Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Сабинский детский сад общеразвивающего вида №2 «Эллуки» п.г.т.Богатые Сабы Сабинского муниципального района Республики Татарстан»
Визитная карточка
| Адрес: | 422060, Республика Татарстан, Сабинский район, пгт. Богатые Сабы, ул. Закира Юсупова, д.4 |
| Телефон: | +7(843)-622-31-43 |
| E-Mail: | Dsadalliku2.Sab@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ Сабинский детский сад № 2 "Эллуки" |
| Руководитель: | Галихузина Гульназ Фаридовна |
| Год основания учреждения: | 1986 |
| У нас учатся: | воспитанники - 144 |
| У нас учат: | педагоги - 14 |
Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Сабинский детский сад общеразвивающего вида №2 «Эллуки» п.г.т.Богатые Сабы Сабинского муниципального района Республики Татарстан» - новости
Страницы: << 201 202 203 204 205 206 207 208 209 ( 210 ) >>
-
“Икмәк – илебез байлыгы” 16.10.2015

Бу атна "Икмәк - илебез байлыгы" дигән тема белән үтте. Тәрбиячеләрнең бурычы: балаларга көзге байлыкның халыкка шатлык, куаныч китерүен төшендерү, бу байлыкларны тудыручы игенчеләр хезмәтенә карата хөрмәт тәрбияләү; игенченең мактаулы һәм авыр хезмәте, икмәкнең нинди юллар аша табынга килүе турында тасвирлап сөйләргә өйрәтүне дәвам итү; татар халкының хезмәт сөючән халык икәнен, ялкаулыкның бездә элек-электән зур кимчелек, начар сыйфат саналуын, хезмәт сөю һәркемгә хас сыйфат булырга тиеш икәнен аңлату; икмәкнең әһәмиятен аңлату, икмәккә сак караш, хөрмәт тәрбияләү иде.Йомгаклау чарасы итеп мәктәпкә әзерлек төркеме балалары һәм тәрбиячеләре Абубакирова Р.Г., Хузина М.П. икмәк заводына экскурсиягә бардылар. Алар анда эшләүчеләр белән таныштылар. Кайнар икмәктән авыз иттеләр,торт ясарга өйрәнделәр. Тагын бер тапкыр икмәкнең зур байлык икәненә инандылар.
-
"Чиста куллар" көне. 15.10.2015

"Чисталык - сәламәтлекнең нигезе" - дип борынгылар белми әйтмәгәннәр! Бүген 15 нче октябрь - бөтендөнья чиста куллар көне. Бездә - "Әллүки" балалар бакчасында бу уңайдан балаларга кечкенәдән үк культура-гигиена кагыйдәләрен үтәүгә зур игътибар бирелә. Темага нигезләнеп безнең зурлар төркеме балалары һәм тәрбияче апалары Мәдинә Мансуровна, Зәлифә Зөфәровна, Гөлнур Фартовналар белән Әбрар Кәримуллин исемендәге район китапханәсенә сәяхәт иттеләр. "Чиста куллар" темасына карата китапханәче Эльмира Василовна сөйләгән информацияне кызыксынып кабул иттеләр, тырышып табышмаклар чиштеләр. Корней Чуковский әсәренә куелган тәрбияви "Мойдодыр" мультфильмын карадылар һәм һәрвакыт чиста йөрергә сүз бирделәр. Зәвыклы, матур бизәлешле журналлар аша тагын бер тапкыр кулларны һәрвакыт юып, чиста йөрергә кирәклегенә төшенделәр.
-
"Бәхет иле-балачак" район конкурсы 13.10.2015

