Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение-Сабабашский детский сад "Кояшкай" Сабинского муниципального района Республики Татарстан/ Татарстан Республикасы Саба муниципаль района Сабабаш "Кояшкай" муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422062, Республика Татарстан, Сабинский район,с.Сабабаш,ул.Школьная, д1 |
| Телефон: | +7(843)-624-45-38 |
| E-Mail: | Sababash.Saba.ds@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ «Сабабашский детский сад «Кояшкай» Сабинского муниципального района РТ |
| Руководитель: | Хафизова Дамира Канифовна |
| Год основания учреждения: | 1994 |
| У нас учатся: | У нас учатся: 8 воспитанников / Бездә 8 бала тәрбияләнә |
| У нас учат: | У нас учат : 1педагог / Бездә 1 педагог белем һәм тәрбия бирә |
Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение-Сабабашский детский сад "Кояшкай" Сабинского муниципального района Республики Татарстан/ Татарстан Республикасы Саба муниципаль района Сабабаш "Кояшкай" муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе - новости
Страницы: 1 2 3 4 ( 5 ) 6 7 8 9 10 >>
-
Безнең бакчабызда - Габдулла Тукай көннәре 26.04.2024
Татар халкы үзенең бөек шагыйре Габдулла Тукайны онытмый. Ел саен 26 апрельдә аның туган көнен билгеләп үтә. Безнең "Кояшкай" балалар бакчасында да, сабыйларда Г.Тукайның иҗатына кызыксыну тәрбияләү максатыннан, төрле чаралар оештырылды. Балалар, тәрбиячеләр белән бергәләп, язучының әкиятләрен искә төшерделәр, шигырьләрен укыдылар. Әдипнең әсәрләрен өйрәнделәр. "Тукай - безнең күңелләрдә" дигән әдәби - музыкаль кичә узды. Кичә барышында шагыйрьнең тормыш юлы искә төшерелде, "Кызыклы шәкерт", "Бала белән күбәләк", "Гали белән кәҗә" әсәрләре сәхнәләштерелде, Тукайга багышланган шигырьләр укылды, җырлар җырланды. "Өзек кайсы шигырьдән?", "Рәсемне таны", "Капчыкта нәрсә бар?" уеннарында балалар бик актив булдылар, белемнәрен күрсәттеләр. Бәйрәмгә әкият персонажының кунакка килүе тагын да ямь өстәде. Шүрәле - күмәк уеннарда уйнавы нәни дусларыбызга бик күп шатлык, сөенеч китерде.Г.Тукай үзенең иҗат җимешләре аша хезмәтне, табигатьне, кешеләрне яратырга; гадел, мәрхәмәтле булырга өйрәтә. Ә сабыйларыбызның аның әсәрләрен белүләре, кызыксынулары, татарча матур итеп сөйләүләре безнең - тәрбиячеләрнең күңелендә горурлык һәм якты хис уята. -
"Эколят-табигатьне саклаучылар" 25.04.2024

25 апрельдә Бөтенроссия акциясе кысаларында ел саен үткәрелә торган «Бөтенроссия Эколятлар көне» . Эколятлар көненең максаты:
экологик белем бирүне, экологик культураны үстерү, табигатьне, аның үсемлек һәм хайваннар дөньясын саклау, балада табигатьне ярату культурасын тәрбияләү,туган як табигатен саклау кирәклеген аңлау.
Эколятлар көне кысаларында безнең балалар бакчасында
табигатьтә үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен искә төшерделәр."Эколята — табигатьне саклаучылар" презентация карадылар. «Кемнең йорты», «Бер сүз белән әйтегез» дигән уеннар уйнадылар.Табигатьне саклау, яклау үрнәкләрен без - зурлар үзебез күрсәтергә тиеш. Безнең үрнәктә, алган белемнәренә таянып, балалар кече яшьтән табигатьне аңлап һәм яратып үссеннәр иде.
-
«Макулатураны тапшырыгыз-агачны саклагыз» 13.04.2024

