Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Евлаштауская средняя общеобразовательная школа Сабинского муниципального района Республики Татарстан"
Визитная карточка
| Адрес: | 422075, Республика Татарстан, Сабинский район, с. Евлаштау, ул. Ш.Бариева, д. 21 |
| Телефон: | +7(843)-62-4-68-35 |
| E-Mail: | Evlashtau.Saba@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Евлаштауская СОШ" |
| Руководитель: | Ханнанов Рамиль Фанисович |
| Год основания учреждения: | 2000 |
| У нас учатся: | 58 обучающихся |
| У нас учат: | 24 учителя |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Евлаштауская средняя общеобразовательная школа Сабинского муниципального района Республики Татарстан" - новости
Страницы: << ( 51 ) 52 53 54 55 56 57 58 59 60 >>
-
Встреча 07.02.2022

В МБОУ “Евлаштауская СОШ” прошла встреча с начальником МОНД и ПР по Сабинскому и Тюлячинскому муниципальным районам Республики Татарстан управления надзорной деятельности и профилактической работы ГУ МЧС России по Республике Татарстан подполковник вн. службы Галимуллиным Айнуром Рифкатовичем, который встретился с педагогическим коллективом и тех. персоналом школы.
Он провел беседу, целью которой являлась знакомство с основными причинами пожаров, с первичными средствами пожаротушения; научить соблюдать правила пожарной безопасности; обучить действиям при возникновении пожара, еще раз подробно разъяснил алгоритм действий при возникновении ЧС.
Айнур Рифкатович большое внимание уделил вопросам пожарной безопасности. Самые актуальные темы – это вопросы предупреждения, обнаружения и оперативной ликвидации источников загорания на ранней стадии, а именно – соблюдение элементарных требований пожарной безопасности, оборудование жилья автономными дымовыми пожарными извещателями (АДПИ), обеспечение первичными средствами пожаротушения – огнетушителями, страхование здоровья и жизни, жилья и имущества.
-
Телефон доверия 31.01.2022

Единый общероссийский телефонный номер «Детский телефон доверия»
8 800 2000 122
По указанным телефонам можно получить квалифицированную анонимную, экстренную, консультационно-психологическую помощь, в том числе в случаях жестокого обращения и насилия в отношении детей, включая случаи сексуального насилия как в семье, так и вне её.
Воспользоваться телефоном доверия могут дети и взрослые, проживающие в населенных пунктах Республики Татарстан.
Звонок является анонимным и бесплатным как со стационарных, так и с мобильных телефонов.
-
Юбилеегыз белән Гөлфирә Наиловна! 24.01.2022

Котлы булсын, юбилеең,
Бәхетләрең килсен күренеп.
Куанычлар гына юлдаш булсын,
Яшә шатлыкларга төренеп.
Тынгысыз, кешелекле, таләпчән, эчкерсез, кечкенә генә шатлыкларга да чын күңелдән сөенә белүче хөрмәтле хезмәттәшебез Гөлфи рә Наиловна! Сене чын күңелебездән туган көнегез,юбилеегыз белән котлыйбыз.Сезнең hәр туар таңыгыз шатлык белән атсын, Ходай саулык – сәламәтлектән аермасын, озын гомер насыйп итсен, җан тынычлыгы, күңел күтәренкелеге юлдаш булсын, иңнәреңдәге шәфкать фәрештәсе беркайчан да ташламасын, тормыш иптәшен белән тигезлектә, балалар бәхетенә сөенеп, кадер-хөрмәттә яшәргә язсын. -
Күңелле стартлар 22.01.2022

"Саулык – иң зур байлык”, - ди халык. Чыннан да, сәламәтлек – кеше бәхетенең нигезе, исәнлек булганда гына кеше үзенең теләк-омтылышларына ирешә, тирә-якны танып–белә, хезмәттән, уеннан, физик күнегүләрдән ямь таба. Балалар белән сәләмәт тормыш алып бару, спортка мәхәббәт тәрбияләү максатыннан физик тәрбия укытучысы Айдар Надирович башлангыч сыйныф укучылары белән “Күңелле старт” уеннары үткәрде. Алар 4 командага бүленеп 11 төрле уен-эстафетада көч сынаштылар. Һәр команда чын күңелдән тырышты. Балалар өчен чын спорт бәйрәме булды
-
Год педагога и наставни 31.12.2021

2023 год Указом Президента России Владимира Путина объявлен Годом педагога и наставника. Миссия Года – признание особого статуса педагогических работников, в том числе выполняющих наставническую деятельность. Мероприятия Года педагога и наставника будут направлены на повышение престижа профессии учителя.
-
Саклыйк, яклыйк туган телебезне! 16.11.2021

