Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение - «Изминский детский сад «Саф чишмэ» Сабинского муниципального района Республики Татарстан»
Визитная карточка
| Адрес: | 422052, Республика Татарстан, Сабинский муниципальный район, с. Измя, улица Школьная, дом 9 |
| Телефон: | +7(843)-624-91-15 |
| E-Mail: | DsadSaf.Sab@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ - Изминский детский сад "Саф чишмэ" |
| Руководитель: | Гошина Олеся Викторовна |
| Год основания учреждения: | 1998 |
| У нас учатся: | 45 |
| У нас учат: | 4 |
Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение - «Изминский детский сад «Саф чишмэ» Сабинского муниципального района Республики Татарстан» - новости
Страницы: << 41 42 43 44 45 46 47 48 ( 49 ) 50 >>
-
Шәҗәрә - нәселем тарихы 10.03.2022

Ата-бабаларыбызның гаҗәеп бай акыл хәзинәсе, мең еллар буенча тупланып һәм камилләшеп килгән милли гореф-гадәтләре, йолалары, гаилә, әдәп, әхлак, тәртип, тәрбия кануннары бүгенге көн өчен дә әһәмиятен югалтмый һәм киләчәктә дә югалтмаячак. Кешеләр дөньяга килгән һәм киткән, киләчәк һәм китәчәк. Алар калдырган энҗедәй кыйммәтле сүзләр һаман да яши, һаман да безне дулкынландыра. Шулай итеп, буыннар бәйләнеше дәвам итә. Ата-бабаларыбызның туган җирендә яшәвенә, нәселне дәвам иттерүче булуына халык шәҗәрә аркылы инанган. “Җиде бабаңны белү фарыз”, “Олыларны олылау, туган–тумачаңны, нәсел-нәсәбеңне белү фарыз”, - дигәннәр бабаларыбыз. Боларны белмичә, туган җиреңнең, илеңнең, нәселеңнең үткәнен, халкыңның тарихын белеп булмый. Шуңа күрә нәсел шәҗәрәсен өйрәнү һәм терки бару, туган җиреңнең, халкыңның тарихын белү зарури. Һәр әби-бабай һәм ата-ана үз баласына ике якның да нәсел шәҗәрәсендәге бабаларның тормышы, эш-гамәлләре турында сөйләп, өлкәннәргә хөрмәт тәрбияләргә, гадәт-йолаларны балаларына тапшырырга тиеш. Шул уңайдан, бакчабызга йөрүче балаларның да нәсел агачлары белән таныштык.
-
Озын толымлы кызларыбыз 07.03.2022

Татар кызлары элек-электән чибәрлекләре, тыйнак, уңган, озын толымлы булулары белән дан тотканнар. Нинди генә җырлар җырламаган озын толымлы кызлар турында. Озын толымлы кызлар элек тә, хәзер дә игътибарга hәм ихтирамга лаек. Андый кызлар безнең бакчабызда да бар. Бакчабызда узган “Озын толым” бәйгесе күңелләребездә якты, матур хисләр калдырды.
-
Әбием кадерлем. 05.03.2022

Кадерле әниләребез,
Чал чәчле әбиләребез,
Бәйрәм белән котлый бүген
Сезне ул һәм кызларыгыз.
-
"Әбием кадерлем" 04.03.2022

Зурлар төркеме "Әбием кадерлем" дигән кичә үткәрде.
-
Татар милли ашлары 25.02.2022

Быел да милли ашларны балалар белән берлектә әти-әниләре өйләрендә пешерделәр. Фото, видеолары белән бүлештеләр.
-
"Самолёты" 25.02.2022

Самолет летит красиво
В небе белой ленточкой,
Словно чертит мелом в синем,
Маленькая девочка. -
"Әтием-терәгем!" 22.02.2022

Бүген бәйрәм конендә,
Әтиләрне котлыйбыз.
Бәхет,шатлык,сәламәтлек
Һәммәгезгә телибез!
-
Алар солдат булганнар 22.02.2022

23 Февраль - Ватанны саклаучылар көне уңаеннан зурлар төркеменә йөрүче балалар әтиләрен оригиналь формада котладылар.
-
21 февраль - Халыкара туган телләр көне 21.02.2022

Туган оясыннан аерылган кош
Канатына мәңге ял тапмый.
Туган телен яратмаган кеше.
Башкаларның телен яратмый.
Халкым теле миңа – хаклык теле.
Аннан башка минем телем юк.
Илен сөймәс кенә телен сөймәс,
Иле юкның гына теле юк.
Халыкара туган тел көнен билгеләп үтү инициативасы белән, бакчабызга йөрүче балаларның берничәсе туган тел турында шигырьләр ятлап, Саба радиосы "Дулкын"ында чыгыш ясадылар. Әлеге чара трациягә дә керсә, бик яхшы булыр иде.
-
Туган телем - иркә гөлем 21.02.2022

21 февраль – Халыкара туган тел көне. Дөньяда җиде меңгә якын тел бар. Шуларның сиксән өче киң таралган. Ә өч йөз сиксән өч тел бөтенләй юкка чыгарга мөмкин. Татар теле – ЮНЕСКО тарафыннан бөтендөнья халыкара аралашу теле дип саналган 14 телнең берсе. Бу – туган телебез белән горурланырлык мөһим фактор. Ел саен Туган тел көне бакчабызда зурлап билгеләп үтелә.






