Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение - «Изминский детский сад «Саф чишмэ» Сабинского муниципального района Республики Татарстан»
Визитная карточка
| Адрес: | 422052, Республика Татарстан, Сабинский муниципальный район, с. Измя, улица Школьная, дом 9 |
| Телефон: | +7(843)-624-91-15 |
| E-Mail: | DsadSaf.Sab@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ - Изминский детский сад "Саф чишмэ" |
| Руководитель: | Гошина Олеся Викторовна |
| Год основания учреждения: | 1998 |
| У нас учатся: | 45 |
| У нас учат: | 4 |
Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение - «Изминский детский сад «Саф чишмэ» Сабинского муниципального района Республики Татарстан» - новости
Страницы: << 61 62 63 64 65 66 67 ( 68 ) 69 70 >>
-
Юл йөрү кагыйдәләрен өйрәнеп 07.12.2020
Безнең Эзмә “Саф чишмә” балалар бакчасында юл йөрү кагыйдәләрен өйрәнү буенча системалы рәвештә эшләр алып барыла. Бүген дә бакчабызда “Юл хәрәкәте иминлеге” дәүләт бюджет оешмасының Саба бүлеге җитәкчесе Ягафарова Г.Н. катнашында Юл йөрү кагыйдәләрен өйрәнү көне билгеләп үтелде. Тәрбиячеләребез юл йөрү кагыйдәләрен өйрәтү максаты белән шөгыльләр үткәрделәр. Кечкенәләр төркемендә “Юл йөрү кагыйдәләрен өйрәнәбез” исемле әкият курсәттеләр. Ә зурлар төркемендә тәрбияләнүче балалар Куянга юл йөрү кагыйдәләрен өйрәнергә булыштылар. Әлеге чарада катнашучыларга зур рәхмәтлебез. Балаларга бирелгән бүләкләр, юл йөрү кагыйдәләрен алга таба өйрәнергә стимул булып торыр. -
Юл йөрү кагыйдәләрен өйрәнеп 07.12.2020

В нашем Изминском детском саду “Саф чишмэ” ведется систематическая работа по обучению детей правилам дорожного движения. Сегодня в детском саду состоялся традиционный День ПДД с участием начальника Сабинского отдела профилактики ТУ в г. Казани ГБУ «Безопасность дорожного движения» Ягафаровой Г.Н., в ходе которого воспитатели провели образовательную деятельность по изучению правил безопасного проведения на дорогах. Младшая группа показала дорожную сказку «Изучаем ПДД». А воспитанники старшей группы помогли Зайке изучать ПДД. Благодарим всех участников проекта за активность и желание донести до детей правила дорожного движения. Подарки, которые получили дети, послужат дальнейшим стимулом для активной работы в изучении ПДД.
-
Чыршы бизәү 04.12.2020

Кунак булып яшел чыршы килгән безгә.
Ул ямь өстәп тора безнең бүлмәбезгә.
Кечкенәләр төркеменә йөрүче балалар бүген әвәләү эәчәнлегендә пластилиннан чыршы уенчыклары ясап, чыршы бизәделәр.
-
Чыршы бизәү 04.12.2020

А у нашей елочки,
Зеленые иголочки,
Красивые игрушки,
Шарики, хлопушки. -
Су һәм кар 30.11.2020

Кечкенәләр төркеменә йөрүче балалар бүген су һәм кар белән тәҗрибәләр үткәрделәр. Җирдәге су өч халәттә булуын ачыкларга тырыштылар.Җир йөзендә иң күбе − сыек су, шактый ук аз күләмдә − каты су (боз, кар) һәм газсыман(су пары). Җирдә бер дә су булмаган урын юк, хәттә иң коры чүлдә дә һавада һәрвакытта су парлары була икән. Балалар тәрбияче апалары белән карның, чыннан да, җылыткач, су икәнлеген тәҗрибә нигезендә ачыкладылар.
-
Әниемнең җылы кочагы 26.11.2020
26 ноябрь көнне бакчабызның кечкенәләр төркемендә Әниләр көне уңаеннан “Әнием – кадерлем” исемле бәйрәм иртәсе булды. Тәрбиячеләр Галимуллина А.Ш. һәм Мирзина Э.М. балалар белән бергәләп шигырьләр, ә музыка җитәкчесе Фаваризава Р.Т. белән берлектә җырлар, биюләр өйрәнделәр. Әниләре өчен балалар бүләкләр ясадылар. Бәйрәм иртәсе бик матур һәм күңелле үтте. Балалар үзләренең биюләре, җырлары аша әниләренә җылы хисләрен бүләк иттеләр. -
Әнием - кадерлем 25.11.2020

Иң кадерле кешем җирдә
Ул син, газиз әнием.
Гел изгелекләр бөркелә
Бары синнән, әнием!
Әниемнең җылы назын
Һәрвакытта тоябыз.
Гел шулай булсын иде дип,
Бәхет теләп калабыз.
25 ноябрь көнне Эзмә “Саф чишмә” балалар бакчасының зурлар төркемендә Әниләр көне “Әнием – кадерлем” исемле бәйрәм булды. Бәйрәмгә әзерлек күптән башланды. Тәрбиячеләр Миннебаева Г.В. һәм Шайдуллина И.Р. балалар белән бергәләп шигырьләр өйрәнделәр, әңгәмәләр үткәрделәр, музыка җитәкчесе Фаваризава Р.Т. белән берлектә җырлар, биюләр өйрәнделәр. Яраткан әниләре өчен үз куллары белән бүләкләр ясадылар. Бәйрәм иртәсенә балалар бик матур киенеп, сөенешеп килделәр. Балалар үзләренең сөйләгән шигырьләре, биюләре, җырлары аша әниләренә игелекле сүзләрен һәм назларын бүләк иттеләр.
-
"Энием - кадерлем" рәсем конкурсы 24.11.2020

Балалар үз куллары белән Әниләр көненә рәсемнәр ясадылар.
-
"Әнием - кадерлем" рәсем конкурсы 24.11.2020

-
Математика эшчәнлеге 23.11.2020

Зурлар төркеменә йөрүче балалар математика эшчәнлегендә алда торган санны бергә кушып, аннан соң килгән саннан берне алып, 1дән 10га кадәр саннарның төзелешен билгелиләр; тәүлек вакытын, ай исемнәрен, атнадагы көннәрнең, ел фасылларының эзлеклелеген өйрәнәләр, алда үтелгән материалны, конкрет алымнар белән күрсәтеп бирә алырга өйрәнәләр; квадратны дүрткә бөкләп, өчпочмаклар чыгару, алардан предметлар төзергә өйрәнәләр.