Эковесна -2024» акциясе кысаларында безнең “Кояшкай” балалар бакчасында «Макулатураны тапшырыгыз-агачны саклагыз» дип исемлэнгэн атналык тема булды узды. Безнең максатыбыз: мәктәпкәчә яшьтәге балаларда табигый байлыкларына, агачларга һәм үсемлекләргә сак караш тәрбияләү.
Атна дәвамында бакчабызда "Китап хастаханәсе" акциясе-китапларны ябыштырдылар, кәгазьнең барлыкка килү тарихы, төрле кәгазь һәм картон белән таныштылар.”Кәгазьгә кадәр нәрсә булган, яки элек нәрсәдә язганнар?" дип исемләнгән әңгәмә үткәрделәр.
Макулатура җыю процессына актив кушылган балаларга һәм ата-аналарга рәхмәт әйтәсе килә.
-
“Канатлы дусларыбыз” 05.04.2024

«Эковесна -2024» акциясе кысаларында безнең “Кояшкай” балалар бакчасында “Канатлы дусларыбыз” дип исемлэнгэн атналык тема булды узды. Балалар безнең янәшәбездә нинди канатлы дуслар яшәве, кошларның ни өчен оялар төзүләре турында күп кызыклы мәгълүмат белделәр. Балалар өчен "Кошларга ничек ярдәм итәргә?», “Бу кайсы кошның тавышы?», "Кемдә нинди томшык" дигән әңгәмәләр уздырылды. Шигырьләр, хикәяләр тыңладылар, кошлар турында җырлар җырладылар, хәрәкәтле һәм дидактик уеннар уйнадылар. Балаларны кәгазь белән эшләүнең бер алымын кулланып “Кара каргалар” ясадылар.
Балалар әтиләре белән бергә бик матур сыерчык оялары ясап алып килделәр. Мингазовлар,Гайнутдиновлар,Исхаковлар,Шакуровлар гаиләләренә рәхмәтемне җиткерәм. Балалар канатлы дусларыбызны сакларга һәм алар турында кайгыртырга сүз бирделәр. Әлбәттә, кошлар сөйләшә алмый, әмма алар, һичшиксез, балаларга үзләренә карата яхшы мөнәсәбәт өчен, матур җырлары өчен рәхмәт белдерерләр. Без аларны сакларбыз, чөнки КОШЛАР БЕЗНЕҢ ДУСЛАРЫБЫЗ! Табигатьне яратып, кошларга булышып, хайваннарны рәнҗетмичә үскән балалар, әлбәттә, кешелекле, игелекле, миһербанлы булып үсәчәкләр.
Оялар куябыз
Сиңа дип,һәр елны.
Кер әйдә,ояла,
Сайла үз ояңны!
-
Мин - бала, мин – кеше. 16.03.2024

Хокуклар - кешегә шәхес буларак яшәү һәм үсү өчен кирәк шартлар. Һәрбер кешенең яшәргә, ирекле һәм бәхетле булырга хокукы бар. Ә балаларның аерым хокуклары да бар. Безнең максат балаларны “закон”, “бурычлар”, “хокук” төшенчәләре белән таныштыру.
Безнең “Кояшкай” балалар бакчасында балалар үзләренең хокуклары һәм бурычлары белән таныштыру атналыгы узды. Атна дәверендә балаларның хокуклары турында әңгәмәләр үткәрелде, ата-аналар өчен консультацияләр әзерләнде, рэсемнәр ясадык, уеннар уйнадык, гаилә кыйммәте турында мультфильм карадык. Балаларыбыз үзләренең хокукларыннан дөрес файдаланып, бәхетле яшәсеннәр!
-
«Яшь мастер " 2024 28.02.2024

Яшь Мастер мәктәпкәчә яшьтәге балалар өчен эшче һөнәрләр чемпионаты. Мәктәпкәчә яшь-һөнәрләр белән танышуның беренче баскычы. Чемпионатның максаты-балалар бакчаларында тәрбияләнүчеләргә төрле һөнәрләр белән танышырга һәм үзләрен аларда сынап карарга, һөнәри күнекмәләрне үзләштерүдә ярышырга мөмкинлек бирү.Безнең балалар бакчасыннан Газизянов Ильяс Ришат улы "Юл хәрәкәте кагыйдәләре " компетенциясе буенча катнаштык. Дипломга гаек булдык. Молодец Ильяс!
-
Хезмәттәшебез Эльвира Рашитовнага - 50 яшь 19.02.2024

Без “Кояшкай” балалар бакчасында инде 27 ел буе кулга –кул тотышып, балаларга тәрбия бирү өлкәсендә тырышып хезмәт итәбез.Эшебез гаять авыр,ныклы сабырлык сорый.Эшләү дэверендә Эльвира тырыш, ярдәмчел, җиренә җиткезеп эшли торган хезмәткәр итеп күрсәтте. Балалар да Эльвира апаларын бик яраталар.
Уйлама әле, картаям, дип,
Шат-көләч бул, сүнмә-сүрелмә.
Кадер-хөрмәт күреп үтсен гомерең
Урыннарың булсын гел түрдә -
Җәлил иҗаты - балалар бакчасында. 16.02.2024