Саба районының оешуына 85 ел тулу уңаеннан, Саба районы Башкарма комитеты мәдәният бүлеге, Шәүкәт Биктимеров исемендәге район мәдәният йорты "Бәхет иле - балачак" исемле конкурс игълан итте. Бүген "Әллүки" балалар бакчасында конкурсның зональ туры булды. Анда зурлар һәм мәктәпкә хәзерлек төркеме балалары матур биюләре һәм җырлары белән чыгыш ясап, финалга үттеләр. "Нәни йолдызлар" җыр ансамбленә, "Фантазёры" бию коллективына, Айзилә Гумеровага (нәфис сүз), Руфинә Ярмухаметовага ("Мин чикерткә" җыры), Нәргизә Газетдиновага ("Әбием" җыры) финалда уңышлар теләп калабыз.
-
"Иң яхшы бакча" 06.10.2015

Район мәдәният йортында Укытучылар көненә багышланган бәйрәм тантанасында "Иң яхшы бакча" муниципаль конкурсына йомгак ясалды. Күп группалы балалар бакчалары арасында безнең "Әллүки" балалар бакчасы "Иң яхшы дизайнлы бакча" номинациясендә 1 урыннны яулады һәм мәгариф идарәсенең мактау грамотасы һәм акчалата премиягә лаек булды.
-
" Шәфкатълелек акциясе" 02.10.2015

Бу йортта һәркем өчен дә иртә бертөсле башланып китәдер.Бәлки,кайберләре таң атканда ук торып утырган,монда эшләүчеләр килгәнче үк юынып,урын-җирен җыештырып эшен бетереп куйгандыр.Ә кемдер тәрәзәдән күзен алмый йөрәк түрендә генә йөрткән бер якын кешесен көтә,пыскып кына янган өмет ялкынын көн саен ниндидер аклау-аклану ярдәмендә сүндерми торадыр.Шушындый уйларга чумып, без беренче октябрь-өлкәннәр көне уңаеннан мәктәпкә хәзерлек төркеме балалары белән районыбызның Лесхоз бистәсендә урнашкан картлар һәм инвалидлар йортына "Шәфкатълелек акциясе"дип исемләнгән концерт программасы белән бардык.Монда яшәүчеләрнең күңелләрен күтәреп,балалар матур җырлар җырладылар,төрле биюләр биеделәр.Бакчабыз мөдире Мөхәрләмова Әлфия Шамилевна өлкәннәрне бәйрәм белән котлап изге теләкләрен җиткерде.Музыка җитәкчеләребез Валиева Лилия Илдаровна үзенең матур җырларын бүләк итсә,Халиуллина Гүзәл Нуруловна очынып-очынып биюе белән әби-бабайларыбызның ихтирамын яулады.Әлеге чараны оештыруда тәрбиячеләр Шарипова Фәридә Миннисламовна,Абубакирова Райлә Ахатовна, Ибатуллина Илзирә Сөләймановналар зур тырышлык куйдылар.Өлкәннәребез концертны бик яратып ,яшь аралаш карап,тагын килүебезне сорап озатып калдылар.Соңыннан без бергәләшеп фотога төштек.
-
Котлыйбыз!!! 01.10.2015

Октябрь аенда туган көннәре булган Ахтямова Рушания Махмудбаевна, Мухаметханова Физания Гумеровна, Сабирова Рәзилә Набиулловна, Халимова Миләүшә Рашитовна! Сезне туган көнегез белән котлыйбыз. Сезгә саулык - сәламәтлек, бәхет, шатлыклар, уңышлар телибез.
Туган көнегез белән котлыйбыз
Шатлык белән, озын гомер белән
Яшәвегезне генә телибез.
Дөньядагы һәрбер яхшылыктан
Өлеш чыксын сезгә мул гына
Без телибез сезгә ак бзхетлзр,
Шатлыкларга илткән юл гына.
Бәйрәмегез матур хәтирәсе
Күңелләрдә калсын уелып
Тәбриклибез сезне чын күңелдән
Барыбыз да бергә җыелып
-
1 октябрь - Өлкәннәр көне 01.10.2015

