МБДОУ «Шеморданский детский сад общеразвивающего вида №3 «Салават купере» с.Шемордан Сабинского муниципального района Республики Татарстан»
Визитная карточка
| Адрес: | 422050, Республика Татарстан, Сабинский район, с. Шемордан.ул.Хади Такташа, дом 1 |
| Телефон: | +7(843)-623-25-92 |
| E-Mail: | Dsadshem3.Sab@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ Шеморданский детский сад №3 "Салават купере" |
| Руководитель: | Хамзина Равиля Рашитовна |
| Год основания учреждения: | 1991 |
| У нас учатся: | 198 воспитанников |
| У нас учат: | 20 педагога |
МБДОУ «Шеморданский детский сад общеразвивающего вида №3 «Салават купере» с.Шемордан Сабинского муниципального района Республики Татарстан» - новости
Страницы: << 71 72 73 74 75 76 ( 77 ) 78 79 80 >>
-
Всемирный день гражданской обороны. Бөтендөнья гражданнар оборонасы көне. 01.03.2023

Сегодня в детском саду были проведены занятия по основам безопасности жизнедеятельности, приуроченные к Всемирному дню гражданской обороны. Во всех возрастных группах были организованы занятия по безопасному поведению детей в различных ситуациях: "Сказка про колобок", "Помнить все должны о том, что нельзя играть с огнем", "Чтобы не было беды", "Безопасное поведение при чрезвычайных ситуациях", "Гражданская оборона-умей себя защищать", "Будь готов!", "Азбука безопасности". В результате дети получили и усвоили знания о правилах поведения на дороге, о правилах поведения во время пожара и при других чрезвычайных ситуациях, о поведении дома и на улице, научились применять полученные знания в играх, инсценировках, в повседневной жизни.
Бүген балалар бакчасында Бөтендөнья гражданнар оборонасы көненә багышланган тормыш иминлеге нигезләре буенча дәресләр үткәрелде. Барлык төркемнәрдә дә төрле ситуацияләрдә балаларның куркынычсызлык кагыйдәләрен куллану буенча дәресләр оештырылды: "Йомры икмәк турында әкият","Һәр кеше ут белән уйнарга ярамаганлыгын истә тотарга тиеш"," Бәла-казалар булмасын","Гадәттән тыш хәлләр булганда үз-үзеңне тоту"," Гражданнар оборонасы-үзеңне яклый бел", "Әзер бул!", "Куркынычсызлык әлифбасы". Нәтиҗәдә, балалар юлда, янгын вакытында һәм башка гадәттән тыш хәлләр вакытында, өйдә һәм урамда үз-үзеңне тоту кагыйдәләре турында белемнәрен ныгыттылар, алган белемнәрен уеннарда, сәхнәләштерүдә, көндәлек тормышта кулланырга өйрәнделәр
-
Поздравляем пап и мам! Әтиләрне һәм әниләрне котлыйбыз! 28.02.2023

Вместе с весной пришли прекрасные праздники 23 февраля "День Защитника Отечества" и 8 марта – "Международный Женский День". Наши воспитанники готовились к празднику с удовольствием. И сегодня ребята средней и старших групп поздравили своих пап, мам, бабушек и дедушек с праздником. Дети подготовили замечательный концерт: читали стихотворения, пели ласковые и нежные песни и танцевали на радость своим родным и любимым и вручили поздравительные открытки, изготовленные своими руками. Счастье и радость переполняли всех!
Яз белән бергә 23 февраль "Ватанны саклаучылар көне" һәм 8 Март – "Халыкара хатын-кызлар көне" бәйрәмнәре дә килде. Безнең бакчабызда тәрбияләнүчеләр бәйрәмгә бик теләп әзерләнделәр. Бүген уртанчылар һәм өлкәннәр төркемнәре балалары әтиләрен, әниләрен, әби-бабаларын бәйрәм белән котладылар. Балалар искиткеч концерт әзерләделәр: туганнарын һәм якыннарын сөендереп шигырьләр укыдылар, бик матур җырлар җырладылар, биеделәр, үз куллары белән ясалган котлау открыткалары тапшырдылар. Килгән кунаклар сөенеп, шатланып, бик канәгаь калдылар!
-
Уроки безопасности. Куркынычсызлык дәресләре. 27.02.2023

