Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение - «Лесхозский детский сад «Ляйсан» Сабинского муниципального района Республики Татарстан»
Визитная карточка
| Адрес: | 422062, Республика Татарстан, Сабинский район, п. Лесхоз, ул.Минниханова, 1 |
| Телефон: | +7(843)-624-42-34 |
| E-Mail: | Leshoz.Saba.ds@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ - «Лесхозский детский сад «Ляйсан» |
| Руководитель: | Габдрахманова Гузель Файсаловна |
| Год основания учреждения: | 1988 |
| У нас учатся: | 43 |
| У нас учат: | 3 |
Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение - «Лесхозский детский сад «Ляйсан» Сабинского муниципального района Республики Татарстан» - новости
Страницы: << ( 61 ) 62 63 64 65 66 67 68 69 70 >>
-
Зәңгәр күктә ниләр бар? 12.04.2017

Бу атнада кечкенәләр һәм уртанчылар катнаш төркеме балалары белән Галәм, космос турында сөйләштек. Танып белү шөгылендә балалар, галәм, күк йөзе, космос - андагы кызыклы, мавыктыргыч әйберләр белән танышсалар, кисеп ябыштыру шөгылендә үзләре "космонавт" булдылар, әвәләү шөгелендә пластилиннан зәңгәр күк йөзендәге планеталар, йолдызларны күзаллап фантазияләрен күрсәттеләр һәм бик матур итеп эшләделәр.
-
Карга боткасы 08.04.2017

Карга боткасы бигрәк тәмле! Балалар бүген рәхәтләнеп саф һавада күңел ачтылар, җырладылар, уйнадылар. Кыш бабайны озатып, Яз кызын - Нәүрүзбикәне каршыладылар.
-
Хуш киләсең Нәүрүз! 08.04.2017

Бүген Лесхоз "Ләйсән" балалар бакчасында Язны-Нәүрүзбикәне каршы алу бәйрәме булды. Балалар Яз кызы-Нәүрүзне каршы алдылар, матур җырлар җырладылар, карга боткасы пешерер өчен Нәүрүз белән бергә өйдән-өйгә йөреп, май, йомырка, ярма җыйдылар. Матур итеп бәйрәм иткәндә: "Бу нинди тавыш монда, минем биләмәләремә кем хуҗа булмакчы?"-дип Кыш бабай килеп җитте, кыш бабай ярышмыйча гына үз урынын Язга Нәүрүзгә бирергә теләмәде. Ләкин...көн бик җылы иде, Кыш бабай эри башлады, һәм тыныч, матур, якты көннәр теләп үз урынын Язга тапшырды. Ахырдан балалар Риналь абыйлары пешергән карга боткасы белән сыйландылар. Бәйрәм бик күңелле үтте.
-
07.04.2017

Һәр биремнең дөрес үтәлешен Илнур Дамирович тикшереп, бәяләп барды.
-
Капитаннар ярышы 07.04.2017

Капитаннар җитезлектә көч сынашты. Машинага бәйләнгән бауны беренче чорнап бетереп капитан бакчабыз командасына тагын 1 балл өстәде!
-
Пешеходный переход 07.04.2017

Балалар җәяүлеләр чыгу урынын күрсәтүче юл билгеләрен белүләрен, светофорны аңлауларын күрсәтеп, юл аркылы чыгып күрсәттеләр. Ә бу вакытта өлкәннәр командасы машиналар ролен башкардылар.
-
"Юл йөрү кагыйдәләре кирәк безгә һәр көнне" 07.04.2017

Мәктәпкә хәзерлек төркемендә юл йөрү кагыйдәләрен ел дәвамында өйрәнәбез. Юл билгеләрен, урамда һәм транспортта үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен балалар төрле кызыклы чаралар ярдәмендә үзләштерәләр. Төрле рәсем конкурсларында катнашабыз, табышмаклар, җырлар-шигырьләр өйрәнәбез. Ә бу атнада "Лесхоз картлар һәм инвалидлар интернат-йортында" КВНда катнаштык. Бер команда бабайлар һәм әбиләрдән торса, икенче командада малайлар һәм кызлар көч сынашты. Ике команда да бик актив булды, шулай да балалар балларны күбрәк җыйды. КВН ахырында ЮХИДИ хезмәткәре Насибуллин Илнур Дамирович балаларга юл йөрү кагыйдәләрен өйрәнүдә уңышлар теләп, җиңү белән котлап китаплар һәм " яктылык кайтаручы смайликлар" бүләк итте.
-
Юлда булсаң, бул өлгер, юл кагыйдәсен син бел! 04.04.2017

Бүген кечкенәләр һәм уртанчылар төркеме балалары белән танып-белү шөгылендә, светофор белән таныштык. Юл билгеләрен, юл йөрү кагыйдәләрен өйрәндек.
-
Рәсем күргәзмәсе 03.04.2017

Районкүләм уздырыла торган "Я за мир на дорогах" дип аталучы рәсем күргәзмәсендә балалар да, әти-әниләр дә зур кызыксыну белән катнашты.
-
День птиц в старшей группе. 01.04.2017

Берегите эти земли, этих птиц!!!
Даже малую былиночку любя,
Берегите всех зверей в природе,
Берегите птиц, как себя!!!
Родители Старшей группы Хусаинов Ильнур и Хазиахметов Рустем изготовили скворечник и кормушку для птиц ко Дню птиц 1 апреля. Спасибо вам огромное ребята!!!











