Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Евлаштауская средняя общеобразовательная школа Сабинского муниципального района Республики Татарстан"
Визитная карточка
| Адрес: | 422075, Республика Татарстан, Сабинский район, с. Евлаштау, ул. Ш.Бариева, д. 21 |
| Телефон: | +7(843)-62-4-68-35 |
| E-Mail: | Evlashtau.Saba@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Евлаштауская СОШ" |
| Руководитель: | Ханнанов Рамиль Фанисович |
| Год основания учреждения: | 2000 |
| У нас учатся: | 58 обучающихся |
| У нас учат: | 24 учителя |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Евлаштауская средняя общеобразовательная школа Сабинского муниципального района Республики Татарстан" - новости
Страницы: << 41 42 43 44 ( 45 ) 46 47 48 49 50 >>
-
Җәйге лагерьда 6 нчы көн. 06.06.2022

Бүгенге көнебез дә күтәренке кәеф белән башланып китте. Режим һәм план буенча барын да эшләргә өлгердек. Иртәнге аштан соң Сабаның сәләтле балалар мәктәбе базасында урнашкан "Психологик ярдәм күрсәтү үзәге" нә сәяхәткә кузгалдык. Аннан соң ял паркларында булдык. Саф һавада рәхәтләнеп күңел ачтык. Андагы матурлыктан аерылып кайтып та китәсебез килмәде. Көндезге аштан соң Пушкин әкиятләренә иллюстрацияләр ясадык. Заманча дискотека да һәр баланың күңеленә хуш килде. Көнгә йомгак ясаганнан соң өйләребезгә таралдык.
-
6 июнь-Пушкин көне 05.06.2022

Җәйге лагерьда 5 нче көн. Һәр елны Россиядә 6 июнь Пушкин көне (Рус теле көне) буларак билгеләп үтелә. Юкка гына түгел, әлбәттә. Нәкъ 6 июнь көнне 1799 елда Мәскәүдә бөек рус шагыйре Александр Сергеевич Пушкин туа.
Пушкин безне гомер буе озата килә. Балачактан ук һәркем аның тылсымлы әкиятләрен укып үсә. Бүген лагерьда рус теле укытучыбыз Гөлшат Галиәхмәт кызы бик күңелле һәм эчтәлекле чара оештырды. Шулай ук бүген "Иң матур букет" бәйгесе үткәрдек. Күңелле уеннар уйнадык. Көнебез файдалы үтте.
#КояшкайСабы
#ЕвлаштаускаяСОШ
#Лагерь2022
#5көн
#РДШРТ
#мкууправлениеобразованиясабинскогорайона -
Лагерьда 4 нче көн 04.06.2022

Җәйге лагерьда 4 нче көн. Бүгенге көнебез һәр көндәгечә линейка, инструктаж, иртәнге зарядка,биюләр белән башланып китте. Туган як табигатенә экскурсиягә чыктык. Ямьле Мишә буебыз искиткеч гүзәл икән бит. Һәрберебез андагы матурлыкка исебез китеп сокланып карадык. Болынны хуш искә күмеп шомырт агачлары чәчәк аткан. Сандугачлар берсен-берсе уздырып сайрыйлар. Табигать белән танышкач балык тоту ярышы үткәрдек. Бу шөгыль барыбызга да бик ошады. Көннең икенче яртысында саф һавада уеннар уйнадык. Көнебез күңелле үтте.
#КояшкайСабы
#ЕвлаштаускаяСОШ
#Лагерь2022
#4көн
#РДШРТ
#мкууправлениеобразованиясабинскогорайона -
Авыл хуҗалыгы оешмаларына сәяхәт 03.06.2022

Җәйге лагерьда 3 нче көн. Авыл хуҗалыгы оешмаларына сәяхәт
Бүген, 3 июнь көнне “Саба" җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятенең "Явлаштау" бүлекчәсе оешмаларына сәяхәт оештырылды. Бүгенге көндә алар чәчү һәм җир эшкәртү техникаларын әзерләү, запас частьлар, ягулык-майлау материалларын хәстәрләү, минераль ашлама туплау кебек мөһим эшләр белән мәшгуль.
Машина-трактор паркына кайчан килсәң дә зур җанлылык хөкем сөрә. Ватылып кайткан техникалар тиз арада ремонтлап җибәрелә. Ашханәдә алар өчен кайнар аш әзерләнә. Балалар андагы эшчәнлек белән дә таныштылар.Ә иң ошаган урын нәни бозаулар торагы булды. Һәрберсе янына килеп, яратып, сөйләшеп тә алдылар.Сәяхәтебез мөгезле эре терлек торагында тәмамланды. Көндезге аштан соң саф һавада уеннар оештырылды.
-
День футбольного болельщика 02.06.2022

