Муниципальное Бюджетное Дошкольное Образовательное Учреждение «Илеберский детский сад «Умырзая» Сабинского муниципального района Республики Татарстан»/Татарстан Республикасы Саба муниципаль районы Иләбәр “Умырзая” мәктәпкәчә белем бирү муниципаль бюджет учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422075,РТ, Сабинский район, д.Илебер, ул.8Марта, д.53 |
| Телефон: | +7(843)-624-92-33 |
| E-Mail: | Ileber.Saba.ds@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ «Илеберский детский сад «Умырзая» |
| Руководитель: | Нагимова Гульнур Муллахметовна |
| Год основания учреждения: | 2020 |
| У нас учатся: | 30 воспитанников |
| У нас учат: | 4 педагога |
Муниципальное Бюджетное Дошкольное Образовательное Учреждение «Илеберский детский сад «Умырзая» Сабинского муниципального района Республики Татарстан»/Татарстан Республикасы Саба муниципаль районы Иләбәр “Умырзая” мәктәпкәчә белем бирү муниципаль бюджет учреждениесе - новости
Страницы: 1 ( 2 ) 3 4 5 6 7 8 9 10 >>
-
Халыкара балалар китабы көне 02.04.2026

Китап- иң зирәк, кыйммәтле бүләкләрнең берсе. Зурлар төркемендә тәрбияләнүче Яруллина Ясминә әнисе белән, үзенең яратып укый торган китабын, төшкән битләрен рәтләп, китапханәгә бүләк итте. Әлбәттә балалар бу китапны кызыксынып укырлар! Китапханәчебез белән Ясминә арасында җылылык мөнәсәбәтләре алга таба да суынмасын, Ясминәбез китап укырга китапханәгә еш килеп торсын!
-
День смеха 01.04.2026

1 апреля- День смеха в детском саду. В нашем детском саду этот день проходит ярко и весело. Дети играют и просто радуются каждому моменту. Вместе с детьми мы еще сделали веселых клоунов для поднятия настроения.
-
Китап атналыгын төгәлләү 28.03.2026

Атналык теманы төгәлләп, балаларны китап, аның кайдан килүе, китапханәче хезмәте турында балаларның белемнәрен киңәйтү, китапханәче һөнәренең мөһимлеген аңлату максатыннан зурлар төркеме балалары белән китапханәгә экскурсиягә бардык. Китапларга сак караш турында китапханәче Вәсилә Шәйхулла кызы бәйнә- бәйнә сөйләде. Үскәч балалар үзләренең дә китапханәче булу теләкләрен әйттеләр.
-
Халыкара театр көне 27.03.2026

Театр көне уңаеннан бүген зурлар төркеме балалары авылыбыз мәдәният йортына экскурсия ясап, сәхнәдә үзләре иҗат иткән "Куян кызы сәяхәте" әкиятен сәхнәләштерделәр. Балалар барысы да бик теләп үз рольләрен башкардылар. Куянның бабай өеннән чыгып китүе, урмандагы сәяхәте, төрле җәнлекләр белән очрашуы һәм убырлыдан коткарылуы. Бу әкият балаларны дус, гадел, ярдәмчел булырга чакыра.
-
" Туган ил кайдан башлана " 24.03.2026

Без бүген кечкенәләр төркеме балалары белән " Туган ил кайдан башлана " дигән сорауга җавап эзләдек.
Әңгәмәнең максаты: Татар культура һәм татар теле аша балаларның гражданлык тәңгәллеге нигезләрен формалаштыру.
Иң беренче балалар белән туган ил гайләдән башлана икәнен ачыкладык. Алар белән "Гайлә" бармак уенын уйнап алдык.
Туган ил туган авылдан да башлана икәнен белдек.
"Туган авылым" шигырен укыгач, "Түбәтәй" иатар милли уенын уйнап алдык.
Татарлар янәшә торучы халыклар белән дуслыкта яшиләр дигән нәтиҗә ясадык.
Татарстан Республикасы Дәүләт флагның төсләре нәрсәне аңлата икәнен кабатлап үттек.
Балаларга төрле милләтләр халыкларына яхшы, изге мөнәсәбәт белән карарга һәм гореф-гадәтләрне хөрмәт итүнең мөһимлеге аңлатылды. -
21 март көнне Халыкара урман көне билгеләп үтелә. 21.03.2026