С целью познакомить детей с понятием "Чрезвычайная ситуация", закреплять знания детей о мерах безопасности в разных ситуациях , развивать умение быстро реагировать в чрезвычайной обстановке, правильно набирать номер телефона нужной службы, было организовано занятие по основам обучения детей гражданской обороне "Уроки безопасности". Ребята второй младшей группы №2 отправились в страну "Правил безопасности". Там их ожидали проблемные ситуации, а дети с удовольствием всем помогали. Таким образом, они научились быстро реагировать в разных ситуациях, закрепили правила поведения личной безопасности.
Балаларны "Гадәттән тыш хәл" төшенчәсе белән таныштыру, балаларның төрле ситуацияләрдә куркынычсызлык чаралары турында белемнәрен ныгыту , гадәттән тыш хәлләрдә тиз җавап бирә белү сәләтен үстерү, кирәкле хезмәтнең телефон номерын дөрес җыярга өйрәтү максатыннан, балаларны гражданнар оборонасына өйрәтү нигезләре буенча "Куркынычсызлык дәресләре" оештырылды. Икенче номерлы икенче кечкенәләр төркеме балалары "Куркынычсызлык кагыйдәләре" иленә юл тотты. Анда аларны проблемалы хәлләр каршы алды, ә балалар бик теләп һәркемгә ярдәм иттеләр. Шулай итеп, алар төрле ситуацияләрдә тиз хәлиткеч адымнар ясарга өйрәнделәр, шәхси куркынычсызлык кагыйдәләрен ныгыттылар.
-
С днём защитника Отечества! Ватанны саклаучылар көне белән! 23.02.2023

Поздравляем с Днём защитника Отечества! От всего сердца желаем тепла, улыбок и замечательного настроения! Пусть здоровье будет крепким, а сила неиссякаемой. Пусть в сердце всегда горит огонь любви к близким, родной земле, друзьям, пусть оно будет полно мужества, веры и мудрости. С праздником!
Ватанны саклаучылар көне белән котлыйбыз! Чын күңелдән җылылык, елмаюлар һәм искиткеч кәеф телибез! Сәламәтлек нык булсын, ә көч бетмәс булсын. Якыннарыгызга, туган җирегезгә мәхәббәт уты янсын, ул батырлык, иман һәм зирәклек белән тулы булсын. Бәйрәм белән!
-
Экскурсия в пожарную часть. Янгын сүндерү бүлегенә экскурсия. 22.02.2023

Экскурсия в пожарную часть – это увлекательное, незабываемое путешествие, которое понравится каждому ребенку и запомнится надолго. Рассмотреть настоящую пожарную машину, оборудование, защитные костюмы, особенно интересно детям любого возраста. Дети старших групп №1, №2 побывали в гостях у пожарных село Шемордан. Сотрудники радушно приняли ребят и организовали познавательную экскурсию. Они рассказали детям как выглядит пожарная машина изнутри, где находится бак, который заполняется водой, какими приспособлениями пользуются пожарные, как выглядят пожарные рукава и другие, столь нужные спасателям инструменты, необходимые при пожаре, рассказал об их назначении. Дети увидели спасательные аппараты, которые огнеборцы используют в задымленных местах. Закрепили знания о том, как надо вести себя при возникновении пожара, правила пожарной безопасности и поведения, как правильно набирать номер телефона и сообщать о пожаре. Ребятам даже разрешили посидеть в пожарной машине. В ходе этой интересной встречи дети получили массу полезных сведений о профессии пожарного и особенностях этой важной работы.
Янгын сүндерү бүлегенә экскурсия-кызыклы, һәр балага ошый һәм бик озакка истә кала торган онытылмас сәяхәт. Чын янгын сүндерү машинасын, җиһазларны, саклагыч костюмнарны карау аеруча төрле яшьтәге балаларга кызыклы. Беренче һәм икенче өлкәннәр төркемнәрендәге балалар Шәмәрдән авылында урнашкан янгын сүнднерү бүлегендә кунакта булдылар. Хезмәткәрләр балаларны җылы кабул иттеләр һәм танып белү экскурсиясен оештырдылар. Алар балаларга янгын сүндерү машинасының эчтән нинди булуы, су белән тутырыла торган бакның кайда булуы, янгын сүндерүчеләрнең нинди җайланмалардан файдалануы, коткаручыларга янгын вакытында кирәкле башка коралларның нинди булуы турында сөйләделәр. Балалар коткару аппаратларын күрделәр, аларны янгын сүндерүчеләр төтенле урыннарда куллануларын белделәр. Балалар янгын чыкканда үзеңне ничек тотарга кирәклеге, янгын куркынычсызлыгы һәм үз-үзеңне тоту кагыйдәләре турында белемнәрен ныгытылар. Дөрес телефон номерын ничек җыярга һәм янгын турында хәбәр итәргә кирәклеге турында сөйләштеләр. Балаларга хәтта янгын сүндерү машинасында утырырга рөхсәт иттеләр. Бу кызыклы очрашу барышында балалар янгын сүндерү һөнәре һәм бу мөһим эшнең үзенчәлекләре турында бик күп файдалы мәгълүмат алдылар.
-
Футбольная викторина. Футбол буенча викторина. 22.02.2023

