Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение - «Лесхозский детский сад «Ляйсан» Сабинского муниципального района Республики Татарстан»
Визитная карточка
| Адрес: | 422062, Республика Татарстан, Сабинский район, п. Лесхоз, ул.Минниханова, 1 |
| Телефон: | +7(843)-624-42-34 |
| E-Mail: | Leshoz.Saba.ds@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ - «Лесхозский детский сад «Ляйсан» |
| Руководитель: | Габдрахманова Гузель Файсаловна |
| Год основания учреждения: | 1988 |
| У нас учатся: | 43 |
| У нас учат: | 3 |
Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение - «Лесхозский детский сад «Ляйсан» Сабинского муниципального района Республики Татарстан» - новости
Страницы: << 61 62 ( 63 ) 64 65 66 67 68 69 70 >>
-
Поздравляем! 20.03.2017

Поздравляем победителя II тура Всероссийского интеллектуального турнира способностей "РостОК-UnikУм" - Байметова Амира. Он получил Диплом III степени. А остальные участники турнира получили Сертификаты участника. Желаем всем удачи во всем!
-
Тәҗрибә үткәрү. Суган утырту. 20.03.2017

Балалар төрле тәҗрибәләр ясарга бик ярата. Тәҗрибәләр балаларның логик фикер йөртү күнекмәләрен үстерергә ярдәм итә. Балаларда суган үстерү теләге тудыру, хезмәткә хөрмәт тәрбияләү йөзеннән суган утырттык. Ай дәвамында балалар су сибеп, күзәтү үткәреп нәтиҗә ясаячаклар.
-
Сулар ага, бозлар китә, кошлар кайта җылы яклардан 18.03.2017

Бу атнада кечкенәләр һәм уртанчылар катнаш төркеме балалары белән яз фасылы, җылы яктан кайтучы кошлар турында сөйләштек, җырлар, шигырьләр өйрәндек һәм рәсемнәр ясадык.
-
Бизәкле тастымаллар. 10.03.2017

Уртанчылар төркеме балалары кисеп ябыштыру шөгылендә тастымал бизәделәр. Тастымалны алар үзләренә ошаганча, төрле чәчәкләр, яфраклар кулланып һәм үз фантазияләрен эшкә җигеп бизәргә тырыштылар. Бизәкле тастымаллар бик матур килеп чыктылар.
-
"Алтын куллы әтием һәм әнием" 10.03.2017

Әти-әнисе баласына яхшы тәрбия һәм һөнәр бирә алса, баланың киләчәге бәхетле була, диләр. Әти-әниләребез бик уңган, тырыш. Безнең балалар да әти-әниләреннән үрнәк алып үсәләр.
"Алтын куллы әтием һәм әнием" күргәзмәсеннән күренеш.
-
8 Март белән! 07.03.2017

Матур кызларыбызны Язның беренче бәйрәме - 8 Март белән котлап, бүген малайларыбыз оригами ысулы белән күз явын алырдай чәчәкләр ясадылар. Бәйрәм белән Сезне кызларыбыз!
-
Кояш, чык! 06.03.2017

Яз килә! Балалар шатлана. Зурлар төркемендә бүген балалар "Кояш, чык!" темасына рәсем ясадылар. Һәркемнең рәсеме үзенчәлекле, матур килеп чыкты. Аннары балалар эндәш ятладылар:
Кояш, чык, чык, чык!
Майлы ботка бирермен.
Майлы ботка казанда,
Тәти кашык базарда.
Әти китте базарга,
Тәти кашык алырга.
Тәти кашык - сабы алтын,
Безгә кирәкми салкын.
-
Уртанчылар төркемендә "Әнием- бердәнберем" бәйрәм кичәсе. 06.03.2017

Кояш көлә, мин елмаям
8 март бүген
Бүген әниләр бәйрәме,
Шуңа күңелем шат минем.
-
Мамин праздник. 03.03.2017

В старшей и подготовительной группе сегодня состоялся Утренник, посвящённый 8 Марта. Праздник прошёл с участием родителей. Мамы и папы соревновались между собой. Ну и конечно же, дети пели песни, танцевали, рассказывали стихи любимым мамам.
-
Бала хокуклары 03.03.2017

Бу атнада уртанчылар һәм кечкенәләр төркеме балалары белән бала хокуклары турында белемнәрен ныгытылды, аларның ялга, уенга хокуклы булуларын аңлату эшләре алып барылды. Балаларда дуслык, әхлаклылык хисләре тәрбияләнде. Сөйләм үстерү шөгелендә "Мин кеше" темасы үтелде. "Мин кеше, мин үзем өчен бик кадерле" сүзенең мәгънәсе аңлатылды..











