Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Евлаштауская средняя общеобразовательная школа Сабинского муниципального района Республики Татарстан"
Визитная карточка
| Адрес: | 422075, Республика Татарстан, Сабинский район, с. Евлаштау, ул. Ш.Бариева, д. 21 |
| Телефон: | +7(843)-62-4-68-35 |
| E-Mail: | Evlashtau.Saba@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Евлаштауская СОШ" |
| Руководитель: | Ханнанов Рамиль Фанисович |
| Год основания учреждения: | 2000 |
| У нас учатся: | 58 обучающихся |
| У нас учат: | 24 учителя |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Евлаштауская средняя общеобразовательная школа Сабинского муниципального района Республики Татарстан" - новости
Страницы: << ( 41 ) 42 43 44 45 46 47 48 49 50 >>
-
Көзге лагерьда 1 нче көн. 29.10.2022

Бүген ялыбыз күңелле генә башланып китте.Түгәрәкләребездәге эшчәнлек барыбызга да ошады. Агачка яндырып ясау кызларыбыз өчен аеруча кызыклы булды. Һәрберебез мультфильм, яки үзенең яраткан әкият героен ясады. «Эрудит» интеллектуаль уенында ике төркемгә бүленеп, белемнәребезне сынадык. Көнебез файдалы үтте.
-
Акция «#БумБатл» 22.10.2022

Октябрь аенда мәктәп күләмендә "#БумБатл" акциясе оештырылды. Әлеге акциягә укучылар һәм укытучылар коллективы теләп катнаштык.
#БумБатл
-
КЭС-БАСКЕТ 21.10.2022

20-21 октябрь көннәрендә мәктәбебездә егетләр һәм кызлар арасында баскетбол (КЭС-БАСКЕТ) буенча зона ярышлары булып үтте. Ярышларда егетләребез 3 урынны, ә кызларыбыз 1 урынны яулады. Алдагы уеннарда да уңышлар Сезгә. Әфәрин!!! Котлыйбыз
-
Район думасы активистлары утырышы 20.10.2022

Балалар Думасының эшчәнлеген активлаштыру һәм укучылар үзидарәсе лидерлары эшчәнлеген үстерү максатыннан 20 октябрьдә балалар иҗат үзәгендә «Кояшкай»балалар район думасы активистлары утырышы булды.
Безнең мәктәптән әлеге чарада 11 сыйныф укучылары Габдрахманова Ләйсән һәм Шакирова Айзилә катнашты. -
Уңыш бәйрәме 17.10.2022

Борын заманнарда бер авыл агаеннан - Синеңчә яз яхшыракмы, әллә көзме?- дип сораганнар. Ул, һич тә аптырамыйча: - Күз өчен яз яхшы, авыз өчен көз яхшы,- дип җавап биргән. Менә шундый авыз өчен яхшы булган табигатьнең иң асыл фасылында без “Көзге бал” - уңыш бәйрәмен бәйрәменә җыйналдык. Көз аенда мәктәптә уздырыла торган бәйрәмнәрнең иң котеп алынганы инде ул Көзге бал. Юкка түгел, чөнки көзге муллык, төсләр байлыгын бер генә ел фасылы да уза алмый. Ул көзнең иң матур чагында үткәрелә. Бәйрәмгә һәр сыйныф бик яхшы итеп әзерләнгән иде. Алар көзге уңыштан төрле композицияләр ясадылар, үзләренең иҗади сәләтләрен күрсәттеләр. Күргәзмәдә алмалардан — күбәләк корты, тигәнәктән чып-чын аю, кабактан , миләштән, бәрәнгедән бик күп мавыктыргы әйберләр бар иде. Бәйрәм җырлар, биюләр, уеннар һәм кызыклы конкурслар белән дәвам итте. Көзге бал бәйрәме, чын мәгънәсендә, уен-көлке, җыр-биюгә бай булды. Барлык укучыларның да чыгышлары искиткеч иде. Кичәнең икенче өлешендә дискотека уздырылды, бәйрәм барыбызга да ошады!
-
Акция "Письмо солдату" 15.10.2022

Акция "Письмо солдату"
Учащиеся МБОУ "Евлаштауская СОШ" приняли участие в акции "Письмо солдату". Классные руководители объяснили порядок написания и оформления писем военнослужащим. Ученики сами написали письма в поддержку военнослужащим Вооруженных Сил.
-
Хәтер көне 15.10.2022

1552 елның 15 октябре. Бу көн милләтебез тарихына иң фаҗигале һәм иң олы кайгылы көн булып кереп калган. Бу ел борынгы дәүләтебез Казан ханлыгының Рәсәй илбасарлары тарафыннан яулап алынуына 462 ел. Шул дәвердән бирле күпме сулар аккан, дөнья киңлегендә күпме тарихи вакыйгалар булып узган, әмма халкыбызның азатлыгы өчен башларын салган Сөембикә-ханбикә, Япанчы, Кол Шәриф һәм аның шәкертләре, Казанны саклаганда соңгы тамчы канынача көрәшкән һәм шәһит киткән каһарман әби-бабаларыбызның якты истәлеге милләттәшләребез күңелендә азатлык, көрәш символы булып мәңге сакланыр. Бу көн – изге көн. Хәтер көне уңаеннан мәктәбебездә эшләп килүче "Туган якны өйрәнү" ( Җитәкчесе: Гүзәл Мәсхүт кызы) һәм "Яшь талантлар" (Җитәкчесе: Рафига Рәшид кызы) түгәрәгенә йөрүче укучылар, китапханә мөдире Тәгъзимә Гәбделгазиз кызы белән берлектә Эзмә-Өтернәс авыллары янындагы тарихи урынга-Калатауга юл тоттык. Анда безне Иләбәр китапханәсе мөдире Вәсилә Шайхулла кызы каршы алды һәм шәһәрчекнең тарихы белән бик тирәнтен таныштырды. Сәяхәтебез укучыларыбызга бик ошады.
-
«Разговор о важном» 19.09.2022

Разговоры о важном/Урок, посвященный 165-летию со дня рождения выдающегося ученого К. Э. Циолковского
19 сентября 2022г. в рамках проекта «Разговор о важном» во всех классах нашей школы прошел урок, посвященный 165-летию со дня рождения выдающегося ученого К. Э. Циолковского. Россия – одна из богатейших стран мира гордится разнообразными природными ресурсами, не менее славится она и своими выдающимися учеными. Многие открытия наших соотечественников перевернули представления людей об устройстве жизни. Одним из таких ученых и был К.Э. Циолковский - вечный исследователя космоса, разделивший вместе с Королевым вклад в развитие российской сферы освоения космического пространства. -
Фестиваль ГТО 16.09.2022

-
Родительский контроль за качеством питания 16.09.2022

Работа комиссии по качеству питания
Сегодня был проведен контроль качества готовой продукции и контроль за санитарным состоянием обеденного зала. Комиссия удовлетворена организацией питания в школе, нарушений не выявлено.










