Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Изминская средняя общеобразовательная школа Сабинского муниципального района Республики Татарстан"
Визитная карточка
| Адрес: | 422052, Республика Татарстан, Сабинский район, с. Измя, ул. Школьная, д. 5 |
| Телефон: | +7(843)-624-91-75;+7(843)-624-91-95 |
| E-Mail: | Izma.Saba@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Изминская СОШ" |
| Руководитель: | Гибадуллин Зульфат Фоатович |
| Год основания учреждения: | 1984 |
| У нас учатся: | 248 |
| У нас учат: | 30 |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Изминская средняя общеобразовательная школа Сабинского муниципального района Республики Татарстан" - новости
Страницы: << 71 72 73 74 75 76 ( 77 ) 78 79 80 >>
-
Чаңгы сезонын ябу 31.03.2019

Район күләмендә үткәрелгән чаңгы сезонын ябу ярышларында 9нчы сыйныф укучысы Галиев Салават 1нче, 5б сыйныф укучысы Галимҗанов Ришат 3нче урынга лаек булды.
-
Күңелле каникуллар 28.03.2019

4чне һәм 7нче сыйныф укучылары бүген "Сабантуй" спорт комплексында һәм Лесхоз бистәсендә "Нарат" боз сараенда, ә 8нче сыйныф укучылары Саба аграр көллиятендә экскурсиядә булдылар.
-
Ярминкә 22.03.2019

Бүген Нәүрүз бәйрәмендә укучыларыбыз һәм әти-әниләр көче белән ярминкә оештырылды. Һәрбер укучыбызга аларның әти-әниләренә зур рәхмәтебезне белдерәбез.
-
Нәүрүз бәйрәме 22.03.2019

Нәүрүз килә, Нәүрүз килә,
Күктән нурлар сибелә.
Туган илем, туган җирем
Язны күреп сөенә.
Бүген Эзмә мәдәният йортында укучыларыбыз белән Нәүрүз бәйрәме үткәрелде.
-
20.03.2019

Эзмә ФАП фельдшеры Шәйхетдинова Г.Ш. 7-11нче сыйныф кызлары белән профилактик әңгәмә үткәрде, анкета сорауларына җаваплар алды.
-
Китап белән күз ачыла 15.03.2019

Иләбәр авыл китапханәчесе Галиева В.Ш. 1нче сыйныф укучылары өчен "Китап белән күзачыла" дип исемләнгән библиографик дәрес үткәрде.
-
Бәйрәм белән! 07.03.2019

Бүген мәктәбебездә бәйрәм уңаеннан укучылар көче белән әзерләнгән концерт күрсәтелде.
-
Котлыйбыз! 01.03.2019

Мәгариф хезмәткәрләре арасында үткәрелгән спартакиадада мәктәбебез командасы 2нче урынга лаек булды. Чын күңелдән котлыйбыз!
-
Әдәби марафон 01.03.2019

VI Россиякүләм #әдәбимарафон татарча китап укучылар онлайн марафонында катнашкан һәм 21 көн буе татар телендә әдәби әсәрләр укып, вконтакте социаль челтәре битләрендә шул әсәрләрдән өзекләр урнаштырып барган мәктәбебез укучылары һәм укытучылары бүген Лаеш шәһәрендә үткәрелгән йомгаклау чарасында булды.
-
Стройда җыр белән бару конкурсы 28.02.2019

Хәрби-патриотик айлык кысаларында бүген стройда җыр белән бару конкурсы үткәрелде. Һәр сыйныф та әлеге чарага ныклы әзерлекле булуларын күрсәтте.







