МБОУ "Кильдебякская средняя общеобразовательная школа Сабинского муниципального района Республики Татарстан"
Визитная карточка
| Адрес: | с.Кильдебяк, ул.Школьная 22 |
| Телефон: | +7(843)-624-55-25 |
| E-Mail: | Kildebek.Saba@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Кильдебякская СОШ" |
| Руководитель: | Мавлитов Нияз Миннахматович |
| Год основания учреждения: | 1968 |
| У нас учатся: | 126 учеников, из них иностранных граждан 6 |
| У нас учат: | 22 |
МБОУ "Кильдебякская средняя общеобразовательная школа Сабинского муниципального района Республики Татарстан" - новости
Страницы: << ( 211 ) 212 213 214 215 216 217 218 219 220 >>
-
Открытие недели иностранных языков 30.01.2012

Каждый год последняя неделя января объявляется "неделей иностранных языков" . Сегодня прошло открытие. Каждый входящий в школу должен был сказать слова на французском и на английском языках. Открыта выставка творческих работ учащихся. Проводятся конкурсы, викторины.
-
"Алтын балык" конкурсының район этабы нәтиҗәләре 27.01.2012

Безенең укучыларыбыз "Алтын балык" республика конкурсына эшләр тапшырганнар иде. Район этабы нәтиҗәләре буенча 6 сыйныфтан Хисматова Алинәнең эше 3 урынга (чигу), 8 сыйныф укучысы Вәлиева Сөмбелнең эше 2 урынга лаек булдылар (сәйлән белән эш) Котлыйбыз!
-
Тылсымлы китаплар язучы апа 26.01.2012

Бүген балалар язучысы, шагыйрә Әминә Бикчәнтәева тууына 99 ел. Шул уңайдан башлангыч сыйныф укучылары өчен китапханәдә авторның шигырьләрен, хикәяләрен кычкырып уку булды. Оештыручы- Каюмова Г.С.
-
Бүләк иясен тапты. 26.01.2012

Яңа уку елы башында укучылар арасында рейтинг системасы кертелгән иде. Беренче яртыеллык нәтиҗәләре буенча класслар арасында 5 сыйныф җиңүче дип табылган иде. Алар бүген сыйныф җитәкчеләре (Латипова Р.А.) белән бергә "Нарат" боз сараена ял итәргә бардылар. Бу экскурсия- мәктәп директоры Р.Ф. Якубовның аларга бүләге.
-
Апас районыннан кунаклар 24.01.2012

Мәктәбебездә кунаклар еш була. Бүген Саба районына танышу һәм тәҗрибә уртаклашу максатыннан килгән кунаклар безнең мәктәп белән дә танышып киттеләр.
-
"Алтын балык" конкурсына әзерлек 24.01.2012

Безнең мәктәптә төрле конкурсларда укучылар бик теләп катнаша, чөнки уңган, тырыш укучыларыбыз бик күп. Узган көннәрдә "Алтын балык" республика конкурсына төрле эшләр кабул ителде һәм иң матур дип табылганнары республика этабына тәкъдим ителде. Вәлиева С.(8 КЛ.), Латипов Р. (9 КЛ.), Хисматова А. (6 КЛ.) бик матур эшләр тапшырдылар (җитәкчеләре Латипова А.М.)
-
Түгәрәк өстәл 18.01.2012

Бүген укучылар өчен "Сәламәт булыйм дисән..." дип аталган түгәрәк өстәл артында сөйләшү узды. (педагог-оештыручы Хөснетдинова Г.Г.) Укучылар витаминнар турында, спорт белән шөгыльләнү, дөрес туклану, көндәлек режим турында сөйләштеләр, фикер алыштылар һәм яңалыклар белделәр.
-
Китапханәдә чара 18.01.2012

Бүген башлангыч сыйныф укучылары өчен китапханәдә чара узды. Укучылар "Балаларның якын дусты"дип аталган, Рафис Корбанга багышланган китап күргәзмәсе белән таныштылар һәм язучының шигырьләрен кычкырып укыдылар. Оештыручы- Каюмова Г.С.
-
Чаңгы сезоны ачылды 17.01.2012

Мәктәптә 2012 чаңгы сезоны ачылды. График нигезендә, дәресләрдән соң һәр класс чаңгыда йөри. Бүген 11 сыйныф һәм 8 сыйныф укучылары трасса ясап сезонны ача.
-
3 чирек башланды 16.01.2012

Каникуллар артта калды. Иң озын уку чиреге башланды. Алда күп җаваплы эшләр көтә. Барыгызга да нык сәламәтлек, тырышлык, сабырлык һәм уңышлар телибез!