Среди старших групп была организована футбольная викторина в рамках Всероссийского фестиваля "Футбол в школе" среди обучающихся образовательных организаций Российской Федерации 2022-2023 учебного года. В ходе мероприятия ребята отвечали на вопросы о фактах, легендах и мифах на футбольную тему, играли в игры "Ложь или правда", "Собери картинку". По итогам счёт оказался равным. Обе команды были награждены грамотой за активное участие. Данное мероприятие позволило организовать познавательный и развивающий досуг, а соревновательный характер не дал скучать участникам игры.
Өлкәннәр төркемнәре арасында 2022-2023 уку елында Россия Федерациясе мәгариф оешмалары укучылары арасында "Мәктәптә Футбол" Бөтенроссия фестивале кысаларында "Футбол буенча викторина" оештырылды. Чара барышында балалар футбол темасына фактлар, риваятьләр һәм мифлар турындагы сорауларга җавап бирделәр, "Ялган яки дөрес", "Рәсемне җый" уеннарында уйнадылар. Нәтиҗәдә, исәп тигез булды. Ике команда да актив катнашканнары өчен грамота белән бүләкләнде. Бу чара балаларның танып белү сәләтләрен үстереп яллларын оештырырга мөмкинлек бирде, ә ярыш характеры уенда катнашучыларга күңелсезләнергә ирек бирмәде.
-
Чемпионат по волейболу. Волейбол буенча чемпионат. 21.02.2023

Волейбольная команда нашего детского сада "Салават купере" участвуе в чемпионате Сабинского муниципального района по волейболу среди женских команд трудовых коллективов. Сегодня состоялась первая игра с командой "Теремок" и победа была за нами. От всей души поздравляем наших девочек с достойной победой и в дальнейшем желаем успехов!!!
Безнең балалар бакчасының "Салават күпере" волейбол командасы хезмәт коллективларының хатын-кызлар командалары арасында волейбол буенча Саба муниципаль районы чемпионатында катнаша. Бүген "Теремок" командасы белән беренче уен булды һәм җиңү безнең якта иде. Кызларыбызны чын күңелдән лаеклы җиңүләре белән котлыйбыз һәм киләчәктә дә уңышлар телибез!!!
-
Международный день родного языка. Халыкара туган тел көне. 21.02.2023

