Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение - «Лесхозский детский сад «Ляйсан» Сабинского муниципального района Республики Татарстан»
Визитная карточка
| Адрес: | 422062, Республика Татарстан, Сабинский район, п. Лесхоз, ул.Минниханова, 1 |
| Телефон: | +7(843)-624-42-34 |
| E-Mail: | Leshoz.Saba.ds@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ - «Лесхозский детский сад «Ляйсан» |
| Руководитель: | Габдрахманова Гузель Файсаловна |
| Год основания учреждения: | 1988 |
| У нас учатся: | 43 |
| У нас учат: | 3 |
Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение - «Лесхозский детский сад «Ляйсан» Сабинского муниципального района Республики Татарстан» - новости
Страницы: << 71 72 73 74 75 76 ( 77 ) 78 79 80 >>
-
Уен мәйданчыкларыбыз. 18.07.2016

Бакча коллективы уен мәйданчыкларын буяу-яңарту өстендә эшләде.Кызларыбызга рәхмәт,балалар уйный торган корылмалар ачык төстә,матур һәм күңелле булып калдылар. Бакчабызга рәхим итегез балалар!!!
-
Матур булсын, чиста булсын... 06.07.2016

Безнең ишегалдыбыз бик матур. Матур-матур чәчәкләр, кулдан эшләнгән әйберләр... Зөфәр абыебыз куакларны тигезләп, матурлап тора. Ә балаларыбыз олыларга бу әкияти матурлыкны булдырырга, сакларга ярдәм итәләр - хезмәткә кечкенәдән өйрәнеп үсәләр.
-
Уртанчылар төркеме 01.07.2016

Асфальтка рәсем ясадык.
-
Аккошлы күлдә 01.07.2016

Балалар белән бистәбез буенча сәяхәт дәвам итә: бүген күлгә бардык. Лесхозыбыз уртасындагы күлдә хәтта фонтан да бар! Балалар анда салават күпере төсләрен күреп шатландылар. Шулай ук куркынычсызлык кагыйдәләрен кабатладык, чисталыкны сакларга кирәклеген искә төшердек.
-
Чишмәгә сәяхәт 24.06.2016

Бүген Чишмәгә бардык. Саф сулы салкын чишмә балаларны челтерәп аккан тавышы белән каршы алды.
Чишмә турында, аны чиста итеп сакларга кирәклеге турында әңгәмә кордык.
-
Хәтер һәм кайгы көне 22.06.2016

Кирәкми безгә кан кою,
Кирәкми безгә сугыш!
Безнең теләк якты, матур,
Тыныч хезмәт һәм тормыш.
Илебез зур, җиребез киң,
Хисапсыз байлык бездә!
Җир өстендә, җир астында,
Тауларда һәм диңгездә.
Без үз кулларыбыз белән
Төзибез гүзәл тормыш.
Без – тыныч ил төзүчеләр,
Кирәкми безгә сугыш!
-
Уртанчылар төркеме 22.06.2016

Чишмәгә сәяхәт. Буген балалар белән чишмәгә бардык. Чишмәләрне пычратмаска, сулыкларны сакларга кирәклеге турында сөйләштек.
-
Гомуми ата-аналар җыелышы 16.06.2016

16 июнь көнне әти-әниләр өчен чираттан тыш җыелыш үткәрелде. Җыелышта балигъ булмаган балалар белән эшләүче инспектор Сибагатов Айгиз Анасович катнашты. "Игътибар! Ачык тәрәзә һәм балалар!" темасы буенча аңлату эшләре алып барды. Әти-әниләрнең сорауларына җавап бирде. Мөдир Сайфутдинова Ләйсән Талгатовна ЕСИА белән таныштырды. Барлык гаиләләргэ дэ дәүләт порталына кереп, авторизаөия үтәргә кирәклеген аңлатты. Инструкция балалар бакчасының сайтында, "Әти-әниләр өчен" бүлегенә куелуын әйтте. Гомуми җыелышта балалар бакчасындагы хезмәткәрләргә һәм әти-әниләргә балаларның сәламәтлеген саклау, аларны хәвеф-хатәрләрдән саклау өчен бөтен чараларны күрергә һәм үтәгә кирәк дигән карар кабул ителде.
-
Уртанчылар төркеме 16.06.2016

Бүген без балалар белән урман музеенда булдык.
-
Мы - за мир на дорогах! 15.06.2016

Поздравляем участников и победителя Павлову Викторию за 2 место в районном конкурсе рисунков "Мы - за мир на дорогах!".