2 июня в МБОУ "Евлаштауская СОШ" Сабинского муниципального района РТ прошел фестиваль «День футбольного болельщика» в рамках Всероссийского проекта «Футбол в школе 2022» . Учащиеся 1-4 классов окунулись в незабываемую атмосферу футбола. Ребята придумывали футбольные кричалки, чеканили мяч, били пенальти. Всем спасибо за участие!
-
"Нарат" боз сараенда сәяхәт 02.06.2022

Җәйге лагерьда 2 нче көн.
Бүгенге көнебез дә көндәгечә күтәренке кәеф белән башланып китте. Табигать тә безне сөендереп чын җәй төсе алды. Бөтен җиһанда тәмле шомырт, язгы чэчэклэр исе аңкый. Кояш үзенең җылысын җәлләмичә мулдан өләшә. Көнднзге ашка кадәр Лесхоздагы "Нарат" боз сараенда сәяхәттә булдык. Кондезге аштан соң шахмат уенында көч сынаштык, кызыклы уеннар уйнадык. Шулай итеп көнебез сизелми генэ үтеп тә китте. -
1 июнь-Халыкара балаларны яклау көне 01.06.2022

Җәйге лагерьда 1 нче көн.
Халыкара балаларны яклау көне.
1 июнь, гадәттәгечә, һәр елны Халыкара балаларны яклау көне буларак билгеләнеп үтелә. Безнең балалар өчен – ул һәрвакыт иң күркәм һәм иң көтеп алынган бәйрәм, чөнки мәктәпләрдә укулар тәмамланган һәм каникуллар башланган вакыт бу.Бу-безнең мәктәп яны ял һәм сәламәтләндерү лагереның башланган көне.
Бүгенге бәйрәм көнендә балаларыбыз саф һавада рәхәтләнеп бәйрәм иттеләр. Алар төрле ярышларда көч сынаштылар, җырладылар, биеделәр.
Балалар бездән яхшылык һәм игелекле гамәлләр көтәләр, алар безнең ярдәмгә, безнең кайгыртуларга мохтаҗ, безне яраталар, һәм тулысы белән безгә ышаналар, аларның киләчәге безнең кулда. Әйдәгез, балаларның ышанычын югалтмыйк, аларның өметләрен аклыйк, аларны тагын да бәхетлерәк итәр өчен тырышыйк, аларны яратыйк! Балаларның барлык хыяллары тормышка ашсын! Аларның рәхмәтле һәм бәхетле күз карашы безнең барыбызга да зур бүләк! -
Всероссийский урок " Всегда готов " 19.05.2022

Всероссийский урок " Всегда готов "
Сегодня для школьников России прошел открытый урок «Будь готов!» к 100-летию Пионерии. Активисты нашей школы присоединились к этому мероприятию. Ведущие урока София Хоменко и активист Российского движения школьников Арсений Чокуа вспомнили историю Всесоюзной детской организации, посетили памятные места, ставшие отправной точкой для общественных объединений, существующих в России сегодня.
-
Пионер җырлары 19.05.2022

Явлаштау урта мәктәбе укучылары арасында «Салют, пионерия!» девизы белән пионер җырлары конкурсы үтте. Ул В. И. Ленин исемендәге Бөтенсоюз пионер оешмасының 100 еллыгына багышланды. Укучылар Советлар Союзы пионерларының балалар җәмәгать оешмасы, пионерлар хәрәкәте тарихы турында җырлар башкарды. Балачакларында Советлар Союзы Геройлары, летчик-космонавтлар, атаклы галимнәр, танылган табиблар, артистлар һәм башка һөнәр ияләре барысы да пионер булган бит.Пионер җырлары – безнең милли казанышыбыз, горурлыгыбыз һәм тарихыбыз.Бәйрәм белән!!!
-
Бүген– пионерия хәрәкәтенә 100 ел! 19.05.2022

19 май – Пионериянең туган көн.
Бүген– пионерия хәрәкәтенә 100 ел!
Бу зур бәйрәм көнендә өлкән яшьтәге һәм өлкәнлек чигенә җитеп килүче кешеләре үзләренең пионер булган чорларын кабат исләренә төшерделәр. Ни генә дисәң дә, галстуклы еллар күңел түрендә үткәннәрнең якты хатирәсе булып саклана.
Пионерия хәрәкәте – үзенә күрә бер мәктәп сыман булды. Ул укучыларны бердәмлеккә өйрәтте, патриотик хисләр тәрбияләде. Тантаналы сборлар, быргы кычкыртулар, барабан кагулар – шундый дулкынландыргыч мизгелләр булып истә калган. Кызыл галстук – кадерле атрибутика иде. Мәктәп линейкасында галстукларны барлап чыгалар. Ул чиста, үтүкләнгән булырга тиеш. Отрядлар герой-пионер исемнәрен йөртә иде.
Инде пионерия бетерелүгә 30 ел тулса да, ул биргән тәрбия, аның матур хатирәсе, пионер җырлары һәм речевкалары, барабан һәм быргы тавышлары, өч буынның бердәмлеген күрсәтүче кызыл галстук хәзер дә ул буын кешеләренең хәтерендә саклана. Бәйрәм белән!!!










