Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Шеморданский лицей "Рост" Сабинского муниципального района Республики Татарстан"
Визитная карточка
| Адрес: | 422050, Республика Татарстан, Сабинский район, с. Шемордан, ул. Ф.Карима. д.2 |
| Телефон: | +7(843)-623-22-90 |
| E-Mail: | Shemordan.Saba@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Шеморданский лицей "Рост" |
| Руководитель: | Никитин Антон Петрович |
| Год основания учреждения: | 2004 |
| У нас учатся: | 798 |
| У нас учат: | 85 учителей |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Шеморданский лицей "Рост" Сабинского муниципального района Республики Татарстан" - новости
Страницы: << 271 ( 272 ) 273 274 275 276 277 278 279 280 >>
-
На каникулах 11.01.2013

Мы, ученики 7в, любим плавать зимой. Нет, мы не «моржи», просто нам очень нравится плавать. Вот почему мы с удовольствием посещаем бассейн при любой возможности. Насладиться плаванием мы смогли и на зимних каникулах. Было здорово!
-
Сау бул, чыршы! 10.01.2013

Әйе, бүген, 9 гыйнварда, 6нчы класс укучылары соңгы чыршы бәйрәменә җыелды. Һәр класс укучылары үзенчәлекле номерлар әзерләгән иде. Шәмәрдән авылы китапханәчесе Надия Ренатовна да кунакка килеп, төрле уеннар үткәреп, бүләкләр таратты. Ахырда укучылар бердәм рәвештә флэшмоб биеделәр. Шулай итеп, чыршыбыз күпме укучыны сөендереп, инде китәр вакыты да җитте. Сау бул, чыршы, киләсе елга кадәр. Елларыбыз имин, тыныч үтсен.
-
Новогодние праздники продолжаются 09.01.2013

8 января был праздник для 5 классов Шеморданского лицея. Они заранее готовили концертные номера, оригинальные выступления, выпустили стенгазету. Праздник прошел организованно и весело. Дети с удовольствием водили хоровод вокруг красивой елки, рассказывали стихи, пели песни, танцевали. Оргаганизаторы проводили веселые игры и конкурсы. Самые оринигинальные выступления, костюмы, газеты отмечены призами и гостиницами Деда Мороза и Снегурочки.
-
Алар өчен беренче бәйрәм 08.01.2013

Әйе, бүген беренче класс укучылары лицейда үзләренең беренче Яңа ел бәйрәменә бик кызыксынып һәм яратып җыелдылар. Һәр класс (барлыгы өч сыйныф) тулы составта җыелган иде. Әле беренче елларын гына укысалар да, алар бик күп өйрәнгәннәр: залда шигырьләр, җырлар агылды. 1б классы кызлары бик матур итеп җырлый-җырлый биеделәр. Укучылар бәйрәмнән, Кыш бабай күчтәнәчләре алып, шатланып таралыштылар.
-
Лагерь тормышыннан 07.01.2013

Сагындырып яуган ап-ак карга күмелеп, кышкы каникуллар да килеп җитте. Кышкы ял вакытында балаларның ялын күңелле һәм файдалы итеп оештыру максатыннан, лицейда 3 гыйнвардан балалар өчен кышкы лагерь эшләп килә. Балалар бик теләп йөриләр. Алар өчен төрле уеннар, конкурслар, экскурсияләр оештырылды. Шулай ук очрашулар да булып тора. 7 гыйнварда укучылар белән очрашуга Шәмәрдән китапханәчесе Гатиятуллина Н. Р. килгән иде. Ул балаларга төрле кызыклы, мавыктыргыч уеннар уйнатып, бүләкләр дә таратты. Лагерьның һәр көне укучылар өчен файдалы үтә.
-
7 нче классларда - Яңа ел! 07.01.2013

Бүген, 6 нчы январь көнне, мәктәптә 7нче класс укучыларының көтеп алган Яңа ел бәйрәме үтте. Гадәттәгечә, бәйрәм укучылар әзерләгән тамаша белән башланып китте. 7а классы (кл. җит. Мулласалихова Г. Г.) егетләре татар халык биюен бик оста башкарса, 7в (кл.җит. Закирова И. С.) һәм 7г(кл. җит. Галиуллина Э. И.) заманча биеде, шулай ук башка номерлар да алкышлар белән бүләкләнде. Соңыннан бәйрәмдә газет чыгаруда һәм бәйрәмдә актив катнашкан классларга бүләкләр тапшырылды.
-
2 нче класслар Яңа ел бәйрәмендә 05.01.2013

5нче гыйнвар 2нче класслар көне булды. Алар бу көнне тулы составта җыелганнар иде. Бүген бик үзенчәлекле киемнәр- костюмнардан чыгыш ясады укучылар. Мәсәлән, 2б классыннан (кл. җит. Галимуллина Р. Г.) малайларның клоуннар биюе, ә кызларның Микки Маус булып биюе тамашачыларны таң калдырды. Гадәттәгечә, соңыннан актив катнашкан классларга грамота һәм бүләкләр тапшырылды.
-
Яңа ел бәйрәмнәре дәвам итә 05.01.2013

Мәктәптә соңгы елларын укучы 10нчы һәм 11нче класс укучылары өчен Яңа ел бәйрәме 4нче январь көнендә бик оешкан төстә үтте. Алар чыршы тирәли әйләнеп, матур җырлар җырладылар, биеделәр. Аннан укыту һәм тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Емельянова Л. М. программаны башлап җибәрде. Укучылар бик теләп төрле кызыклы уеннарда, конкурсларда катнаштылар һәм соңыннан дискотекада биеделәр.
-
Туган җиребезгә Яңа ел килде 04.01.2013

4нче гыйнвар көнне 3 класс укучылары катнашында Яңа ел бәйрәме бик күңелле үтте. Бәйрәмдә барлык балалар да үзләренең һөнәрләрен күрсәттеләр: күмәк биеделәр, җырладылар, шигырь сөйләделәр. Төрле костюмнардан киенеп килүче укучылар белән дә бүгенге бәйрәм күңелдә калыр.
-
Хуш киләсең, Яңа ел! 03.01.2013

Исәнме, Яңа ел! Исәнме, яңа көн!
Рәхим ит илемнең түренә.
Һәркемнең йөзендә, күзендә
Өр-яңа елмаю күренә.
Менә бүгеннән 4нче класс укучылары күңелле Яңа ел бәйрәмнәрен башлап җибәрде. Матур күлмәкләр киеп, шат йөзле укучылар мәктәпкә ашыкты. Кар бөртекләре, бәйрәм газеталары һәм, әлбәттә, уртада балкып утыручы чыршы белән бизәлгән залда бик матур номерлар күрсәттеләр.














