Муниципальное Бюджетное Дошкольное Образовательное Учреждение «Илеберский детский сад «Умырзая» Сабинского муниципального района Республики Татарстан»/Татарстан Республикасы Саба муниципаль районы Иләбәр “Умырзая” мәктәпкәчә белем бирү муниципаль бюджет учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422075,РТ, Сабинский район, д.Илебер, ул.8Марта, д.53 |
| Телефон: | +7(843)-624-92-33 |
| E-Mail: | Ileber.Saba.ds@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ «Илеберский детский сад «Умырзая» |
| Руководитель: | Нагимова Гульнур Муллахметовна |
| Год основания учреждения: | 2020 |
| У нас учатся: | 30 воспитанников |
| У нас учат: | 4 педагога |
Муниципальное Бюджетное Дошкольное Образовательное Учреждение «Илеберский детский сад «Умырзая» Сабинского муниципального района Республики Татарстан»/Татарстан Республикасы Саба муниципаль районы Иләбәр “Умырзая” мәктәпкәчә белем бирү муниципаль бюджет учреждениесе - новости
Страницы: 1 2 3 4 ( 5 ) 6 7 8 9 10 >>
-
20 октябрь - Халыкара пешекчеләр көне. 20.10.2025

Бүген, 20 октябрь - Халыкара пешекчеләр көне.
Шул уңайдан бакчабызның пешекчесе Ләйсән Рифхатовнаны һөнәри бәйрәме белән чын күңелдән котлыйбыз.




Сезгә рух ныклыгы, күнел көрлеге һәм сәламәтлек телибез.
Бакчабызда тәрбияләнүче балалар сезнең күңел җылысын кушып пешергән тәмле ризыкларны бик яратып ашыйлар һәм рәхмәт әйтәләр. -
«Алтын көз бездә кунакта» 17.10.2025

Һәрбер чорның үз матурлыгы бар. Кыш үзенең ачы бураннары, яз — тезелешеп кайткан кыр казлары белән матур. Җәйнең йөзен аллы-гөлле чәчәкләр бизи.


Ә көз? Алтын көз! Исеме дә әнә нинди матур яңгырый.


Бакчабызда бүген ике төркем балалары белән «Алтын көз бездә кунакта» дип исемләнгән бәйрәм чарасы үткәрдек.Ни арада җәй үтте,
Матур көз килеп җитте.
Шатлык тулы бу бәйрәмне
Балалар күптән көтте. -
16 нчы октябрьдә Халыкара Икмәк көне билгеләп үтелә. 16.10.2025



16 нчы октябрьдә Халыкара Икмәк көне билгеләп үтелә.
Тормышыбыз, яшәешебезнең төп ризыгы – икмәккә багышланган көннең календарьдә аерым бер әһәмияткә ия булуы гаҗәп түгел. Безнең бер көнебез дә икмәктән башка үтми. Икмәкнең урыны – өстәл түрендә.
Бүген "Икмәк илебезнең төп байлыгы" темасына балалар белән әңгәмә үткәрдек. Икмәк исе, күмәч кадере... Бу сүзләрнең чын асыл мәгънәсен иртүк торып, кырга чыгып киткән игенче һәм икмәк пешерүчедән дә ныграк белүче бармы икән?! Игенчеләр уңышны югалтуларсыз җыеп алу өчен бар тырышлыкларын куялар. Иртәдән кичкә кадәр басуларда комбайннар гөрелтесе, техника шавы тынмый...
Ипи басуда үсә,
Аннан амбарга күчә
Шуннан килә өстәлгә

Безгә көчләр өстәргә. -
Бәрәңге эшкәртү цехына экскурсия 07.10.2025

Бүген кечкенәләр төркеме балалары белән авылыбызда урнашкан бәрәңге эшкәртү цехына экскурсиягә бардык. Юлда барганда малайларыбыз транспорт төрләрен танып, бу трактор,бу газель,бу камаз,бу зил дип сөенә-сөенә сөйләшеп цехның ишегалдына килеп җитүләрен сизмәделәр дә. Бергәләп андагы трпнспорт төрләрен, бәрәңге аралаучы апаларның бәрәңге эшкәртүләрен күзәттек. Ахырдан истәлеккә дип фотога төштек.
-
Конкурс ☘️«Эколята за раздельный сбор отходов и повторное использование материалов» ☘️ 02.10.2025

