Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Изминская средняя общеобразовательная школа Сабинского муниципального района Республики Татарстан"
Визитная карточка
| Адрес: | 422052, Республика Татарстан, Сабинский район, с. Измя, ул. Школьная, д. 5 |
| Телефон: | +7(843)-624-91-75;+7(843)-624-91-95 |
| E-Mail: | Izma.Saba@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Изминская СОШ" |
| Руководитель: | Гибадуллин Зульфат Фоатович |
| Год основания учреждения: | 1984 |
| У нас учатся: | 248 |
| У нас учат: | 30 |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Изминская средняя общеобразовательная школа Сабинского муниципального района Республики Татарстан" - новости
Страницы: << 71 72 73 74 ( 75 ) 76 77 78 79 80 >>
-
Лагерьда 3нче көн 03.06.2019

"Йолдызлар фабрикасы" дигән концертта укучыларыбыз үзләренең сәләтләрен күрсәтте. Әлеге концерт зур әзерлек белән оештырылды һәм үткәрелде.
-
Лагерьда 2нче көн 02.06.2019

Лагерьның бүгенге көне дә күңелле уеннар, бәйгеләр белән истә калды. Балалар белән "Һөнәрләр илендә" дип аталган викторина уздырылды, иң күп балл җыйган укучыларыбызга грамоталар тапшырылды, "Сәламәтлек үз кулымда" дигән темага проект эшләре эшләнде, төшке аштан соң спорт мәйданчыгында спорт уеннары оештырылды.
-
Лагерьда 1нче көн 01.06.2019

Бүген мәктәбебездә "Дуслык" ял һәм сәламәтләндерү (45 укучы), "Кырмыска" хезмәт һәм ял лагере (7 укучы) үз эшләрен башлап җибәрде. "Дуслык" лагерена йөрүче укучыларыбыз иртәнге аштан соң отрядларга бүленеп, исем, җыр сайладылар, отряд почмагы чыгардылар. Төшке аштан соң, Балаларны халыкара яклау көне уңаеннан, асфальтта рәсем ясау конкурсы уздырылды, хәрәкәтле уеннар уйналды.
-
ДЕТСКИЙ ТЕЛЕКАНАЛ НА ТАТАРСКОМ ЯЗЫКЕ "ШАЯН ТВ" 31.05.2019

Детский телеканал на татарском языке "ШАЯН ТВ"
Татар телендә балалар телеканалы "ШАЯН ТВ"
Ссылка: https://cloud.mail.ru/stock/W8BpvBPAYP3ZSu2Gj6uMJo3A
-
18нче май - музейлар көне 18.05.2019

Бүген 4нче һәм 7нче сыйныф укучылары сыйныф җитәкчеләре Хабибуллина Ф.Т., Зиганшина Н.С. белән Сатыш авылындагы мәдрәсәдә экскурсиядә булдылар.
-
11.05.2019

Һәрьяктан камил кешедә һичшиксез булырга тиешле сыйфатларның берсе – аның хезмәтне яратуы, хезмәт кешеләренә хөрмәт һәм теләсә кайсы өлкәдә эшләргә әзер булуы. Гаиләдә, мәктәп яны бакчасында кулдан килгәнчә эшләү – хезмәт тәрбиясе бирүнең бер ысулы ул. Без дә бүген укучыларыбыз ярдәме белән мәктәп бакчабызга кишер, чөгендер, чәчәкләр утырттык.
-
Бөек Җиңү көне белән! 08.05.2019

Кырык бишнең язы. Май аенда
Җиңү алып кайтты солдатлар.
Бәйрәм көне итеп билгеләнде,
Күтәрелде илдә флаглар.
Ул көннән инде күп еллар үтте,
Еракларда калды Җиңү таңы.
Ләкин беркем җуймый хәтердән,
Саклый исендә, онытмый аны.
-
04.05.2019

Мәктәбебез территориясен яшелләндерү, матурлау максатыннан, агач һәм куаклар утырту дәвам итә.
-
04.05.2019

"Экояз - 2019" кысаларында табигатькә мәхәббәт, сакчыл караш тәрбияләү максатыннан укучыларыбыз шигырьләр иҗат итте.
-
Чишмәләрне чистарту - изге эш 27.04.2019

"Экояз - 2019" кысаларында укучыларыбыз авыллардагы чишмә тирәләрен җыештырып, тәртипләп кайттылар.







