Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Шеморданский лицей "Рост" Сабинского муниципального района Республики Татарстан"
Визитная карточка
| Адрес: | 422050, Республика Татарстан, Сабинский район, с. Шемордан, ул. Ф.Карима. д.2 |
| Телефон: | +7(843)-623-22-90 |
| E-Mail: | Shemordan.Saba@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Шеморданский лицей "Рост" |
| Руководитель: | Никитин Антон Петрович |
| Год основания учреждения: | 2004 |
| У нас учатся: | 798 |
| У нас учат: | 85 учителей |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Шеморданский лицей "Рост" Сабинского муниципального района Республики Татарстан" - новости
Страницы: << 261 262 263 264 265 266 267 268 269 ( 270 ) >>
-
Пожар куркынычсызлыгы буенча укулар 04.02.2013

4 нче февральдә Шәмәрдән лицееның техник персоналлары өчен пожар куркынычсызлыгы буенча укулар үткәрелде. ОБЖ укытучысы Вәлиуллин Д.М. аларны кызыксындырган сорауларга җавап бирде, янгын сүндерү җайланмасы (огнетушитель) белән эшләргә өйрәтте.
-
“Янгын һәм аның сәбәпләре” 04.02.2013

Янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен үтәү һәркемнең бурычы. Ашханә хезмәткәрләре бу өлкәдә икеләтә җаваплы. Профилактик чара буларак, Шәмәрдән лицеенда янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләре буенча даими рәвештә укулар үткәрелә. “Янгын һәм аның сәбәпләре” дигән темага чыгыш ясаганнан соң, Вәлиуллин Д.М. ашханә хезмәткәрләренә янгын сүндерү җайланмасы белән эшләү тәртибен өйрәтте.
-
Янгын куркынычсызлыгы буенча лекция 04.02.2013

Мәктәп яшендәге һәр бала тәрбия сәгатьләрендә, аерым дәресләрдә янгын куркынычсызлыгы буенча дәресләр ала. Каникулларга китәр алдыннан һәрбер укучы кат-кат кисәтелә. Янгынның сәбәпләре күптөрле. 4нче февральдә ОБЖ укытучысы Вәлиуллин Д.М. янгын куркынычсызлыгы буенча лекция укыды, сорауларга җаваплар бирде. Соңыннан укучыларга янгын сүндерү җайланмасы белән эшләү тәртибен өйрәтте.
-
“Янгын куркынычсызлыгы, аны булдырмау чаралары” 04.02.2013

Янгын барыбыз өчен дә куркыныч. Лицеебызда янгынны булдырмас өчен бик күп саклык чаралары күрелә, шуларның берсе – янгын куркынычсызлыгы буенча укулар. Бүген, 4 нче февральдә, Вәлиуллин Д.М. укытучылар алдында “Янгын куркынычсызлыгы, аны булдырмау чаралары”дигән темага чыгыш ясады. Янгын чыккан очракта нинди чаралар кулланылырга тиешлеге аңлатылды.
-
Шәмәрдәнгә 100 ел 01.02.2013

2014 елда Шәмәрдән бистәсенә 100 ел булу уңаеннан, “Шәмәрдәнгә 100 ел” дигән акция игълан ителде. Һәр отрядка урамнар бүлеп бирелде. Урамның тарихын язып алу буенча варислар эзләнү эше алып барырга тиеш. Соңыннар бу эшләр Шәмәрдән җирле үзидарәсенә тапшырылачак. Алар китап бастырып чыгарырга әзерләнәләр. Безнең эшләр дә бу китапта урын алачак икән. Уңышлар телибез!
-
«Учитель иностранного языка– 2013» 01.02.2013

Прошёл II этап очного тура районного конкурса «Учитель иностранного языка– 2013», который включил в себя конкурсное испытание в виде классного часа. Формат классного часа состоял из обсуждения с учащимися актуального для них вопроса в режиме импровизации. Возрастной и количественный состав группы учащихся определился участниками конкурса заранее. Вопрос для обсуждения на классном часе «Талант-труд или дар» был выбран учащимися на основе списка возможных вопросов непосредственно перед началом классного часа. Учитель английского языка Шеморданского лицея Владимирова Л.М. достойно прошла намеченные испытания и заняла второе место.
-
Когда мы едины,мы непобедимы! 01.02.2013

Во время проведения II очного тура районного конкурса «Учитель иностранного языка – 2013», который включил в себя следующие конкурсные испытания: мастер-класс на тему: «Удивление – первый шаг к мышлению» и классный час «Талант – дар или труд?», финалистке конкурса учителю английского языка Шеморданского лицея Владимировой Л.М. была оказана большая помощь и поддержка со стороны учителя того же лицея Яппаровой Р.М.
-
Ата-аналар җыелышы 31.01.2013

30 январьда мәктәпкүләм ата-аналар җыелышы үткәрелде. Җыелышта Валиуллина Гөлнара Рафаэловна 2 чирек йомгаклары һәм Бердәм Дәүләт Имтиханнарына эзерлек турында сүз алып барды. Социаль-педагог Гараева Эльмира Камиловна “Семья. Как не допустить беду” темасына лекция укыды. Соңыннан балигъ булмаган балалар белән эшләү буенча өлкән испектор, полиция майоры Закиев Ильфат Тагирович лекция укыды, әңгәмә алып барды. Әңгәмә барышында барлыкка килгән сорауларга җавап бирде. Аннары җыелыш классларда дәвам итте.
-
Салкын көннәрдә үз-үзеңне тоту кагыйдәләре буенча профилактика сәгате 30.01.2013

Бүген 5,6,7 класс укучылары өчен МЧС хезмәткәрләре белән очрашу уздырылды. Очрашуда Сабиров Шамиль Гаязович “Кышкы салкын көннәрдә үзеңне ничек тотарга” дигән темага лекция укыды. Һәм шулай ук кышын киеп йөри торган киемнәр җылы һәм иркен булырга тиешлеген искәртте. Лекция балаларга аңлаешлы һәм кызыклы булды.
-
XI Республикакүләм Раштуа укулары 25.01.2013

24нче январь көнне Казан шәһәренең 75нче номерлы гимназиясендә XI Республикакүләм Раштуа укулары булып узды. Әлеге фәнни-гамәли конференциядә безнең лицей укучылары да татар теле һәм әдәбияты секциясендә чыгыш ясап, яхшы нәтиҗәләргә ирештеләр. 8 нче Г сыйныфы укучысы Цыганкова Луиза (укытучысы – Сабирова Р.А.) I дәрәҗәдәге дипломга, ә 7 нче Г сыйныфы укучысы Хөсәенова Сөмбелә(укытучысы –Сабирова Р.А) II дәрәҗәдәге дипломга лаек булдылар.