Бүген бездә кунакта - бакчабызда эшләп лаеклы ялга чыккан хезмәттәшләребез булды. Хөрмәтле өлкәннәребезне ихлас күңелебездән котлап җыр-биюләребезне бүләк иттек, уеннар уйнадык. Өлкәннәребез үзләре дә бик теләп бу кичәдә катнаштылар: ретро-җырлар башкардылар, биеделәр, уеннарда актив булдылар, коллективка үзләренең матур теләкләрен җиткерделәр. Кичә мул табын артында үтте.
Хөрмәтле өлкәннәребез!
Ашыкмагыз картаерга,
Йөрәкләрегез тынмасын.
Картлык - шатлык түгел диеп,
Моңаеп Сез тормагыз!
-
"Корбан" бәйрәме 30.09.2015

Әлхәмдүлилләһ, мөселманнарның олы бәйрәме – Корбан гаетен бәйрәм итәбез. Бу көннәрдә мөэмин-мөселманнар Аллаһка якынаю өчен корбан суялар, гаиләсен, туганнарын, фәкыйрьләрне, ятимнәрне сыйлыйлар. Безнең “Әллүки” балалар бакчасында, 30 сентябрь көнне, “Корбан” бәйрәме үткәрелде. Кунакка Закирова Әлфия апа чакырылган иде.Ул сүзен балаларга сорау белән башлады: “Балалар әйтегез әле, нинди бәйрәм соң ул Корбан бәйрәме?” Балалардан төрле җаваплар ишетелде.
“Корбан бәйрәме Ураза бәйрәменнән соң 70 көн үткәч уздырыла. Ислам динендә Корбан чалу Ибраһим пыйгамбәр Җәбраил фәрештәдән “кара таш”ны алгач, үзенең Аллаһыга бирелгәнлеген күрсәтү өчен улы Исмәгыйльне корбан итмәкче була. Ләкин шәфкатьле Аллаһы, Ибраһимга фәрештә аша бәрән җибәреп, аның улын коткара. Менә шуннан бирле һәр дини кеше һәр мөселман бу бәйрәмне зурлап билгеләп утә.” – дип сөйләде Әлфия апа. Ул балаларга вәгазь укыды. Бәйрәм барышында балалар да догалар укып күрсәттеләр. Бу кичәдә мөдир Мөхәрләмова Әлфия Шамил кызы да балаларга үгет-нәсихәт, әдәплелек дәресләре буенча үз тәгъдимнәрен җиткерде.
-
Көзге уңыш 29.09.2015

Күңелләргә якты нур өләшеп,
Шатлык өстәп һәрбер йөрәккә,
Үз муллыгы белән көзләр килә,
Йомгак ясап җәйге хезмәткә!
Тышта алтын көз! Көзнең алтынлыгы, күркәмлеге, аның муллык һәм байлыгы белән билгеләнә. Менә безнең түтәлләрдә дә кишер бик уңды.
Көчле, җитез булыйм дисәң,
Кишер ашап кара син.
Кишер - саулык чыганагы,
Кишердә күп каротин.
-
Дәү әнидә кунакта 29.09.2015

Бу атна "Өлкәннәрне хөрмәтлик!" темасы буенча үтә. "Шәфкатьлелек" акциясе кысаларында уртанчылар төркеме балалары, тәрбиячеләре Гөлшат Гапделхаевна белән "Дәү әнигә кунакка" бардылар. Аның максаты - өлкәннәргә карата ихтирам-хөрмәт, игътибар тәрбияләү. Алар уртанчылар төркемендә тәрбияләнүче Гаптелвалиева Динәнең дәү әнисендә булып кайттылар. Балалар Фәния апа пешергән коймаклардан авыз иттеләр, тәмләп чәй эчтеләр. Аннары бергәләп биеделәр, җырладылар, "Шалкан", "Чуар тавык" әкиятләрен сәхнәләштерделәр. Балалар авазын ишетеп, күрше-тирәдәге әбиләр дә аларга кушылдылар. Өлкәннәр үзләренең теләкләрен әйтеп, балаларны озатып калдылар.
Табигатьтә көз, күңелләр моңсу,
Өлкәннәргә булмасын ямансу.
Күгебез кояшлы гел аяз,
Ишетелсен бездән шатлыклы аваз!









