Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение "Сабинский детский сад общеразвивающего вида №5 "Бэлэкэч" п.г.т.Богатые Сабы Сабинского муниципального района Республики Татарстан"
Визитная карточка
| Адрес: | 422060,РТ,Сабинский район, пгт. Богатые Сабы, ул. Пушкина д.15А |
| Телефон: | |
| E-Mail: | Belekech-5.Saba@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ Сабинский детский сад №5 "Бэлэкэч" |
| Руководитель: | Рамазанова Гульназ Хусаеновна |
| Год основания учреждения: | 2011 |
| У нас учатся: | 226 воспитанников |
| У нас учат: | 26 педагогов |
Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение "Сабинский детский сад общеразвивающего вида №5 "Бэлэкэч" п.г.т.Богатые Сабы Сабинского муниципального района Республики Татарстан" - новости
Страницы: << 281 282 283 284 ( 285 ) 286 287 288 289 290 >>
-
Корбан ашы 18.10.2013

Бу атнада мөсельманнарның олуг бәйрәме - Корбан гаете булып узды. Корбан бәйрәмендә ир-егетләр чиста һәм матур киемнәрен киеп мәчеткә гает намазын укырга бара. Гает намазыннан соң мөмкинлеге булган мөсельманнар корбан чала. Хатын - кызлар өйдә тәмле ашлар пешерә. Бәйрәм 3 тәүлек дәвам итә. Бу көннәрдә мөсельманнар туганнары һәм дус-ишләре белән кунакка йөрешә, бер-берсенә бүләкләр бирешә. Шул уңайдан бүген бакчабызда корбан ашын билгеләп үттек. Ашка Кифая абыстай чакырылды. Ул балаларга "Корбан" сүзенең мәгънәсе, корбан чалуның тарихын сөйләп үтте. Балалар да бәйрәм уңаеннан әзерләгән чыгышларын күрсәттеләр. Бәйрәм алар күңелендә истәлекле вакыйга булып калды.
-
Корбан бәйрәме 18.10.2013

Корбан гаете көнне
һәр кеше дога кыла,
Мәчетләрдә намаз укып,
Сәдакасын тапшыра.
Чиста, матур кием киеп,
Табын әзерли әни.
Раббабызга рәхмәт әйтеп
Дога укый дәү әни.
Һәр өйдән нур тарала
Корбан бәйрәме көнне!
Намаз укып, теләк теләп
Зурлыйк бәйрәмебезне!
-
Гомуми әти-әниләр җыелышы 16.10.2013

14 октябрь көнне бакчабызда гомуми әти-әниләр җыелышы үткәрелде. Аны белем һәм тәрбия эшләре буенча мөдир урынбасары Назмиева Любовь Викторовна ачып җибәрде. Инглиз , рус теле, логопед, физкультура буенча инструктор һәм педагог – психолог үзләренең эшчәнлек – түгәрәкләрдән балалар катнашында өзек күрсәттеләр. Җыелышта шулай ук районның социаль яклау үзәгеннән Галиева Фирдаус Габдулкавиевна чыгыш ясады. Әти – әниләргә бакчага түләүләр артуын, аның сәбәбен һәм компенсацияләрне ничек кайтарып булуын җентекләп аңлатылды. Җыелышны үз чыгышы белән ОГИБДД инспекторы Насибуллин Илнур Дамир улы дәвам итте. Ул транспортта йөргән вакытта балаларның куркынычсызлыгын саклау чаралары турында әти-әниләргә төгәл аңлатты.
Җыелыш бик тә эчтәлекле булды һәм әти-әниләр тарафыннан бирелгән сорауларга канәгатьләндерерлек җаваплар кайтарылды.
-
Көзге муллык 14.10.2013

Бакчабызда әти-әниләрнең тырышлыгы белән әзерләнгән "Көзге муллык" күргәзмәсе оештырылды. Коллектив исеменнән катнашкан семьяларга зур рәхмәт белдерәбез. Киләчәктә дә үстергән уңышларыгыз мул, өстәлләрегез тулы булсын.
-
Көзге муллык 14.10.2013

