Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Сабинский детский сад общеразвивающего вида №2 «Эллуки» п.г.т.Богатые Сабы Сабинского муниципального района Республики Татарстан»
Визитная карточка
| Адрес: | 422060, Республика Татарстан, Сабинский район, пгт. Богатые Сабы, ул. Закира Юсупова, д.4 |
| Телефон: | +7(843)-622-31-43 |
| E-Mail: | Dsadalliku2.Sab@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ Сабинский детский сад № 2 "Эллуки" |
| Руководитель: | Галихузина Гульназ Фаридовна |
| Год основания учреждения: | 1986 |
| У нас учатся: | воспитанники - 144 |
| У нас учат: | педагоги - 14 |
Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Сабинский детский сад общеразвивающего вида №2 «Эллуки» п.г.т.Богатые Сабы Сабинского муниципального района Республики Татарстан» - новости
Страницы: << ( 201 ) 202 203 204 205 206 207 208 209 210 >>
-
Экскурсия в гардеробную комнату. 20.01.2016

Дети старшей группы на занятиях по русскому языку продолжают знакомиться с предметами одежды и её предназначением. Благодаря разнообразным видам деятельности решаются задачи по обогащению словаря, формами грамматического строя речи, развитию связной реч, мелкой моторики рук и координаций движений. Именно на этих занятиях в детях воспитываем аккуратность,опрятность и бережного отножения к одежде. Сегодня на занятии русского языка была запланирована экскурсия в гардеробную комнату детского сада, где дети знакомились специальными костюмами для праздников, развлечений и других мероприятий. Также дети расширили активный словарь новым словом - гардеробная.
-
Кружковая работа. 20.01.2016

Занимаясь в кружке дети учатся наблюдать за изменениями происходящими в окружающем мире делать выводы.Это воспитывает у них любознательность ,развивается мышление образное и конкретное;зрительная и слуховая память;речь внимание и восприятие.Основная цель кружковой работы -формирование у детей способности понимать и любить окружающий мир и природу.
-
“Бакчабызның балта остасы” 20.01.2016

Балаларны өлкәннәр хезмәте, аларның һөнәрләре турында өйрәтүне ныгытып уртанчылар төркемендә (тәрбияче Солтанова Г.Г. ) белән балта остасы һөнәре ( “Туган телдә сөйләшәбез” УМК методик кулланмасы буенча) кызыклы уен шөгыль эшчәнлеге үткәрелде. Расим абый балаларны хезмәт эш кораллары белән таныштырды,балаларда матур эшләренә соклану, хезмәтенә хөрмәт уянды.Малайларыбыз киләчәктә һөнәрнең кирәк булуын исбатлап эшләп күрсәтү осталыкларын күрсәттеләр.
-
Мастер класс “Калла чәчәкләре” 19.01.2016

Балалар бакчасында кызыклы , мавыктыргыч яңалыкка омтылып эшләү максатыннан тәрбиячеләр белән берлектә, айлык план нигезендә мастер класс үткәрелә .Бүген чираттагысы уртанчылар төркеме тәрбиячесе Солтанова Гөлшат Гаптелхаевна мамык дисклар белән чәчәкләр ясап, мастер класс үткәрде. Ак кар кебек ,ак калла чәчәкләре күңелебезгә җылылык - матурлык өстәде.
-
Балалар иҗат үзәгенә экскурсия. 15.01.2016