Бу көнне бөтен җирдә урманнарны һәм яшеллекләрне яклауга юнәлдерелгән төрле чаралар үткәрелә.
Кечкенәләр төркемендә балаларда урман турындагы белемнәрне арттыруга юнәлдерелгән экологик әңгәмә үткәрелде. Төзү уенчыклары ярдәмендә балалар белән матур чәчәкле урман аланын төзедек. Төрле төстәге пластилиннар ярдәмендә бай табигатьле урманны әвәләп ясадык.
"Урман-безнең байлыгыбыз" - темасына үткәрелгән чаралар балаларның урман турындагы белемнәрен тирәнәйтергә, балаларның табигатьне саклау күнекмәләрен ныгытырга мөмкинлек бирә. -
Нәүрүз бәйрәме – ул игелек, дуслык бәйрәме. 19.03.2026

Нәүрүз – язны каршылап, язгы чәчү эшләре алдыннан үткәрелә торган халык бәйрәме ул. Нәүрүз бәйрәме – ул игелек, дуслык бәйрәме. Бу гүзәл, язгы бәйрәм көнендә кешеләр бер-берсенә кунакка йөриләр, бер-берсенә булган үпкәләрен оныталар, җырлыйлар , бииләр, рәхәтләнеп күңел ачалар. Бу бәйрәмнең хуҗасы- Нәүрүзбикә. Нәүрүз бәйрәме атна-ун көн дәвам иткән.
Бу бәйрәм көннәрендә олылар, әби-бабайлар, өйдә матур киемнәрен киеп, махсус нәүрүз намазларын укыганнар. Гаиләгә, илгә, дәүләт башлыкларына исәнлек, тынычлык, бәхет, зур уңышлар теләп, озак-озак итеп дога кылганнар, хәерле Яңа ел килүен сораганнар.Бүген безнең бакчабызда Нәүрүз бәйрәме булып үтте. Нәүрүзбикә белән Кыш әби көч сынаштылар. Бәйрәм яз турындагы шигырьләр, матур җырлар, күмәк җырлы уеннар белән үрелеп барды. Яз кызы -Нәурүзбикәне матур җырлар җырлап каршы алдык. Ә Кыш әбине киләсе елга тагын килерсең дип озаттык. Бәйрәм ахырында балалар тәмле коймактан авыз иттеләр. Бәйрәм күңелле үтте.
-
"Тәрәзә төбендә яшелчә бакчасы” 17.03.2026

"Тәрәзә төбендә яшелчә бакчасы”
Балаларның табигатькә тотрыклы кызыксынуын формалаштыру, шулай ук экологик белемле бала тәрбияләү өчен уңайлы шартлар тудыру максатыннан, зурлар төркеменең тәрәзә төбендә яшелчә бакчасы оештырылды. Кояш көннән-көн югарырак җылыта, көннәр озыная . Бакчачыларның орлык чәчү вакыты җитә. Балалар бакчасында тәрәзә төбендә кечкенә генә бакча ясау бик күңелле эш, аеруча кыш яки яз айларында. Табигатьнең яңа бүләкләрен татып кына калмыйча, аның төсләренә, яшеллегенә дә сокланасы килә. Ләкин беренче язгы яшеллек синең тәрәзә төбендә өлгерсә, аннан да күңеллерәк нәрсә юк. Тәрәзә бакчасы ярдәмендә балалар бүлмә шартларында үсемлекләрне ничек кайгыртырга, үсемлекләр үсеше өчен яктылык, җылылык, туфрак дымы кирәклеге турында яңа белемнәр алалар, танып белү һәм иҗади сәләтләрен үстерәләр. -
Балаһөнәр проекты кысаларында балалар буген Лесхозда урнашкан дендрариумда һәм Тимершыктагы ял йорты "Нур" да кунакта булып кайттылар. 13.03.2026

Балаларга экскурсия оештырдылар, дендрариумдагы усемлекләр һәм агачлар белән таныштырып киттеләр. Азактан балалар белән берлектә фикусны утырттык.
-
Бала һөнәр» проекты кысаларында балалар ветеринария табибы һөнәре белән таныштылар. 10.03.2026

Балаларга ветеринар һөнәре, йорт хайваннары һәм кыргый хайваннар турында сөйләделәр.
Балалар ветеринария һөнәре турында бик күп яңа мәгълүмат белделәр, песинең йөрәген тыңлап карарга да мөмкинлек туды.