Гомер буе гел эшле бул.
Иң-иң татлы, затлы җимеш -
Тырыш хезмәт җимеше ул.
-
Осенние сестрички 14.10.2013

Быстро лето улетело
Перелетной птицей вдаль.
Осень чудно расстелила
Увядающую шаль.
В детском саду сегодня прошел бал "Осенние сестрички" с участием воспитанников старших групп. В гости к детям пришла Осень со своими помощниками и рассказала об удивительном времени желтой листвы, спелых овощей и фруктов, осенних дождей и первых морозцев. Каждый из приглашенных детей почувствовал себя гостем на этом сказочном балу.
-
Слава миру на Земле, Слава хлебу на столе! 08.10.2013

На этой неделе дети знакомятся с сельскохозяйственным трудом, закрепляют представления о выращивании хлеба, о сборе и хранении урожая зерна, превращении его в муку и хлебобулочные изделия. На занятии воспитанники знакомятся с явлением многозначности в языке. Слушая стихи и отгадывая загадки, рассуждают, почему осенние листья сравниваются с золотыми монетками, почему солнце, звезды, хлебный колос называют золотыми. Такая работа способствует обогащению словарного запаса детей образными выражениями, развивает общую культуру речи.
-
Безгә 2 яшь! 03.10.2013

Бүген безнең бакчабызның туган көне. “Бэлэкэч” балалар бакчасы ачылып үзенең эшчәнлеген башлаганга 2 ел. Бакчабыз яшь булуына карамастан, безнең коллектив үз алдына зур максатлар куеп аларга ирешер өчен бар көчен биреп эшли. Бакчабызда балалар тәрбияләр өчен барлык шартлар тудырылган: бакчабыз зур, якты, чиста, җылы, зәвык белән җиһазландырылган һәм бизәлгән. Хәзерге вакытта, бакчада барлыгы 12 группада 225 балага белем һәм тәрбия бирәбез. Яшь буынга тәрбия бирүдә тәрбияче генә түгел, ә һәрбер хезмәткәрнең дә өлеше керә. Безгә тормышны балалар бакчасыннан башка күз алдына китерү мөмкин түгел. Алар ата-аналарга тынычлап эшләргә, укырга гына түгел, ә балаларга комплекслы тәрбия һәм белем бирергә дә зур ярдәм итә. “Бәләкәч” балалар бакчасының төп максаты булып, ата-аналар белән тыгыз элемтәдә торып, бергәләп балалар тәрбияләү. Бары тик кулга кул тотынышып эшләгәндә генә уңай нәтиҗәләргә ирешә алабыз. Һәр елны уку елы башыннан киләчәккә планнар төзибез, үткәреләчәк мероприятияләребезне барлыйбыз. Күп чараларда, ачык шөгыльләрдә әти-әниләрнең катнашуы безнең өчен куаныч булып тора. Шушы 2 ел эчендә бакчабыз бик күп конкурсларда катнашып, зур нәтиҗәләргә иреште. Хәттә үзебезнең “Бәләкәч” –бәхет өебез!” дип исемләнгән гимныбыз да булдырылды.
-
"Бәләкәч" гимны 03.10.2013

1.Безнең бакча әкият иле
Син дә килеп күр әле
Иң бәхетле балаларның
Кем икәнен бел әле.
Уенчыклар безнең белән
Сөйләшеп шатланалар
Безне сөя иң-иң әйбәт
Тәрбияче апалар.
Кушымта:
Бәләкәч, Бәләкәч,
Әкият дөньясына юл.
Бәләкәч, Бәләкәч,
Тотынышыйк кулга- кул...
-
02.10.2013

В нашем детском учреждении охвачено плаванием 40 детей в возрасте от 5 до 6 лет. Занятия начались с сентября месяца, проходят 1 раз в неделю.
Группа делится на подгруппы по 6—8 человек. Дети плавают 25—30 мин. Наши воспитанники с большим удовольствием посещают эти занятия.