Татар теле – туган телем
Горурланып әйтә алам!
Шушы телдә аралашкан
Атам-анам, әби-бабам.
Саклыйк, яклыйк телебезне
Ятлар кисмәсен.
Җан өшеткеч салкын җилләр
Аңа тимәсен.
Татар теле- безнең туган телебез.Ул- зур тарихлы, иң бай һәм камил телләрнең берсе. Бу телдә миллионлаган татар халкы үзара аңлаша, аралаша ала, үзенең тарихын өйрәнә, төрле фәннәрне үзләштерә, мәдәни байлыгы белән таныша, үз эшендә алардан иҗади файдалана ала.
Телнең нечкәлеген белү өчен, аны һәркөн куллану кирәк.Әйе, күңел байлыгы җанга телебез аша туплана. Әгәр син үз телеңне белмисең икән, үз халкыңның мәдәниятен, аның рухи байлыгын үзләштерә алмыйсың.
Туган телебезне саклау максатыннан Явлаштау авыл китапханәсе һәм мәдәният йорты белән берлектә “Саклыйк, яклыйк туган телебезне” исемле чара үтте. Чарада башлангыч сыйныф укучылары катнашты. -
Район Думасына сайлаулар 10.11.2021

Бүген балалар иҗат үзәгендә район Думасына сайлаулар булып үтте. Безнең мәктәптән Шакирова Айзилә һәм Габдрахманова Ләйсән катнашты.
-
Китап-киңәшчең синең... 08.11.2021

Хәзерге вакыт – зур фәнни – техник ачышлар, шул ачышларны тормышта куллану вакыты. Ләкин кеше тудырган зур могҗизаларның иң катлаулысы һәм иң бөеге дип язучы А.М.Горький китапны санаган.
Китапханә – беренчедән, матур әдәбият дөньясы булса, икенчедән, тылсымлы вакыйгалар иле дип әйтергә мөмкин. Анда рухи байлык алудан тыш, язучылар белән очрашасың, яңалыкларны белергә омтыласың... Китапханәнең төп байлыгы китаплар булса, иң кадерлесе – андагы китапларны укырга яратучыларның күп булуы. Шуңа да китапханә киштә-киштә китаплары белән генә түгел, ә үзенең укучылары белән яши. Гомуми итеп әйткәндә, алар берсен-берсе тулыландырып, үткәнне онытмаска, бүгенгенең кадерен белергә, киләчәкне күзалларга да өйрәтәләр.
Бүген, “Яшь талантлар” түгәрәгенә йөрүче укучылар авыл китапханәсенә экскурсиягә килделәр. Китапханәчебез Тәгъзимә апалары балалрны ягымы карашы белән каршы алды. Китапханә тарихы, «уку залы», «абонемент», «китап фонды», «китап уку формуляры» турында сөйләде. Яңа китаплар белән таныштырды. Кыскача өзекләр укыды һәм эчтәлеге буенча фикер алышу үткәрде. Һәр укучы өйдә уку өчен китап яздырып алды.
“Китап чын мәгънәсендә – безнең якын дустыбыз. Әгәр үзегезгә дуслар табасыгыз килсә, күбрәк китапханәләргә йөрегез, ял көннәрендә дә сезнең өчен ишекләребез ачык, хөрмәтле китап сөючеләр”- дип тәмамлады Тәгъзимә апабыз. -
7 нче көн. Спорт белән көчле без. 07.11.2021

Бүгенге көнебез “Спорт белән көчле без” темасы астында үтте.
Төп эшебез - тырышып белем алу булса да, сәламәт тормыш рәвешен алып бару, спорт белән шөгыльләнүне дә һич онытырга ярамый. Шуны истә тотып ялыбызның бүгенге соңгы көнен спортка багышларга булдык. Башта ике командага бүленеп эстафета тибындагы ярышларда көч сынаштык. Аннары “Ягуар” һәм “Ак барс” командалары спортка багышланган викторинада катнашты. Нәтиҗәдә “Ягуар” командасы алдынгылыкны яулады. Ял вакытларында әкиятләр, кечкенә сәхнә әсәрләрен уйнап күрсәттеләр. Ялыбыз бик күңелле үтте. -
6 нчы көн. 6 ноябрь - Татарстан Республикасы Конституциясе көне 06.11.2021

Бүгенге көнебез “6 ноябрь - Татарстан Республикасы Конституциясе көне” темасы астында үтте. Барлык чаралар да әлеге бәйрәм көненә багышланып үткәрелде.
Бүген Татарстаныбыз – Россия составындагы иң алдынгы республикаларның берсе. Без аның тарихы, мәдәни һәм рухи сәнгате белән горурланабыз. Шуңа күрә Конституция көне Татарстан өчен иң мөһим бәйрәмнәрнең берсе булып тора. Кадерле якташлар, милләттәшләр, барыгызны да Татарстан Республикасының Конституциясе көне белән тәбрик итәбез, сезгә саулык-сәламәтлек, киләчәк көннәргә ышаныч һәм уңышлар телибез. Бәйрәм белән!










