Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Сатышевская средняя общеобразовательная школа Сабинского муниципального района Республики Татарстан им. Ш.З.Зиннурова»/ Муниципаль бюджет гомумбелем бирү учреждениесе «Татарстан Республикасы Саба муниципаль районы Ш.З.Зиннуров исемендәге Сатыш урта гомумбелем бирү мәктәбе»
Визитная карточка
| Адрес: | 422070, Республика Татарстан, Сабинский район, с. Сатышево, ул.Ленина, дом 17 |
| Телефон: | +7(843)-624-83-47 |
| E-Mail: | Ssat.Sab@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Сатышевская СОШ им. Ш.З.Зиннурова" |
| Руководитель: | Хасанова Мафруза Ракибовна |
| Год основания учреждения: | 1978 |
| У нас учатся: | 138 |
| У нас учат: | 23 |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Сатышевская средняя общеобразовательная школа Сабинского муниципального района Республики Татарстан им. Ш.З.Зиннурова»/ Муниципаль бюджет гомумбелем бирү учреждениесе «Татарстан Республикасы Саба муниципаль районы Ш.З.Зиннуров исемендәге Сатыш урта гомумбелем бирү мәктәбе» - новости
Страницы: << 171 172 173 174 175 176 ( 177 ) 178 179 180 >>
-
Бәйрәм уңаеннан концерт
07.03.2013
Бүген 8 март - халыкара хатын-кызлар бәйрәме уңаеннан концерт оештырылды. Концерт дәртле биюләр, күңелле җырлар белән үрелеп барды. Бәйрәм күтәренке шартларда үтте.
-
Бәйрәм белән! 07.03.2013

Хөрмәтле гүзәл затлар, коллегалар, әниләр, кызлар! Сезне матур бәйрәмегез белән чын күңелдән тәбриклибез. Ныклы сәламәтлек, бәхет, якыннарыгызның хөрмәтен, иминлек, бөтен изге эшләрегездә яңадан-яңа уңышлар телибез!
-
Хезмәте җыентыкка кертелде. 04.03.2013

10 нчы сыйныф укучысы Дәүләтова Альмира (укытучысы Мөхәмәтханова Г.М.) "Татар лингвокультурологиясе: проблемалар һәм перспективалар" дигән IV Бөтенроссия конференциясендә уңышлы чыгыш ясап, Мактау грамотасына, сертификатка һәм истәлек бүләгенә лаек булды. Хезмәте җыентыкка кертелде.
-
Регионара фән олимпиадасында. 04.03.2013

11 нче сыйныф укучысы Хәсәнова Руфия (җитәкчесе Хәсәнова М.Р.) һәм 10 нчы сыйныф укучысы Дәүләтова Альмира (җитәкчесе Мөхәмәтханова Г.М.) зур әһәмияткә ия булган КФУ ның регионара фән олимпиасында (татар теле) катнаштылар. Афәрин, кызлар!
-
Илфир һәм Булатның уңышы 02.03.2013

1 март көнне мәктәбебезнең 5 нче сыйныф укучылары Минанхуҗин И., Зайнуллин Б. Татарстан Республикасында игълан ителгән тарихи-мәдәни мирас елына багышланган VIII Республикам "Дулкыннар" конкурсында катнашып , "Нәфис сүз" номинациясендә ирешкән уңышлары өчен сертификатка ия булдылар. Молодцы, укучылар!
-
"Кошлар - безнең дуслар" бәйгесе 02.03.2013

2 март көнне 3 нче сыйныф укучылары арасында игълан ителгән “ Кошлар – безнең якын дуслар” бәйгесенә йомгак ясалды. Җиңүче булып Гатауллин Айнур билгеләнде. Айнурга бәйгедә актив катнашуы өчен рәхмәт белдерәбез һәм алга таба да уңышлар телибез.
-
Аҗаган - 2013 27.02.2013

Патриотик тәрбия бирү төшенчәсе киң мәгънәне аңлата, ягъни ул бала күңелендә Туган илнең табигатенә, туган йортына, туган авылына яки шәһәренә, халкының тарихына, аның мәдәниятенә мәхәббәт уятудан гыйбарәт. Безнең коллектив бу төшенчәләрне балалар күңеленә төрле эш формалары, уеннар аша сеңдерә. Менә бүген дә балаларның яраткан бәйрәме- “Аҗаган” үткәрелде.
-
Хәрби-патриотик айлык уңаеннан... 26.02.2013

Бүген хәрби-патриотик һәм спорт айлыгы кысаларында мәктәбебездә маршировка, отжимание, турникта тартылу буенча ярышлар булып үтте. 9 нчы сыйныф укучысы Хузин Рифнур турникта 35 тапкыр тартылды.
-
Ата-аналар җыелышы 25.02.2013

22 февраль көнне укучыларның мәктәпкә барганда һәм кайтканда куркынычсызлыгын тәэмин итү, балигъ булмаган балаларга карата җинаятьләрне кисәтү максатыннан ата-аналар җыелышы үткәрелде. Җыелышта участок инспекторы Бәдретдинов И.М. катнашты. Шулай ук җыелышта түләүләрне электрон формада башкару һәм "IT-Чемпион" конкурсында катнашу турында да сөйләшенде.
-
Бөек Ватан сугышында һәлак булганнарны искә алып 22.02.2013

Бүген укучыларыбыз 23 нче февраль - Ватанны саклаучылар көне уңаеннан Бөек Ватан сугышында һәлак булганнарны искә алып, обелискка венок куйдылар.









