МБДОУ - «Мешабашский детский сад «Тюльпан» Сабинского муниципального района РТ» / Саба районы Мишәбаш авылы "Тюльпан балалар бакчасы"
Визитная карточка
| Адрес: | 422053, Республика Татарстан, Сабинский муниципальный район,д.Мешабаш,Г.Тукая улица, 21. |
| Телефон: | 88436246753 |
| E-Mail: | Dsadmeshabash.Sab@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ-"Мешабашский детский сад" Тюльпан" |
| Руководитель: | Маликова Залия Ренатовна |
| Год основания учреждения: | 1990 |
| У нас учатся: | 16 воспитанников |
| У нас учат: | 1 воспитатель |
МБДОУ - «Мешабашский детский сад «Тюльпан» Сабинского муниципального района РТ» / Саба районы Мишәбаш авылы "Тюльпан балалар бакчасы" - новости
Страницы: ( 1 ) 2 3 4 5 6 7 8 9 10 >>
-
27.12.2025

Бакчабызда,Яңа ел бәйрәме️ шаулап, гөрләп узды.Яңа ел яңа уңышлар, шатлыклар, исәнлек, тынычлык алып килсен



Балаларыбыз сау-сәламәт булсыннар

-
23.12.2025

Балалар белән кышлаучы кошларга җимлекләр куйдык.Бездә кышлаучы кошларны суыклар куркытмый, ә менә ачлык - аларның иң явыз дошманы икән. 10 песнәкнең бары тик 2се генә кышны исән-сау чыга ала.
Кошлар безнең ярдәмгә мохтаҗ. Без аларга ярдәм итеп, кошларны гына түгел, үзебезнең табигатебезне дә саклыйбыз. Кошлар елына ничәшәр миллион кортларны юк итә. Матур итеп сайраулары белән безне сөендерә. Аларны саклыйк, кайгыртыйк һәм үзебезнең кулдан килгәнчә ярдәм итик.
Кошлар - безнең якын дусларыбыз. Кышын аларга ярдәм кулы сузыйк! -
22.12.2025

22 декабрьдә илебездә үзенчәлекле бәйрәм — әти-әниләргә рәхмәт көне билгеләп үтелә.
Бүген без иң якын кешеләребезгә иң мөһим сүзне әйтәбез: "Тормышыбыз өчен рәхмәт!». Һәр бала өчен ата-ана таяныч, ярдәм һәм илһам чыганагы булып тора. Нәкъ менә әни һәм әти безгә үсәргә һәм яшәргә ярдәм итә.Балалар белән матур котлау открыткалары ясадык. Бу хатлар һәр ата-ананың йөрәгенә кадерле булачак, чөнки балалар кайгыртулары, җылылыклары белән рәхмәт хисләренең тирәнлеген белдерделәр. -
15.12.2025

"Ләлә чәчәкләребез" белән "Бәләкәчләр аланы"республика иҗат конкурсында катнашып 2 урынга лаек булдык. Җиңүче балаларны чын күңелдән котлыйбыз.
-
08.12.2025

Төренде дөнья акка –
Кыш килде туган якка.
Башланды суык көннәр,
Көннәрдән озын төннәр.
-
Волонтерлар көне. 05.12.2025

Волонтерлар көне белән! Балаларыбыз белән авылыбыз мәчетендә актив эш алып баручы волонтерларыбызны, бәйрәм белән котладык.Алар "Солдатка аш" акциясендә бәрәңге киптерү эшен алып баралар.Киң күңелле халкыбыз берләшеп, махсус хәрби операциядә катнашучыларга төрле яклап ярдәм күрсәтә.Бу эштә бик зур көчләрен куйган авыл халкына бик зур рәхмәт.Бәйрәм белән сезне, яхшы кешеләр!
-
Син, әнием, минем өчен Бу дөньяда бер генә. 29.11.2025

Бакчабызда әнилэр көненэ багышланган бәйрэм булып узды. Бәйрәм жырлар, шигырьлэр, биюләр hәм уеннар белэн урелеп барды. Бәйрәм ахырында балалар уз куллары белән ясаган буләкләрен иң якын кешеләренә тапшырдылар.Әниләребез, балаларыбыз бик канәгать булып калдылар.
Син, әнием, минем өчен
Бу дөньяда бер генә.
Елмайганда йөзләреңнән
Бар өйгә нур бөркелә.
Тыңлап бишек моңнарыңны,
Елавым басылган бит.
Телем дә минем иң әүвәл
«Әннә» дип ачылган бит. -
Психология атналыгы 22.11.2025

Психология атналыгы кысаларында балалар бакчасында «Минем гаиләм йортым» акциясе узды. Әлеге акциядә балалар һәм ата-аналар катнашты. Акция барышында балалар әти-әниләре белән бергә аларның кәефләрен чагылдырган төсләрне карадылар һәм сайладылар. Әлеге акциянең төп максаты-үзеңә, үз кәефеңне аңлауга кызыксыну уяту, шулай ук балаларның һәм ата-аналарның эмоциональ халәтен диагностикалау. Акция зур кызыксыну уятты. Барысы да теләп, актив катнаштылар һәм яхшы кәефләре белән уртаклаштылар. Барлык балаларыбыз, әти-әниләребез сау-сәламәт булсыннар. Бакчабызга куанышып йөрергә насыйп булсын.
-
Акция "Засветись" 29.10.2025

Акция "Засветись" в детском саду — это замечательная инициатива, направленная на повышение безопасности детей на дорогах. В рамках этой акции дети вспомнили : правила дорожного движения, основные пункты ПДД, такие как переход дороги только по пешеходному переходу, необходимость смотреть по сторонам и соблюдать осторожность.
Обсудили важность яркой одежды — дети узнали, что яркие и световозвращающие элементы на одежде помогают водителям лучше видеть пешеходов, особенно в условиях плохой видимости. -
28.10.2025

Бакчабызда "Көз нигъмәтләре" дип аталган чара утте. Балалар яшелчәләр турында шигырьләр сөйләделәр, җырлар җырладылар, уеннар уйнадылар.








