Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение - «Изминский детский сад «Саф чишмэ» Сабинского муниципального района Республики Татарстан»
Визитная карточка
| Адрес: | 422052, Республика Татарстан, Сабинский муниципальный район, с. Измя, улица Школьная, дом 9 |
| Телефон: | +7(843)-624-91-15 |
| E-Mail: | DsadSaf.Sab@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ - Изминский детский сад "Саф чишмэ" |
| Руководитель: | Гошина Олеся Викторовна |
| Год основания учреждения: | 1998 |
| У нас учатся: | 44 |
| У нас учат: | 4 |
Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение - «Изминский детский сад «Саф чишмэ» Сабинского муниципального района Республики Татарстан» - новости
Страницы: << 41 42 ( 43 ) 44 45 46 47 48 49 50 >>
-
Минем хыялдагы ракетам 08.04.2022

Балалар белән космос турында сөйләштек, аларның хыялдагы ракеталарын ясадык.
-
Биючегә сүз әйтмәгез, бии-бии остара 08.04.2022

Якын дуслар җыйналганнар
Ял итәр өчен бүген.
Иң матур биюләрне
Биеми мөмкин түгел!
Бие, әйдә биегез!
Һәммәсе таң калсыннар.
Эзмә балалары диеп,
Сокланып карасыннар!
Бакчабызда бию конкурсын да оештырдык. Балалар бик теләп әлеге чарада катнаштылар.
-
Беренче уңыш 04.04.2022

Кечкенәләр төркеме балалары белән тәрәзә төбенә суган утыртып аның үсүен күзәттек.Шулай ук суганның файдасы турында әңгәмәләр үткәрдек.Үзебез үстергән уңыштан авыз иттек.
-
"Кар бабай" 02.04.2022

"Кар бабай" ясадык әле.
-
Транспорт төрләре белән танышу 01.04.2022

Балаларны транспорт төрләре белән таныштыру: суда, коры җирдә, һавада, тимер юлда йөри торган транспортларны аера, танып исемен әйтә белергә өйрәтү, юл өлешләрен ныгыту,сүзлек байлыгын арттыру,
-
Светофор утлары 01.04.2022

Юл йөрү кагыйдәләрен өйрәнү буенча алган белемнәрен ныгыту, кагыйдәләрне төгәл үтәүләренә ирешү,светофор функциясе һәм аның төсләре турында алган белемнәрен кабатлау, урамда үз-үзеңне тоту күнекмәләрен бирү, җитезлек,тапкырлык, бер-береңне тыңлый белү , бердәмлек хисе тәрбияләү максатыннан,кечкенәләр төркемендә квест уен үткәрелде.
-
Нәүрүз мөбарәк булсын! 31.03.2022

Нәүрүз килә, Нәүрүз килә
Нәүрүзне зурлыйк әле.
Гөрләвекләр челтерәвенә
Кушылып җырлыйк әле.
Нәүрүз килә, Нәүрүз килә
Илләр, көннәр ямьләнә.
Беогәләшеп биергә дип,
Куллар кулга бәйләнә.
Нәүрүз килә, Нәүрүз килә
Күктән нурлар сибелә.
Туган илем, туган җирем
Язны күреп сөенә.
-
Кошлар - безнең дусларыбыз 30.03.2022

Ямьле яз җитүгә, җылы яктан кошлар кайта башлый. Безнең балалар кошларны каршыларга әзерләнә. Әтиләре белән сыерчык оялары ясыйлар, матур итеп татар телендә шигырьләр, җырлар өйрәнәләр. Ел саен урамда, мәдәният йорты белән берлектә, “Карга боткасы” бәйрәме дә гөрләп үтә. Ә бакчабызда кошларга багышланган төрле викториналар, чаралар үткәрелә. Балалар кош исемнәрен өйрәнәләр, уеннар уйныйлар.
-
«Собери пазл» - дорожный знак» 28.03.2022

С целью закрепления и систематизирования представления детей о знаках дорожного движения, их назначении, в подборе подходящих по форме и цвету фрагментов рисунка дорожного знака и складывании их в целое изображение, развивать память, связную речь, логическое мышление, пространственную ориентировку, внимание, мелкую моторику рук в режимных моментах собираем пазл.
-
Туган телем - иркә гөлем (очрашу кичәсе) 25.03.2022

Милләтемнең күңел җәүһәрләрен
Тутык алмас, ут, су, җил алмас.
Җир йөзендә таулар югалса да,
Татар үлмәс, татар югалмас.
Буыннан буынга асыл хәзинә итеп тапшырыла торган, заман җилләре дә ала алмаган, кешелек тарихы өчен бик кадерле булган кыйммәтләр бар. Юк, асылташлар түгел алар. Бәясен берни белән дә үлчәп булмый торган, еллар үткән саен кыйммәте арта гына барган бу кыйммәт- әдәби хәзинә дип атала. Бу хәзинәне, үзенең иҗатын туган халкына бүләк иткән, мәңгелек мирас итеп калдырган хөрмәтле язучыбыз, Эзмә авылы кызы Гөлсинә апа Галимуллина белән бакчабызда очрашу булды. Әлеге җылы очрашу һәрберебезнең күңелендә якты истәлек булып сакланыр дип ышанабыз.