-
Бакчабызда өлкәннәр көне 01.10.2025

Бүген сезгә сәлам юллыйбыз без,
Сәлам сезгә безнең буыннан!
Бар дөньяны бүләк итәр идек
Әгәр килсә безнең кулыбыздан!
Яшьлек мәңге түгел
Яшьлек –кунак.
Яшьлек вакыты китеп югалыр!
Безнең яшьлек үтәр
Сагынып сөйләр өчен
Яшьлектәге тирән хисләр калырлар.
Әлеге шигырь юлларына тирән һәм мәңгелек хис салынган. Бүген безнең бәйрәмебездә картайган саен яшәрә баручы, тормышка омтылучы өлкәннәребез утыра. -
Өлкәннәр көне 30.09.2025

Ел саен, көз җиткәч, беренче октябрь көнендә, без Өлкәннәр көнен билгеләп үтәбез.


Илебезнең төрле почмакларында хөрмәтле өлкән буын кешеләрен төрле бүләкләр һәм истәлекле чаралар белән искә алабыз.
Без дә кечкенәләр төркеме балалары белән, бакчабызда озак еллар хезмәт иткән-өлкән тәрбиячебез Дамира Данировнаны "Өлкәннәр көне"белән котлап кайттык.



Сәламәтлек ташламасын сезне
Һәр көнегез үтсен шатлыкта.
Яшәү яме, дөнья иминлеге
Юлдаш булсын сезгә картлыкта.


-
"Солдат абыйга ярдәм ит" 26.09.2025

Балаларыбызга кечкенәдән үк патриотик тәрбия бирү максатыннан, бакчабызда "Солдат абыйга ярдәм ит" дигән исем астында, ил чикләрен саклаучы, махсус хәрби операциядә катнашучы батырларыбызга, бакчабызга йөрүче балалар һәм әти- әниләр ярдәме белән гуманитар ярдәм җыелды.
Бүген 26 нчы сентябрь - җомга көнне шушы гуманитар ярдәмне "Солдатка аш" штабына илтеп тапшырдык. Өлеше кергән һәр әти-әнигә һәм матур рәсемнәр ясап алып килгән балаларга зур рәхмәт.
Дөньяларыбыз тыныч, балаларыбыз сау-сәламәт булсыннар


-
Көзнең бер матур көне 23.09.2025

Көз көне табигать үзенчә матур. Аеруча бу матурлыкны урманга баргач күрергә була. Агач яфраклары, әйтерсең җәй буена кояшта кызынып, көзгә таба алтын төсенә кергәннәр. Шушы матурлыкны балалар белән бергә күзәтү, эшчәнлекләрдән соң бергәләп ял итү өчен көзге табигатькә экскурсиягә каенлыкка бардык. Матур яфраклар җыеп, уеннар уйнап рәхәтләнеп ял иттек. Көзге гүзәллекне, туган якның матурлыгын балаларның күңелләренә сеңдерү, балаларны табигать белән кызыксынучанлыкларын арттыру максатыннан оештырылган экскурсия барыбызга да ошады.
-
ВСЕРОССИЙСКИЙ ДЕНЬ БЕГА «КРОСС НАЦИИ». 20.09.2025

ВСЕРОССИЙСКИЙ ДЕНЬ БЕГА «КРОСС НАЦИИ».
Дата события уникальна для каждого года. В 2025 году эта дата — 20 сентября.
Всероссийский день бега «Кросс нации» – самое массовое и масштабное спортивное мероприятие на территории России, как по количеству участников, так и по географическому охвату. Он проводится ежегодно, начиная с 2004 года, в сентябре, обычно – в субботу или в воскресенье.
Сегодня и нашем садике все дети приняли участие в этом важном мероприятии. Это ещё один шаг к здорой нации.









