Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение-Сабабашский детский сад "Кояшкай" Сабинского муниципального района Республики Татарстан/ Татарстан Республикасы Саба муниципаль района Сабабаш "Кояшкай" муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422062, Республика Татарстан, Сабинский район,с.Сабабаш,ул.Школьная, д1 |
| Телефон: | +7(843)-624-45-38 |
| E-Mail: | Sababash.Saba.ds@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ «Сабабашский детский сад «Кояшкай» Сабинского муниципального района РТ |
| Руководитель: | Хафизова Дамира Канифовна |
| Год основания учреждения: | 1994 |
| У нас учатся: | У нас учатся: 8 воспитанников / Бездә 8 бала тәрбияләнә |
| У нас учат: | У нас учат : 1педагог / Бездә 1 педагог белем һәм тәрбия бирә |
Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение-Сабабашский детский сад "Кояшкай" Сабинского муниципального района Республики Татарстан/ Татарстан Республикасы Саба муниципаль района Сабабаш "Кояшкай" муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе - новости
Страницы: 1 ( 2 ) 3 4 5 6 7 8 9 10 >>
-
Йорт хайваннары көне ! 14.07.2025

Бүген без бакчабызда тематик көн – хайваннар көне билгеләп үттек.".Йорт хайваннары турында мавыктыргыч әңгәмәдән башладык: безнең өйдә нинди хайваннар яшәвен, аларны ничек карарга һәм нәрсә ашатырга икәнен ачыкладык, табышмаклар чиштек, Балалар үзләренең мәчесе, ә кемдер-тугры эт турында кызыклы тарихлар белән уртаклаштылар. Авыл янындагы аланда кәҗәләрне, сыерларны күзәттек. Узләренең яраткан дусларын рәсемгә тошерделәр. Хайваннар турында кайгыртуның һәм аларга карата җаваплы булуның мөһимлеге турында фикер алыштык. Балалар бу көнне бик күп яңалыклар белделәр. -
«Гөмбәләр көне» 04.07.2025

Бүген бакчабызда тематик «гөмбә көне»узды. Балалар гөмбәләрнең төрлелеге турындагы белемнәрен ныгыттылар, ашарга яраклы һәм ашарга яраксыз гөмбәләрне аерып алдылар, дидактик уеннар уйнадылар.рэсемнэр ясадылар.
-
Спорт уеннары көне. 25.06.2025

Бакчабызда бүген спорт уеннары көне узды. Балалар спорт төрләрен рәсемдә сурәтләделәр, куңелле спорт уеннары уйнадылар.Балаларда физик сыйфатларны үстерү һәм хәрәкәт күнекмәләрен формалаштыру - мәктәпкәчә төркемнәрдә төп бурычларның берсе. Спорт уеннары балаларны кыю булырга, дусларына ярдәм итәргә һәм тырышлык күрсәтергә өйрәтә. Балалар күңел күтәренкелеге, бик күп уңай тәэсирләр, иң мөһиме, яхшы кәеф алдылар. Спорт белән шөгыльләнегез, сәламәтлегегезне ныгытыгыз, көчегезне һәм чыдамлыгыгызны үстерегез!дигән теләктә калам.
-
12 июнь-Россия көне. 11.06.2025

12 июньдә илдә төп дәүләт бәйрәмнәренең берсе-Россия көне билгеләп үтелә. Россия көнен бәйрәм итү алдыннан балалар белән дәүләт бәйрәмнәре турында күзаллауларын киңәйтү, дәүләт символикасына хөрмәт һәм үз ватаныңа мәхәббәт тәрбияләү максатыннан Россия флагын рәсемгә тошердек, дәүләтнең төп символлары: флаг, герб, гимн турында белемнәрен киңәйтек. Җирдә бик күп төрле гаҗәеп илләр бар дигән нәтиҗә ясадылар, ләкин безнеке кебек иле – Россия турында беләләр һәм аны яраталар! Безнең ил бөек һәм куәтле держава, һәм һәр гражданин, хәтта кечкенә булса да, аның белән хаклы рәвештә горурлана. Россия Көне Белән! Тынычлык, җылылык, яхшылык, шатлык һәм яктылык!
-
“Сау бул, бакча! 30.05.2025

Бакчабызда “Сау бул, бакча” дип исемләнгән чыгарылыш кичәсе узды. Чыгарылыш кичәсе балалар, тәрбиячеләр, ата-аналар һәм килгән кунаклар күңелендә матур хатирәләр калдырды.Ә без үз чиратыбызда, балаларга ак юллар теләп калабыз! Сезне алда тылсымлы белем дөньясы көтә!
Сау бул инде, әй, нурлы бакча.
Сагынып искә алырбыз кайда булсак та.
Үстердең безне яратып,
Бик рәхәт иде.
-
Юлда булсаң бул өлгер, юл кагыйдәләрен нык бел! 26.05.2025

26 нчы май көнне безнең балалар бакчасында КВН ачык чара узды. Балалар үзләренең белемнәрен күрсәттеләр.
Безнең бурыч: - балаларның транспорт, юл хәрәкәте кагыйдәләре, урамда үз-үзеңне тоту кагыйдәләре турындагы белемнәрен гомумиләштерергә; - җитезлекне, игътибарны, зирәклекне, логик фикерләүне үстерү, балаларда уртак уен эшчәнлегенә һәм бер-берсенә яхшы мөнәсәбәткә кызыксыну уяту.
-
Бөек Җиңүгә 80 ел! 09.05.2025

Бөек Җиңүгә 80! Илебез азатлыгы өчен көрәшкән солдатларны онытмыйк.
Исәннәрнең кадерен белик Үлгәннәрнең каберен белик!
Бөек Җиңүгә 80 ел дип Шатлык белән тибә йөрәкләр.
Тормышыгыз матур, күңелегез тыныч Гомерегез озын булсын,
Безнең, сезгә шундый теләкләр.
-
Авылыбыз Чишмәләре 06.05.2025

Авылыбыз Чишмәләре-үзенчәлекле табигать һәйкәлләре. Алар эчә торган су чыганагы булып торалар, шуңа күрә олылар һәм балалар беркайчан да табигать биргәнне онытмыйлар һәм аны бөтен көчләре белән сакларга тырышалар. Менә безнең балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр чишмәләргә чыктылар. Чүп-чарны җыештырдылар, территорияне тәртипкә китерделәр.
-
Бөтенроссия өйрәнүләре уздырылды 30.04.2025

Бүген 30 апрель көнне Сабабаш балалар бакчасында БПЛА һөҗүме һәм кораллы һөҗүм вакытында хезмәткәрләр һәм тәрбияләнүчеләрнең гамәлләре мәсьәләләре буенча Бөтенроссия өйрәнүләре уздырылды.
-
"Тукай безнең йөрәкләрдә!" 26.04.2025

Бүген безнең балалар бакчасында бөек татар шагыйре Г.Тукайның туган көненә багышланган "Тукай безнең йөрәкләрдә!" дигән әдәби-музыкаль чара узды. Балалар Г.Тукай әсәрләре буенча инсценировкалар күрсәттеләр. Бу чара кысаларында балалар татар шагыйре иҗаты турында белделәр, туган як табигатенең матурлыгын күрергә һәм аңларга өйрәнделәр, татар милли мәдәнияте турында белемнәрен ныгыттылар .Бәйрәм азагында балалар татар халкының гимнына әверелгән "Туган тел" -җырын башкардылар.






