Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Сатышевская средняя общеобразовательная школа Сабинского муниципального района Республики Татарстан им. Ш.З.Зиннурова»/ Муниципаль бюджет гомумбелем бирү учреждениесе «Татарстан Республикасы Саба муниципаль районы Ш.З.Зиннуров исемендәге Сатыш урта гомумбелем бирү мәктәбе»
Визитная карточка
| Адрес: | 422070, Республика Татарстан, Сабинский район, с. Сатышево, ул.Ленина, дом 17 |
| Телефон: | +7(843)-624-83-47 |
| E-Mail: | Ssat.Sab@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Сатышевская СОШ им. Ш.З.Зиннурова" |
| Руководитель: | Хасанова Мафруза Ракибовна |
| Год основания учреждения: | 1978 |
| У нас учатся: | 138 |
| У нас учат: | 23 |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Сатышевская средняя общеобразовательная школа Сабинского муниципального района Республики Татарстан им. Ш.З.Зиннурова»/ Муниципаль бюджет гомумбелем бирү учреждениесе «Татарстан Республикасы Саба муниципаль районы Ш.З.Зиннуров исемендәге Сатыш урта гомумбелем бирү мәктәбе» - новости
Страницы: << 171 172 173 174 175 ( 176 ) 177 178 179 180 >>
-
Волейбол ярышында
29.03.2013
29 март көнне Кибәче мәктәбендә узган волейбол ярышында мәктәпнең укытучылар командасы катнашты һәм өченче урынны яулады.
-
"Живая классика" конкурсы
28.03.2013
Бүген, 28 нче март көнне,6 нчы класс укучысы Дәүләтова Г. (җитәкчесе Харисова Г.М.) балалар иҗат үзәгендә "Живая классика" конкурсының муниципаль этабында катнашып уңышлы гына чыгыш ясады.
-
Каникуллар гөрләп бара 28.03.2013

Язгы каникулларда мәктәбебез гөрләп тора. Һәр көн укучыларның хореография, бадминтон, волейбол, футбол, яшь умартачылар түгәрәкләре белән үрелеп бара. 9, 11 нче сыйныф укучылары өчен имтиханнарга әзерлек алып барыла.
-
5, 6 сыйныфларда үткән җыен
27.03.2013
Бүген 5, 6 ыйныфларда "Кошлар - безнең якын дуслар!" темасына отряд җыены булып үтте.
- Репетицион тестларда катнашу 26.03.2013
-
"Нәүрүз" бәйрәме 23.03.2013

Мәктәбебездә ел саен традиция буенча Нәүрүз бәйрәме үткәрелә. Быел да бу бәйрәм бик оешкан төстә үтте. Балаларның җырлы-биюле музыкаль монтажлары һәркемнең күңеленә хуш килде, бәйрәм күңелле үтте.
-
"Шауласыннар урманнар!" кичәсе 21.03.2013

Бүген мәктәбебездә Бөтендөнья урманнар көне уңаеннан "Шауласыннар урманнар!" дип исемләнгән кичә булып үтте. Кичәдә урманнар китергән файда турында күп мәгълүмат бирелде.
-
"Әлифба" бәйрәме
20.03.2013
Бүген 1 нче сыйныф укучыларының "Әлифба" бәйрәме булып үтте. Бәйрәм җыр, бию, һәм шигырь белән үрелеп барып, бик күңелле үтте.
-
Гаилә бәйрәме 13.03.2013

12 нче март көнне башлангыч сыйныф укучыларының әти-әниләре катнашында Гаилә бәйрәме үтте. Бәйрәм укучыларның чыгышлары белән башланып китте. Чыгыштан соң балалар әти-әниләренә үз куллары белән ясаган чәчәк бәйләмнәре бүләк иттеләр. Бәйрәмнең икенче өлеше спорт уеннары белән дәвам итте. Ярышта "Авыл яшьләре" һәм "Җитезләр" командалары үзара көч сынашты. Бәйрәм чәй табыны артында тәмамланды.
-
"Ягез әле, кызлар һәм егетләр!" бәйгесе 11.03.2013

Мәктәбебездә "Ягез әле, егетләр һәм кызлар!" бәйгесе булып узды.









