Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Изминская средняя общеобразовательная школа Сабинского муниципального района Республики Татарстан"
Визитная карточка
| Адрес: | 422052, Республика Татарстан, Сабинский район, с. Измя, ул. Школьная, д. 5 |
| Телефон: | +7(843)-624-91-75;+7(843)-624-91-95 |
| E-Mail: | Izma.Saba@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Изминская СОШ" |
| Руководитель: | Гибадуллин Зульфат Фоатович |
| Год основания учреждения: | 1984 |
| У нас учатся: | 248 |
| У нас учат: | 30 |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Изминская средняя общеобразовательная школа Сабинского муниципального района Республики Татарстан" - новости
Страницы: << 141 142 143 144 ( 145 ) 146 147 148 149 150
-
Мәрхәмәт 04.12.2015

Инвалидлар ункөнлеге уңаеннан мәктәбебез укучылары "Мәрхәмәт" исеме астында стена газетасы чыгардылар.
-
Шашка ярышы 03.12.2015

Инвалидлар декадасы уңаеннан оештырылган шашка ярышында мәктәбебезнең 2а сыйныфы укучысы Зиятдинов Ислам катнашып, уңышлы чыгыш ясап кайтты.
-
Кояш гомере телим мин, әнием сиңа! 30.11.2015

Россиядә ноябрь аеның соңгы якшәмбесе ел саен Әниләр көне булып билгеләп үтелә. Шул уңайдан мәктәбебездә традиция буенча 6нчы сыйныф укучылары "Кояш гомере телим мин, әнием сиңа!" дип аталган бәйрәм кичәсе үткәрде. Әлеге бәйрәм укучылар чыгышы һәм әниләр арасында бәйге-ярышлар белән үрелеп барды. Укучыларыбыз бәйрәмгә бик тырышып әзерләнгән: үз куллары белән бүләкләр ясаганнар, матур җыр-биюләр өйрәнгәннәр. Бәйрәмгә килгән әниләр соңыннан укучыларга һәм сыйныф җитәкчеләре Алинә Раилевнага зур рәхмәтләрен җиткереп, матур теләкләрен юлладылар.
-
Акция "Әнием елмаюы" 28.11.2015

Мәктәбебездә "Әнием елмаюы" дигән бик матур акция уздырылды. Әлеге акцияне мәктәп балалар Думасы членнары оештырды. Алар укучылар алып килгән фотолардан бик матур стенгазета чыгардылар.
-
Әниемә кояш бүләк итәм 27.11.2015

Башлангыч сыйныф укучылары арасында якынлашып килүче Әниләр көне уңаеннан "Әниемә кояш бүләк итәм" исеме астында рәсем конкурсы үткәрелде. Иң яхшы рәсемнәр сайланып, җиңүче укучылар билгеләнде һәм грамоталар тапшырылды.
-
Театр конкурсы 26.11.2015

Мәктәбебезнең 4нче сыйныф укучылары Шәүкәт Биктимеров исемендәге театр конкурсына Ф.Яруллинның "Хәзинә" исемле спектаклен әзерләделәр һәм аны башлангыч сыйныф укучыларына күрсәттеләр. Спектакль укучыларга бик ошады.
-
Юл һәлакәтендә вафат булучыларны искә алу 21.11.2015

Бүген мәктәбебездә ГИБДД хезмәткәре Закиров Д.Р. укучылар белән Бөтендөнья юл һәлакәтендә фаҗигале төстә вафат булучыларны искә алу көне уңаеннан чара үткәрде. Әлеге чарада викторина үткәрелеп, укучыларның юл йөрү кагыйдәләре буенча белемнәре тирәнәйтелде, статистик мәгълүмат белән таныштырылды. Чара юлда һәлак булучыларны бер минут тынлык белән искә алып тәмамланды. -
Бердәм линейка 20.11.2015

Бөтенроссия балаларга хокукый ярдәм көне уңаеннан мәктәбебездә Бердәм линейка үтте. Участок инспекторы Ф.Р. Мубараков укучыларга бала хокуклары һәм аларны яклау турында чыгыш ясады. -
Очрашу 14.11.2015

Бүген районның балигъ булмаган балалар белән эшләү инспекторы Сибагатов Айгиз Анасович югары сыйныф укучылары белән очрашып тәртип кагыйдәләре турында сөйләде, профилактик әңгәмә үткәрде.
-
Тәнәфестә... 12.11.2015

Озын тәнәфесләрдә эзтабарлар белән төрле уеннар һәм биюләр даими үткәрелеп тора. Бүгеннән аларга әйдаманнар "Сәләт -Саба" биюләре өйрәтә башладылар.







