Муниципальное Бюджетное Дошкольное Образовательное Учреждение «Илеберский детский сад «Умырзая» Сабинского муниципального района Республики Татарстан»/Татарстан Республикасы Саба муниципаль районы Иләбәр “Умырзая” мәктәпкәчә белем бирү муниципаль бюджет учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422075,РТ, Сабинский район, д.Илебер, ул.8Марта, д.53 |
| Телефон: | +7(843)-624-92-33 |
| E-Mail: | Ileber.Saba.ds@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ «Илеберский детский сад «Умырзая» |
| Руководитель: | Нагимова Гульнур Муллахметовна |
| Год основания учреждения: | 2020 |
| У нас учатся: | 30 воспитанников |
| У нас учат: | 4 педагога |
Муниципальное Бюджетное Дошкольное Образовательное Учреждение «Илеберский детский сад «Умырзая» Сабинского муниципального района Республики Татарстан»/Татарстан Республикасы Саба муниципаль районы Иләбәр “Умырзая” мәктәпкәчә белем бирү муниципаль бюджет учреждениесе - новости
Страницы: << 41 42 43 44 45 46 47 48 49 ( 50 ) >>
-
Тукай - безнең күңелләрдә! 23.04.2021

Бүген кечкенәләр төркемендә, китапханәче Вәсилә апа Галиева белән берлектә, бөек шыгыйребез, Габдулла Тукайны искә алу уңаеннан, "Әкият сәгате" уздырылды.
-
Саклыйк җиребезне! 22.04.2021

22 нче апрель- халыкара җир көне уңаеннан, кечкенәләр төркемендә кул эшләре күргәзмәсе оештырылды. Балалар , әти-әниләре белән берлектә берсеннән берсе матур рәсемнәр, кул эшләре алып килгән иде.
-
Чәчәк орлыклары утырту. 16.04.2021

Бүген зурлар төркемендә тәрбияләнүче балалар , тәрбиячеләр белән берлектә, җәйге бакчаны матурлау өчен, чәчәк орлыклары чәчтеләр.
-
Макулатура 2021 14.04.2021

Бу атнада балалар бакчасында , экология темасын яктыртып, макулатура җыю оештырылды. Макулатура җыеп, агачларны саклап калырга, табигатьне чүпләмәүне булдырырга мөмкин икәнлеге балаларга аңлатылды.
-
Язгы табигатькә экскурсия. 12.04.2021

Бүген кечкенәләр торкемендә тәрбияләнүче балалар язгы табигатькә чыгып, карлар эрүе, күк йөзе, агачларның үзгәрүе белән танышты.
-
Бакча территориясендэ кар тарату. 10.04.2021

Чисталык икеайлыгы кысаларында бакчабызда кар тарату, эрегэн кар астыннан чыккан чуплэрне жыю, территорияне тэртипкэ китеру эшлэре башланды.
-
Сафлар тулылана. 06.04.2021

Шушы көннәрдә бакчабызга яңа бала килде. Нургалиев Раян бүген бакчага ияләнү чорын үтә.
-
Юл йөрү кагыйдәләрен беләсеңме? 05.04.2021

Бүген кечкенәләр төркемендә тәрбияләнүче балалар , юл йөрү куркынычсызлыгы почмагында булып, кагыйдәләрне искә төшерделәр, юл билгеләре белән таныштылар.
-
Сюжетлы-рольле уеннар вакытында. 03.04.2021

Сюжетлы-рольле уеннар балаларга сүз байлыгын арттырырга, аралашырга, бердәм булып эшләргә өйрәтә. Бүген алар табын кордылар, салат, аш пешерергә өйрәнделәр, кунаклар чакырдылар, аларны тәмле ризыклар белән сыйладылар, бер- берсенә матур сүзләр әйтергә өйрәнделәр.
-
Халыкара балалар китабы көне. 02.04.2021

2 нче апрель- Халыкара балалар китабы көне. Шул уңайдан бакчабызда тәрбияләнүче балалар китапханәгә китаплар белән якыннанрак танышырга, белгән белемнәрен ныгытырга экскурсиягә керделәр.









