Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Изминская средняя общеобразовательная школа Сабинского муниципального района Республики Татарстан"
Визитная карточка
| Адрес: | 422052, Республика Татарстан, Сабинский район, с. Измя, ул. Школьная, д. 5 |
| Телефон: | +7(843)-624-91-75;+7(843)-624-91-95 |
| E-Mail: | Izma.Saba@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Изминская СОШ" |
| Руководитель: | Гибадуллин Зульфат Фоатович |
| Год основания учреждения: | 1984 |
| У нас учатся: | 248 |
| У нас учат: | 30 |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Изминская средняя общеобразовательная школа Сабинского муниципального района Республики Татарстан" - новости
Страницы: << 71 72 73 ( 74 ) 75 76 77 78 79 80 >>
-
Лагерьда 13нче көн 15.06.2019

"Наркотикларсыз тормыш" айлыгы кысаларында Эзмә ФАП фельдшеры Шәйхетдинова Г.Ш. укучыларыбыз белән профилактик әңгәмә үткәрде. Айлыкның дәвамы итеп "Без сәламәт тормыш яклы" дип аталучы флешмоб оештырылды. Төшке аштан соң укучыларыбыз белән ГТО фестивале уздырылып, нәтиҗәләр ясалды.
-
Лагерьда 12нче көн 14.06.2019

Лагерьдагы көнебез бүген күңелле һәм файдалы экскурсияләргә бай булды.Укучыларыбыз Сатыш авылы музей - мәдрәсәсендә, районыбыз үзәгендә булдылар. 14нче июнь - Бөтендөнья донорлар көне буларак, мәктәбебезнең педагог - оештыручысы, почетлы донор Зиганшина Н.С. укучыларыбыз белән очрашу оештырды.
-
Лагерьда 11нче көн 13.06.2019

Бүген лагерьга йөрүче укучыларыбыз белән үткәрелгән "Мин үзенчәлекле" дип аталучы тренинг барысына да ошады. Шулай ук милли спорт төрләре буенча ярышта, саф һавадагы күңелле уеннарда укучылар бик актив катнашты.
-
Лагерьда 10нчы көн 12.06.2019

12 июня в РФ отмечается День России. В честь этого праздника на стадионе нашей школы был организован футбольный матч между командами Совета Сабинского муниципального района и Глав поселений района. В начале игры Глава Сабинского муниципального района Р.Н.Минниханов вручил школе футбольные мячи. Сабинским МО ТРО ВОО "Молодая гвардия Единой России" была организована акция "Россия - моя Родина", в которой были розданы ленты с триколором флага РФ. Также с воспитанниками лагеря "Дуслык" проведен флешмоб "Росиночка, Россия".
-
Лагерьда 9нчы көн 11.06.2019

Төшке ашка кадәр укучыларыбыз белән бик күңелле чара - "Дуслык һәм изгелек утравы" үткәрелде. Ә инде "Герб, гимн, тарих" дип аталган квест - уенда укучыларыбызның илебез, аның тарихы турында булган белемнәре тикшерелде. Шулай ук Россия көненә карата плакатлар конкурсы да оештырылды.
-
Лагерьда 8нче көн 10.06.2019

Көнебез табигатьне саклау буенча проект эшләре башкарып, ГТО нормативлары тапшырып, күңелле уеннар белән сизелми дә үтте.
-
Лагерьда 7нче көн 07.06.2019

Лагерьдагы бүгенге көнебез шахмат турниры, күңелле шашка уены, "До,ре,ми,фа" дип аталган җыр конкурсы, комик футбол уйнау белән истә калачак.
-
Лагерьда 6нчы көн 06.06.2019

6нчы июнь - Россиядә Пушкин көне буларак билгеләп үтелә. Лагерьда да әлеге көнне билгеләп үттек: А.С.Пушкин иҗаты буенча интеллектуаль уен үткәрелде. Шулай ук Эзмә авылында урнашкан Мавлетов А.Х.ның мебель цехына, почтага, "Игенче" күмәк хуҗалыгы бухгалтериясенә, "Балкыш" кибетенә экскурсия оештырылып, төрле һөнәр ияләре һәм аларның башкарган хезмәтләре белән таныштылар.
-
Лагерьда 5нче көн 05.06.2019

5нче июнь - Бөтендөнья әйләнә - тирәне саклау көне. Шул уңайдан, бүгенге көнебез табигатькә багышланды. Укучыларыбызның табигать турында белемнәре тикшерелде, табигатьне саклау кагыйдәләре искә төшерелде, табигатькә экскурсия оештырылды.
-
Лагерьда 4нче көн 04.06.2019

Лагерьга укучыларыбыз теләп йөри. Бүген иртәнге аштан соң ТАССРга 100 ел уңаеннан проект эшләре һәм рәсем конкурсы уздырылды, балигъ булмаган балалар белән эшләү инспекторы Габдрахманов Р.В. профилактик әңгәмә үткәрде, Төшке аштан соң болынга экскурсия оештырылды.







