Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Сабинский детский сад общеразвивающего вида №2 «Эллуки» п.г.т.Богатые Сабы Сабинского муниципального района Республики Татарстан»
Визитная карточка
| Адрес: | 422060, Республика Татарстан, Сабинский район, пгт. Богатые Сабы, ул. Закира Юсупова, д.4 |
| Телефон: | +7(843)-622-31-43 |
| E-Mail: | Dsadalliku2.Sab@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ Сабинский детский сад № 2 "Эллуки" |
| Руководитель: | Галихузина Гульназ Фаридовна |
| Год основания учреждения: | 1986 |
| У нас учатся: | воспитанники - 144 |
| У нас учат: | педагоги - 14 |
Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Сабинский детский сад общеразвивающего вида №2 «Эллуки» п.г.т.Богатые Сабы Сабинского муниципального района Республики Татарстан» - новости
Страницы: << 201 202 203 204 205 206 207 208 ( 209 ) 210 >>
-
"Без күңелле, шат балалар" 28.10.2015

Бүген 28 октябрь көнне безнең икенче кечкенәләр төркемендә "Без күңелле, шат балалар" дип аталган күңел ачу чарасы булып үтте. Бәйрәм барышында балалар белән кызыклы уеннар уйнадык, шигырьләр сөйләдек, яраткан җырларыбызны җырлап, төрле биюләр биедек. Балалар бик теләп бакчабызны ничек яратулары, дуслары белән бик тату дустанә мөнәсәбәттә булуләры турында сөйләделәр. Ә без тәрбияче апалары үз чиратыбызда балаларыбызга сәламәтлек, гел шулай шат күңелле булып, бәхетле балачак илендә рәхәт яшәүләрен теләп бәйрәмебезне төгәлләдек. Чара бик күңелле һәм мавыктыргыч булып үтте.
-
Раннее обучение английскому языку в детском саду. 28.10.2015

Английский язык для дошкольников в нашей среде – это средство общения и возможность обобщения духовного наследия стран изучаемого языка – песни, стихи, танцы, праздники и традиции Великобритании, Ирландии, США. Дети нашего детского сада приступили к систематическому освоению курса коммуникативного английского со средней группы (возраст 4-5 лет). К подготовительной группе (возраст 6-7 лет) дети владеют навыками разговорной речи по базовым темам. Могут вступать в диалог, рассказывать о себе, петь английские песенки, читать стихи, считалочки, участвовать в английских играх и драматизациях.
А это - дети подготовительной группы на занятии английского языка. Дети повторяют за педагогом элементы пальчиковой игры. Пальчиковая гимнастика необходима для поднятия настроения и развития мелкой моторики рук, что благотворно сказывается на увеличении лексического словарного запаса детей.
-
"Дәү әнидә кунакта". 28.10.2015

Табигатьнең иң асыл фасылы - алтын көздә килә халкыбызның матур бәйрәме Сөмбелә. Бүген мәктәпкә әзерлек төркеме балалары шушы күркәм бәйрәмгә җыелды. "Көзге аулак өй" дип аталган махсус сценарий буенча балалар авылга әбигә кунакка "бардылар". Әбигә үзләренең һөнәрләрен күрсәттеләр: шигырьләр сөйләделәр, уйнадылар, җырладылар, бергәләп күңел ачтылар. "Шалкан" әкиятендә уйнарга әти-әниләр дә кушылгач, тагын да күңелле булып китте! Балалар әби яныннан кунактан күчтәнәчләр, күтәренке күңел белән "кайттылар".
-
Сәламәтлек - зур байлык. 27.10.2015

Сәламәтлек-иң зур байлык. Балалар, тәрбиячелэр һәм ата-аналар да шушы байлыкка ирешу, аны саклау һәм үстерү-ныгыту алымнарын, ысулларын яхшы белергә һәм көндәлек тормышта шуларны гамәлгә ашыра барырга тиешләр.Чыннан да ,сәламәтлек - кеше бәхетенең нигезе.
Без”Әллүки” балалар бакчасында эшләүчеләр, физик тәрбия бирү процессында балаларны төрле яклап кызыксындырырга тырышабыз.Тән сәламәтлеге белән бергә, баланың рухи яктан дөрес формалашуын күздә тотабыз.
Балалар арасында сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау, әхлаклы итеп үстерү- безнең төп бурыч.Төп максатыбыз балаларның сәламәтлеген ныгыту, физкультура һәм спортны яратырга өйрәтү.
-
"Сөмбелә" бәйрәме 27.10.2015

