән төрле халык иҗатлары белән танышуны дәвам итеп, Матрёшка уенчыгы белән таныштык.
-
"Бәйрәм белән сезне , өлкәннәребез!" 01.10.2021 Өлкәннәргә Алла ярдәм бирсен. Аларгадыр бөтен авырлык. Өлкәннәргә сүнмәс йолдызлардан, Я кояштан һәйкәл салырлык. Гел яхшыга өйрәтәсез Тыңлыйбыз сезнең сүзне Һәр эштә үрнәк сез безгә Хөрмәт итәбез сезне.

-
Әби-бабаларыбызны яратабыз! 01.10.2021

Кадерле әби-бабаларыбыз!Заман авырлыкларына бирешмичә илебез уңышы өчен көчегезне кызганмагансыз. Бу дөньяда куйган хезмәтләрегез, кылган изгелекләрегез өчен рәхмәт сезгә!Саулык-сәламәтлектә, дөньяга ямь биреп яшәгез,урыннарыгыз өйнең түрендә булсын!Бәйрәмегез белән!
-
"Тозлы камырдан ипикәй" 30.09.2021

Ипигә күпме көч,хезмәт түгелүе турында әңгәмә уздырдык.Бергәләп камыр ясап, ипи пешерү серләренә төшендек.