Муса Җәлил- олылар һәм балалар өчен бик күп әсәрләр иҗат иткән онытылмаслык бөек шагыйрь. Без аның иҗаты белән балалар бакчасында ук таныша башлыйбыз. Җәлил атналыгында әсәрләрен, шигырьләрен укудык, иҗаты һәм тормышы белән таныштык. Җәлил шигырьләренә язылган җырлар , җырлы уеннар өйрәнү яраткан шагыйребезгә хөрмәтне тагын да арттыра.Укылган шигырьләр буенча рәсемнәр ясадык. сәхнәләштерү – балаларның яраткан шөгыле булып тора.
Шагырьнең “Маэмай”, “Куян”,”Әтәч”, “Күке” шигырьләре әйләнә-тирә дөнья белән танышуга ярдәм итә. яхшылык белән начарлыкны аерырга өйрәтә, батырлык һәм куркаклык сыйфатлары белән танышалар. “Сәгать “, “Карак песи”, “Чишмә”, “Кызыл ромашкалар”, һ.б. шигырьләре эшне вакытында ,төгәл башкарырга,үз өстеңә алган вазыйфаларны төгәл үтәргә өнди. Балалар М.Җәлил геройлары ярдәмендә уңай һәм тискәре сыйфатларны аерырга өйрәнәләр. Шагыйрь әсәрләрендәге геройлар кебек илгә, халыкка тугърылыклы, намуслы, дус, бердәм булып үсәргә өйрәтү – төп бурычларыбызның берсе.
Хәзерге вакытта Ватаныбызның патриот гражданинын тәрбияләү бик мөһим. Безнең балалар үз геройларын – үз тормышларын геройларча бирүчеләрне, батырлык һәм каһарманлык күрсәтергә омтылучыларны белергә тиеш!!!
-
Бала һәм әкият дөньясы... 08.02.2024

Бала тормышында әкиятләр зур урын алып торалар. Әкият –бала өчен иң якыны. Әкиятләр балага дөньяны танып белергә, әхлак кагыйдәләрен үзләштерергә, гади генә итеп әйткәндә: яхшылыкны –яманлыктан аера белергә өйрәтә. Алай гына да түгел әле, әкиятләр – баланың иҗади сәләтен үстерергә, үз-үзен һәм әйләнә-тирәне тулысынча ачарга булыша.
Бакчабызда хэрдаим бик куп экиятләр укыйбыз.Экият геройларының рәсемнәрен ясадык.Тәрбиячебез Алисэ Анасовна бик күңелле “Йомры икмәк әкияттеннән бер күренеш" кисеп-ябыштыру эшчәнлеге уздырды, күңелле уеннар уйныйбыз.
Безнең киләчәгебез балалар кулында. Ә баланың әдәпле, кешелекле булып үсүе безнең үзебездән, ягъни гаиләдән һәм әйләнә тирә мөхиттән тора. Әгәр кеше күңеленә кечкенәдән үк матур сыйфатлар сеңдерелсә, ул инде гомерлек була. Үземнән чыгып шуны әйтәсе килә: балаларда уңай сыйфатларны тәрбияләү, булдыру өчен, халык әкиятләрен укуның әһәмияте зур. Әкиятләр ярдәмендә бала дөньяны акылы белән генә түгел, йөрәге белән дә танып белә.
-
“Кызыклы кышкы уеннар” 01.02.2024

Кыш - күңел ачулар өчен искиткеч матур ел вакыты! Балалар кышны бик яраталар һәм көтәләр. Нинди генә һава торышы булмасын, урамда алар табигатьне күзәтә, хәрәкәтле уеннар уйнап чыныга. Саф һавада хәрәкәтләнү уеннары балалар организмына уңай тәэсир итә, респиратор авыруларга тотрыклылыгын арттыра, балаларның хәрәкәт активлыгын арттыра, хәрәкәт күнекмәләрен тагын да ныгытырга һәм физик сыйфатларны үстерергә ярдәм итә.Безнең бакча йөрүче балалар, бүген рәхәтләнеп чаңгыда шудылар, күңелле уеннар уйнадылар.






