Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Евлаштауская средняя общеобразовательная школа Сабинского муниципального района Республики Татарстан"
Визитная карточка
| Адрес: | 422075, Республика Татарстан, Сабинский район, с. Евлаштау, ул. Ш.Бариева, д. 21 |
| Телефон: | +7(843)-62-4-68-35 |
| E-Mail: | Evlashtau.Saba@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Евлаштауская СОШ" |
| Руководитель: | Ханнанов Рамиль Фанисович |
| Год основания учреждения: | 2000 |
| У нас учатся: | 58 обучающихся |
| У нас учат: | 24 учителя |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Евлаштауская средняя общеобразовательная школа Сабинского муниципального района Республики Татарстан" - новости
Страницы: << 131 132 133 134 135 136 137 138 ( 139 ) 140 >>
-
Файдалы эш 15.04.2016

Бу атнада өлкән сыйныф укучылары белән нарат һәм каен бөресе җыю оештырылды. Бу чарадан беркем дә читтә калмады, һәркем үзенең өлешен кертте.
-
Тукай - сүнмәс йолдыз ул! 15.04.2016

Татар халкының сөекле шагыйре Габдулла Тукайның тууына 130 ел тулу уңаеннан, аның тормыш юлын һәм иҗатын чагылдырган күргәзмә оештырылды.
-
"Илһам" яшь язучылар бәйгесе 13.04.2016

12 нче апрель көнне 6 нчы сыйныф укучысы Галиева Гөлинә "Илһам" бөтенроссия яшь язучылар бәйгесенең "Пирамида" мәдәни - күңел ачу комплексында үткән йомгаклау турында катнашып, диплом белән бүләкләнде. Афәрин, Гөлинә!
-
Бадминтон ярышлары 13.04.2016

10 нчы апрель көнне Балтач муниципаль районында бадминтон буенча команда беренчелегенә республикакүләм ярышлар булып узды. Уеннарда районыбыз данын яклап, Явлаштау урта мәктәбе директоры Гибадуллин Зөлфәт Фоат улы, Завод Нырты урта мәктәбенең физик тәрбия укытучысы Зарипова Гөлнара һәм Шытсу авыл җирлеге башлыгы Мавлитов Булат чыгыш ясадылар. Уеннар никадәр киеренке булса да, безнең команданың тырышлыгы бушка китмәде, алар III урынга лаек булдылар. Аларны җиңүләре белән чын күңелдән котлыйбыз һәм киләчәктә дә уңышлар теләп калабыз.
-
12 апрель - Космонавтика көне 12.04.2016

Галәмгә беренче мәртәбә юл ачкан легендар шәхес Юрий Гагаринны искә алмаган кеше юктыр. Быел бу тарихи вакыйгага 55 ел тулды һәм шул уңайдан мәктәбебездә "Юрий Гагарин белән 108 минут" акциясе кысаларында күп төрле чаралар үтте. Укучыларга Ю.А. Гагаринның тормыш юлы, аның галәмгә очуы турында документаль һәм нәфис фильмнар күрсәтелде, "Йолдызлы сәгать" уены үткәрелде.
-
12 апрель - Космонавтика көне 12.04.2016

10 нчы сыйныф укучылары белән "Йолдызлы сәгать" уены үткәрелде.
-
Тимурчылык эше 11.04.2016

Мәктәбебездә тимурчылык эше дәвам итә. Укучыларыбыз ялгыз яшәүче тыл ветераннарына, сугыш чоры балаларына һәрвакыт ярдәм итеп торалар. Бүген 7 нче сыйныф укучылары Мишәбаш авылында яшәүче Шәрәфиева Сәхрә апага булыштылыр.
-
Математика атналыгы 11.04.2016

Математика атналыгы кысаларында башлангыч сыйныф укучылары өчен рәсем конкурсы игълан ителде. Конкурсның шарты буенча, рәсемнәр бары тик геометрик фигуралардан гына торырга тиеш. Укучылар һич тә югалып калмаганнар, һәркем үзенчә тырышкан.
-
Математика атналыгы 11.04.2016

Математика укытучысы Гафиятова Гөлүсә Айрат кызы 5 нче сыйныф укучылары белән математик КВН үткәрде.
-
Баш иябез бөек елларга 10.04.2016

"Баш иябез бөек елларга" акциясе дәвам итә. Укучыларыбыз тыл ветераннары һәм сугыш чоры балалары белән очрашып, алар турында мәгълүматлар туплыйлар.










