Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение - «Изминский детский сад «Саф чишмэ» Сабинского муниципального района Республики Татарстан»
Визитная карточка
| Адрес: | 422052, Республика Татарстан, Сабинский муниципальный район, с. Измя, улица Школьная, дом 9 |
| Телефон: | +7(843)-624-91-15 |
| E-Mail: | DsadSaf.Sab@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ - Изминский детский сад "Саф чишмэ" |
| Руководитель: | Гошина Олеся Викторовна |
| Год основания учреждения: | 1998 |
| У нас учатся: | 44 |
| У нас учат: | 4 |
Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение - «Изминский детский сад «Саф чишмэ» Сабинского муниципального района Республики Татарстан» - новости
Страницы: << 61 62 63 ( 64 ) 65 66 67 68 69 70 >>
-
Әниемнең җылы кочагы 26.11.2020
26 ноябрь көнне бакчабызның кечкенәләр төркемендә Әниләр көне уңаеннан “Әнием – кадерлем” исемле бәйрәм иртәсе булды. Тәрбиячеләр Галимуллина А.Ш. һәм Мирзина Э.М. балалар белән бергәләп шигырьләр, ә музыка җитәкчесе Фаваризава Р.Т. белән берлектә җырлар, биюләр өйрәнделәр. Әниләре өчен балалар бүләкләр ясадылар. Бәйрәм иртәсе бик матур һәм күңелле үтте. Балалар үзләренең биюләре, җырлары аша әниләренә җылы хисләрен бүләк иттеләр. -
Әнием - кадерлем 25.11.2020

Иң кадерле кешем җирдә
Ул син, газиз әнием.
Гел изгелекләр бөркелә
Бары синнән, әнием!
Әниемнең җылы назын
Һәрвакытта тоябыз.
Гел шулай булсын иде дип,
Бәхет теләп калабыз.
25 ноябрь көнне Эзмә “Саф чишмә” балалар бакчасының зурлар төркемендә Әниләр көне “Әнием – кадерлем” исемле бәйрәм булды. Бәйрәмгә әзерлек күптән башланды. Тәрбиячеләр Миннебаева Г.В. һәм Шайдуллина И.Р. балалар белән бергәләп шигырьләр өйрәнделәр, әңгәмәләр үткәрделәр, музыка җитәкчесе Фаваризава Р.Т. белән берлектә җырлар, биюләр өйрәнделәр. Яраткан әниләре өчен үз куллары белән бүләкләр ясадылар. Бәйрәм иртәсенә балалар бик матур киенеп, сөенешеп килделәр. Балалар үзләренең сөйләгән шигырьләре, биюләре, җырлары аша әниләренә игелекле сүзләрен һәм назларын бүләк иттеләр.
-
"Энием - кадерлем" рәсем конкурсы 24.11.2020

Балалар үз куллары белән Әниләр көненә рәсемнәр ясадылар.
-
"Әнием - кадерлем" рәсем конкурсы 24.11.2020

-
Математика эшчәнлеге 23.11.2020

Зурлар төркеменә йөрүче балалар математика эшчәнлегендә алда торган санны бергә кушып, аннан соң килгән саннан берне алып, 1дән 10га кадәр саннарның төзелешен билгелиләр; тәүлек вакытын, ай исемнәрен, атнадагы көннәрнең, ел фасылларының эзлеклелеген өйрәнәләр, алда үтелгән материалны, конкрет алымнар белән күрсәтеп бирә алырга өйрәнәләр; квадратны дүрткә бөкләп, өчпочмаклар чыгару, алардан предметлар төзергә өйрәнәләр.
-
Әниемә бүләгем 18.11.2020

Бул бәхетле, бул сәламәт әнием,
Менә сиңа бәйрәм бүләгем.
Чәчәкләрнең иң-иң матурларын
Сиңа гына әнием бирәмен.
Кечкенәләр төркеменә йөрүче балалар бүген Әниләр көне уңаеннан әниләренә бүләкләр ясадылар.
-
Светофорның утлары яна 17.11.2020

Багананың өч күзе,
Өч күзендә өч сүзе:
Берсе аның-кызыл күз,
Икенчесе – сары күз,
Өченчесе-яшел күз.
Урамнарны күзәтеп,
Ваемсызны кисәтеп,
Чатта тора светофор,
Сакта тора светофор!
Зурлар төркеменә йөрүче балалар юл йөрү кагыйдәләрен искә төшереп, кисеп-ябыштыру эшчәнлегендә светофорлар ясадылар.
-
Секреты правильного питания! 09.11.2020

Чтобы ребенок хорошо рос и развивался, прежде всего, ему необходимо здоровое и правильное питание. Питание ребенка должно соответствовать его возрасту, быть сбалансированным и обеспечивать достаточное количество энергии.Не менее важно с раннего возраста привить любовь к здоровому питанию, объяснить важность правильного питания для общего состояния организма, ведь гораздо проще изначально начать питания правильно, чем потом, переучиваться. Правильное питание - залог здоровья для детей! Уважаемые родители, с более подробной информацией вы можете ознакомиться в разделе "Информационная безопасность" - "Родителям".
-
6 ноябрь - Татарстан Республикасы Конституциясе көне 07.11.2020

Безнең дәүләт төзелешен илебезнең Төп Законы – Конституция билгели. Хәзер гамәлдә булган Конституция 1993 елның 12 декабрендә кабул ителде. ”Конституция” латинчадан тәрҗемә иткәндә ―”төзелеш, карар” дигән мәгънәне аңлата. Законнар – илдә яшәүчелҽрнең барысы өчен дә мәҗбүри кагыйдәләр. Конституция Төп Закон дип атала, ә бу башка законнар аңа каршы килергә тиеш түгел дигән сүз.
Татарстан- минем республикам-
Россиянең матур җирендә.
Халкым аңа үзе исем кушкан
Бәхет теләп гомер- гомергә.
Нинди матур саф һавалы
Нинди күркәм безнең ягыбыз!
Кайда бар соң бездәгедәй язлар?
Гүзәл дә соң туган илебез.
-
4 ноябрь - Бердәмлек көне 03.11.2020

4 ноябрь – Бердәмлек көне. “Бердәмлек “ төшенчәсе туплану, берләштерү мәгънәсенә ия. Элек – электән безнең татар халкына хас сыйфат бу. Нәкъ менә бердәмлек, татулык күп кенә авырлыкларны җиңеп чыгарга, дошманнарны җиңәргә мөмкинлек биргән.Нәкъ менә шушы бердәмлек безнең илебезнең тынычлыгына, мөстәкыйльлегенә китергән.
Татар иле – Татарстан,
Син яңадан калыктың.
Син рухы, көче, намусы,
Татар дигән халыкның.






