Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение - «Изминский детский сад «Саф чишмэ» Сабинского муниципального района Республики Татарстан»
Визитная карточка
| Адрес: | 422052, Республика Татарстан, Сабинский муниципальный район, с. Измя, улица Школьная, дом 9 |
| Телефон: | +7(843)-624-91-15 |
| E-Mail: | DsadSaf.Sab@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ - Изминский детский сад "Саф чишмэ" |
| Руководитель: | Гошина Олеся Викторовна |
| Год основания учреждения: | 1998 |
| У нас учатся: | 44 |
| У нас учат: | 4 |
Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение - «Изминский детский сад «Саф чишмэ» Сабинского муниципального района Республики Татарстан» - новости
Страницы: << 41 42 43 ( 44 ) 45 46 47 48 49 50 >>
-
Тәрбиячеләрнең район семинары 23.03.2022

2022 нче елның 23 нче мартында Эзмә балалар бакчасында «Мәктәпкәчә яшьтәге балаларның функциональ грамоталылыгын оештыруның актив формалары һәм методлары» дигән темага мәктәпкәчә яшьтәге балаларның функциональ грамоталылыгын үстерү мәсьәләләрендә мәктәпкәчә белем бирү педагогларының һөнәри компетенцияләрен күтәрү максатыннан район семинары булып узды. Семинарда катнашучылар кечкенәләр төркемендә “Яз килә” темасына рәсем буенча эшчәнлек карадылар (тәрбияче Мирзина Э.М.). Зурлар төркеменә йөрүче балалар “Нәрсә ул акча?” темасына сөйләм телен үстерү эшчәнлеге буенча интеграцияләнгән чара күрсәттеләр (тәрбияче Шайдуллина И.Р.). Бергәләп тәрбиячеләр өчен мөһим мәсьәләләр буенча фикерләр алыштылар. Семинарга анализ ясау барышында тәрбиячеләр әлеге мәсьәлә мәктәпкәчә яшьтәге балалар өчен актуаль дигән нәтиҗәгә килделәр.
-
Районный семинар педагогов 23.03.2022

23 марта 2022 г. в нашем Изминском детском саду состоялся районный семинар для педагогов ДОО на тему «Активные формы и методы организации функциональной грамотности детей дошкольного возраста» с целью повышения уровня профессиональных компетенций педагогов ДОУ в вопросах развития предпосылок функциональной грамотности у детей дошкольного возраста. Участники семинара посмотрели занятие по рисованию в младшей группе на тему «Наступает весна» (воспитатель Мирзина Э.М.). Дети старшей группы показали интегрированное мероприятие по развитию речи на тему «Что такое деньги?» (Воспитатель Шайдуллина И.Р.) Совместно были обсуждены важные для воспитателей вопросы. В ходе анализа семинара воспитатели пришли к выводу, что данная задача актуальна для детей дошкольного возраста.
-
Су һәм аның үзлекләре 16.03.2022

Кечкенәләр төркемендә балаларга суныӊ кеше тормышында әһәмиятле роль уйнавын күрсәтү, суга сакчыл караш тәрбияләү, суныӊ кайбер үзлекләре белән таныштыру: үтә күренмәле, иссез, төссез, тәмсез булуын күрсәтү; суныӊ агу үзлеген, суда һава булуны тәҗрибәләрләр ясау белән аңлатылды
-
"Чәчәк орлыгы чәчү" 12.03.2022

Зурлар төркемендә кызлар белән чәчәк орлыклары чәчтек.
-
Капельки весны 11.03.2022

Висит за окошком
Кулек ледяной.
Он полон капели
И пахнет весной.
-
Шәҗәрә - нәселем тарихы 10.03.2022

Ата-бабаларыбызның гаҗәеп бай акыл хәзинәсе, мең еллар буенча тупланып һәм камилләшеп килгән милли гореф-гадәтләре, йолалары, гаилә, әдәп, әхлак, тәртип, тәрбия кануннары бүгенге көн өчен дә әһәмиятен югалтмый һәм киләчәктә дә югалтмаячак. Кешеләр дөньяга килгән һәм киткән, киләчәк һәм китәчәк. Алар калдырган энҗедәй кыйммәтле сүзләр һаман да яши, һаман да безне дулкынландыра. Шулай итеп, буыннар бәйләнеше дәвам итә. Ата-бабаларыбызның туган җирендә яшәвенә, нәселне дәвам иттерүче булуына халык шәҗәрә аркылы инанган. “Җиде бабаңны белү фарыз”, “Олыларны олылау, туган–тумачаңны, нәсел-нәсәбеңне белү фарыз”, - дигәннәр бабаларыбыз. Боларны белмичә, туган җиреңнең, илеңнең, нәселеңнең үткәнен, халкыңның тарихын белеп булмый. Шуңа күрә нәсел шәҗәрәсен өйрәнү һәм терки бару, туган җиреңнең, халкыңның тарихын белү зарури. Һәр әби-бабай һәм ата-ана үз баласына ике якның да нәсел шәҗәрәсендәге бабаларның тормышы, эш-гамәлләре турында сөйләп, өлкәннәргә хөрмәт тәрбияләргә, гадәт-йолаларны балаларына тапшырырга тиеш. Шул уңайдан, бакчабызга йөрүче балаларның да нәсел агачлары белән таныштык.
-
Озын толымлы кызларыбыз 07.03.2022

Татар кызлары элек-электән чибәрлекләре, тыйнак, уңган, озын толымлы булулары белән дан тотканнар. Нинди генә җырлар җырламаган озын толымлы кызлар турында. Озын толымлы кызлар элек тә, хәзер дә игътибарга hәм ихтирамга лаек. Андый кызлар безнең бакчабызда да бар. Бакчабызда узган “Озын толым” бәйгесе күңелләребездә якты, матур хисләр калдырды.
-
Әбием кадерлем. 05.03.2022

Кадерле әниләребез,
Чал чәчле әбиләребез,
Бәйрәм белән котлый бүген
Сезне ул һәм кызларыгыз.
-
"Әбием кадерлем" 04.03.2022

Зурлар төркеме "Әбием кадерлем" дигән кичә үткәрде.
-
Татар милли ашлары 25.02.2022

Быел да милли ашларны балалар белән берлектә әти-әниләре өйләрендә пешерделәр. Фото, видеолары белән бүлештеләр.