Ежегодно 21 февраля отмечается Международный день родного языка. Он направлен на защиту исчезающих языков, для содействия языковому и культурному разнообразию и многоязычию людей. В рамках этой знаменательной даты с воспитанниками нашего детского сада были организованы беседы "Мой родной язык", "Чем богат родной язык", "Мой край родной". В беседах с детьми было отмечено, что необходимо бережно относиться к национальному языку, уважать традиции и обычаи. Педагоги знакомили детей с понятием "родной язык" , объясняли, почему его называют родным, рассказали о значении родного языка в жизни каждого человека. Также дети с удовольствием играли в народные игры, читали художественную литературу, инсценировали сказки и стихи. Наша задача: развивать у детей любознательность и интерес к языкам; воспитывать уважение и любовь к родному языку,
Ел саен 21 февральдә Халыкара туган тел көне билгеләп үтелә. Ул юкка чыккан телләрне яклауга, тел һәм мәдәниятнең төрлелегенең, кешеләрнең күп теллегенең үсешенә ярдәм итүгә юнәлдерелгән. Әлеге истәлекле дата кысаларында безнең балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр белән "Нәрсә белән бай nуган телем", "Минем туган телем", "Минем туган ягым" дигән темаларга әңгәмәләр оештырылды. Балалар белән әңгәмә барышында милли телгә сакчыл карарга, гореф-гадәтләрне хөрмәт итәргә кирәклеген билгеләп үтелде. Педагоглар балаларны «туган тел» төшенчәсе белән таныштырдылар, ни өчен аны туган тел дип атыйлар, һәр кеше тормышында туган телнең әһәмияте турында сөйләделәр. Балалар шулай ук рәхәтләнеп халык уеннары уйнадылар, нәфис әдәбият укыдылар, әкиятләр һәм шигырьләр сәхнәләштерделәр. Безнең бурыч: балаларда телләргә карата кызыксыну үстерү, туган телгә хөрмәт һәм мәхәббәт тәрбияләү.
-
"Как по морю-океану..." "Диңгез-океан кебек..." 20.02.2023

Сегодня специалист ШДК Фатхуллина С.М. с детьми средней группы №1 провела развлекательную программу "Как по морю-океану...", посвященную Всемирному дню защиты океанских и морских млекопитающих. Мероприятие началось с экологической беседы на морскую тематику, воспитанники детского сада познакомились со многими обитателями морских просторов. Далее, разделившись на две команды, ребята приступили к конкурсным заданиям "Морские жители", "Ловись рыбка", "Капитаны вперед", "Собери картинку". В ходе мероприятия ребята поняли, что люди всей земли обязаны защищать и охранять морских животных.
Бүген Шәмәрдә мәдәният йорты белгече Фәтхуллина С. М. беренче номерлы уртанчылар төркеме балалары белән Бөтендөнья океан һәм диңгез имезүчеләрен саклау көненә багышланган "Диңгез-океан кебек..." дип исемләнгән күңел ачу чарасы оештырды. Чара диңгез тематикасына багышланган экологик әңгәмәдән башланды, балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр диңгез киңлекләрендә яшәүчеләрнең күбесе белән таныштылар. Алга таба, ике командага бүленеп, "Диңгездә яшәүчеләр", "Балык тот", "Капитаннар, алга", "Рәсемне җый" конкурс биремнәренә керештеләр. Чара барышында балалар бөтен җир кешеләренең диңгез хайваннарын сакларга һәм якларга тиешлеген белделәр.
-
День спонтанного проявления доброты. Игелек күрсәтү көне. 17.02.2023

Международный День спонтанного проявления доброты не остался без внимания в нашем детском саду и прошёл под девизом «Дари добро». Во всех возрастных группах прошли беседы о добре и дружбе, игры, ситуативные разговоры. Дети с огромным удовольствием рассказали друг другу, какие добрые поступки они совершают дома, в детском саду, на улице. С воспитанниками средней группы №1 провели познавательное мероприятие «Добрые слова», а в средней группе №2 выросло волшебное "Дерево добрых пожеланий", где родители написали добрые пожелания и слова. Важно помнить, что такими делами, как проявление отзывчивости, дружелюбия, мы учим наших детей творить добро.
Халыкара игелек күрсәтү көне безнең балалар бакчасында игътибарсыз калмады һәм «Яхшылык бүләк ит» девизы астында үтте. Барлык төркемнәрдә дә игелек һәм дуслык турында әңгәмәләр, уеннар, ситуатив сөйләшүләр үтте. Балалар бер-берсенә өйдә, балалар бакчасында, урамда нинди игелекле гамәлләр кылулары турында бик теләп сөйләделәр. Беренче номерлы уртанчылар төркемендә тәрбияләнүчеләр белән "Игелекле сүзләр» танып белү чарасы үткәрделәр, ә икенче номерлы уртанчылар төркемендә тылсымлы "Игелекле теләкләр агачы" үсеп чыкты. Анда ата-аналар изге теләкләр һәм сүзләр яздылар. Шуны истә тотарга кирәк: ярдәмчел булу, дуслык күрсәтү кебек эшләр белән без балаларыбызны игелек эшләргә өйрәтәбез.