Бүген зурлар төркеме балалары Балалар иҗат үзәгендә экскурсиядә булдылар. Экскурсия "Мәдәният һәм сәнгать атналыгы"ның йомгаклау чарасы буларак оештырылды. Максаты - җәмәгать урыннары турында балаларның белемнәрен киңәйтү; җәмәгать урыннарында үз-үзеңне дөрес тоту кагыйдәләрен ныгыту. Балалар нәфис, декоратив-сәнгать, техник, социаль-педагогик һ.б. юнәлешләрдә эшләүче төрле бүлмәләрдә булдылар, кул эшләре күргәзмәләре, экспонатлар белән таныштылар. Робототехника һәм кул эшләре бүлмәләрен аеруча яратып, кызыксынып күзәттеләр. Якты йөзе белән каршы алганы һәм балаларны үзәк эшчәнлеге белән кызыклы итеп таныштырганы өчен иҗат үзәге директора Венера Адлеровнага зур рәхмәтебезне җиткерәбез, эшләрендә уңышлар теләп калабыз!
-
Музыка сәнгать мәктәбендә экскурсиядә. 15.01.2016

Шулай ук балалар музыка сәнгать мәктәбенең музыка бүлмәләрендә дә булдылар. Төрле уен коралларын, мәктәптә укучы балаларның конкурсларда катнашып алган грамоталарын, бүләкләрен карадылар.
Зурлар төркеме балалары скрипка белән танышалар.
-
Спорт мәдәният үзәгенә экскурсия 15.01.2016

Бакчабызда “Мәдәният һәм сәнгать атналыгы" буенча йомгаклау чарасы буларак уртанчылар төркеме балалары белән (тәрбияче - Солтанова Г.Г, муз җитәкчесе Валиева Л.И.логопед - Кыямова Г.Р, тәрбияче ярдәмчесе Загидуллина Х.Х җитәкчелегендә) спорт мәдәният үзәгендә сәяхәттә булдык.Безне каршы алучы Диммухаметов Алмаз абыйлары сәламәтлегебезне ныгытып волейбол уйнау залы ,тренажер , бокс бүлмәләре белән таныштырды.Көрәш залында малайларыбыз көрәш серләренә төшенеп, үзләрен сынап карадылар, кызларыбыз аларга көч бирделәр. Ярышларда катнашырга, шөгыльләнергә, киләчәк дәвамчылары булырга җәй көненә безне үзәккә чакырып калдылар.
-
Мәдәният йортына экскурсия 15.01.2016

Без бүген мәктәпкә хәзерлек төркеме балалары белән Шәүкәт Биктимеров исемендәге район мәдәният йортында экскурсиядә булдык(тәрбиячеләреАбубакирова Р.Г.,Широва Г.Г.,Хузина М.П.). Безнең максат андагы эшчәнлек белән танышу, бүлмәләрне карау,артистлар кебек үз-үзеңне матур, иркен,оста итеп тота белергә өйрәтү.Анда эшләүче Энҗе Нурисламова балаларны мәдәният йортының яшәеше белән якыннанырак таныштырды.Балалар бик җылы хисләр белән кайттылар.
-
Кышкы паркка сәяхәт 15.01.2016

Кыш − табигать фасыллары арасында иң салкыны. Кыш ул битләрне өшетердәй зәмһәрир салкыннарга, күз күремен киметердәй бураннарга да бик бай. Кояш та, үзенең саранлыгын күрсәтеп, салкынча гына елмая. Кыш үзенең аклыгы, сафлыгы белән күңелгә якын, үзенчә матур.Кышкы матурлыкны күрү максатыннан, без икенче кечкенәләр төркеме балалары белән (тәрбиячеләре Ахтямова Р.М., Шарипова Ф.М.) паркта сәяхәттә булдык.Балалар белән кошларны, агачларны күзәттек, уеннар уйнадык. Рәхәтләнеп саф һава суладык.
-
“Иске яңа ел, күпме шатлык бүләк иттең “ 14.01.2016

Бүген уртанчылар төркеме балалары иске яңа елны озатып,конфетлар патшабикәсендә булып кисеп ябыштыру шөгылендә конфетлы чыршы уенчыклары ясадылар. ФДББС буенча математиканы өйрәнүне ныгытып геометрик фигураларны кулландылар,чыршыга өйрәнгән шигырьләрен хәтердә яңартып,чыршы тирәли җырлап ел буена җитәрлек үзләрендә шатлыклы күңел кичерешләре алдылар.









