МБДОУ - «Мешабашский детский сад «Тюльпан» Сабинского муниципального района РТ» / Саба районы Мишәбаш авылы "Тюльпан балалар бакчасы"
Визитная карточка
| Адрес: | 422053, Республика Татарстан, Сабинский муниципальный район,д.Мешабаш,Г.Тукая улица, 21. |
| Телефон: | 88436246753 |
| E-Mail: | Dsadmeshabash.Sab@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ-"Мешабашский детский сад" Тюльпан" |
| Руководитель: | Маликова Залия Ренатовна |
| Год основания учреждения: | 1990 |
| У нас учатся: | 16 воспитанников |
| У нас учат: | 1 воспитатель |
-
27.12.2025

Бакчабызда,Яңа ел бәйрәме️ шаулап, гөрләп узды.Яңа ел яңа уңышлар, шатлыклар, исәнлек, тынычлык алып килсен



Балаларыбыз сау-сәламәт булсыннар

-
23.12.2025

Балалар белән кышлаучы кошларга җимлекләр куйдык.Бездә кышлаучы кошларны суыклар куркытмый, ә менә ачлык - аларның иң явыз дошманы икән. 10 песнәкнең бары тик 2се генә кышны исән-сау чыга ала.
Кошлар безнең ярдәмгә мохтаҗ. Без аларга ярдәм итеп, кошларны гына түгел, үзебезнең табигатебезне дә саклыйбыз. Кошлар елына ничәшәр миллион кортларны юк итә. Матур итеп сайраулары белән безне сөендерә. Аларны саклыйк, кайгыртыйк һәм үзебезнең кулдан килгәнчә ярдәм итик.
Кошлар - безнең якын дусларыбыз. Кышын аларга ярдәм кулы сузыйк! -
22.12.2025

22 декабрьдә илебездә үзенчәлекле бәйрәм — әти-әниләргә рәхмәт көне билгеләп үтелә.
Бүген без иң якын кешеләребезгә иң мөһим сүзне әйтәбез: "Тормышыбыз өчен рәхмәт!». Һәр бала өчен ата-ана таяныч, ярдәм һәм илһам чыганагы булып тора. Нәкъ менә әни һәм әти безгә үсәргә һәм яшәргә ярдәм итә.Балалар белән матур котлау открыткалары ясадык. Бу хатлар һәр ата-ананың йөрәгенә кадерле булачак, чөнки балалар кайгыртулары, җылылыклары белән рәхмәт хисләренең тирәнлеген белдерделәр.