Көз... Кемдер аның килүенә чын күңелдән шатлана, ә кемдер көенә. Чөнки көз ул моңсу, көз ул сагышлы. Ләкин ничек кенә булмасын, һәр ел фасылының да үз матурлыгы бар. Алтынга манылган урманнар, бакча тулы өлгергән яшелчә, җиләк-җимеш бары көздә генә! 2 кечкенәләр төркеме балалары да бүгенге бәйрәмебездә көзгә багышланган җырлар җырладылар, шигырьләр сөйләделәр, уеннар уйнадылар, рәхәтләнеп ял иттеләр. Күңелләргә якты нур өләшеп,
Шатлык өстәп һәрбер йөрәккә,
Үз муллыгы белән көзләр килә,
Йомгак ясап җәйге хезмәткә.Табындагы икмәк, сый-нигъмәтне
Күреп, ил картлары шатлана.
Муллык белән җиргә килә көзләр,
Көзге муллык кыла тантана.
-
Иҗади остаханә 23.10.2015

19-22 октябрь көннәре безнең бакчада "Көз сандыгы" темасы белән үтте.Безнең максат: балаларның ел фасыллары турында белемнәрен киңәйтү: көзнең характерлы үзенчәлекләре, табигатьтәге үзгәрешләр, кыргый һәм йорт хайваннарының , кошларның тормышы, кешеләрнең эшчәнлеге; ел фасыллары, ай исемнәре турында белемнәрен ныгыту; табигатьтәге үзгәрешләргә үсемлекләр, җәнлекләр ничек җайлашуы, андагы күренешләргә карата гомуми караш формалаштыру;тере булмаган табигатьтә күзаллауларны киңәйтү. Көз темасын ныгытып, төркемнәрдә кул эше буенча коллектив эшләр башкарылды. Уртанчылар төркеме "Җәнлекләр көзге урманда" , зурлар төркеме "Көзге урман аланында", мәктәпкә хәзерлек төркеме "Көзге урман" темаларына композицияләр эшләделәр.
-
МУЗЫКАЛЬНАЯ ДЕЯТЕЛЬНОСТЬ 23.10.2015

Ох, как громко закричал
И цыпляток всех созвал.
Вот бегут без оглядки
Наши желтые цыплятки.
Занятие по образовательной области «Музыка» в средней группе на тему: «Веселые цыплятки»
Программные задачи
1.Закреплять представление об осени; об особенностях жизнедеятельности домашних птиц; закрепить представление о многообразии и значимости овощей и умение их различать.
2.Развивать связную речь, умение говорить ясно, понятно для окружающих; память, внимание, логическое мышление, воображение, воспитывать умение внимательно слушать взрослых и сверстников, точно и полно отвечать на поставленный вопрос.
3.Воспитывать любовь и бережное отношение к природе, умение сопереживать.
4.Закрепить умение различать характер музыки, передавать его в движении.
-
Яңа стандарт таләпләр белән әти-әниләрне таныштыру. 21.10.2015

Россия Федерациясенең мәктәпкәчә белем бирү үсешендә яңа этап башланды.Бүгенге көндә белем һәм тәрбия бирүдәге үзгәрешләр,яңалыклар турында сөйләшү өчен без уртанчылар төркемендә әти-әниләр белән җыелыш үткәрдек.
2010-2015 нче елларда Татарстан Республикасында мәгарифне үстерү стратегиясе “Киләчәк” программасы кысаларында мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләрендә Татарстан Республикасы дәүләт телләрен өйрәтү программасы старт алды. Балалар бакчаларына йөрүче балаларга татар һәм рус телләрен уңайлы һәм нәтиҗәле итеп өйрәнү өчен тиешле шартлар тудырылды.
Заманча педагогик технологияләр белән янәшә мультимедиа чараларын һәм Интернет мөмкинлекләрен киң файдаланылуда республикасы хөкүмәте ярдәм итте.
Программаны гамәлгә кертү процессында ата-аналар да актив катнаша, алар белән тыгыз элемтәдә торабыз. Һәр дәрестә өйрәнелгән материалны җиткерәбез.таныштырып торабыз ,җыелышларда чыгышлар тәкъдим итәбез.Әлбәттә, әти- әниләр, тәрбиячеләр, балалар белән берлектә эшләгәндә генә эшнең нәтиҗәсе уңай була.
-
Үткәнен белмәгеннең - киләчәге юк! 20.10.2015

"Үткәнен белмәгәннең - киләчәге юк!" дигән борынгыларның урынлы әйтелгән сүзе һәрбер кешене уйландырырга, үзенең үткәне, тарихы белән кысыксындырырга мәҗбүр итә. Иң беренче чиратта бу өлкәдә без педагоглар үткәннәрне барлауда, кешелекнең гомер тәҗрибәсен, күңел байлыгын сакларга тиеш, ә иң мөһиме тарихи мирасыбызны түкми-чәчми киләчәк буынга тапшырырга бурычлы.Бу уңайдан безнең "Әллүки" балалар бакчасында күп кырлы эш алып барыла.Бакчабыз мөдире Мухарлямова Әлфия Шамил кызы җитәкчелегендә, педагогик коллектив районыбызда эшләп килүче туган як музеена сәяхәт кылдык.Саба районы җирлегеннән чыккан күренекле шәһесләр, борынгы бабайларыбызның савыт-саба һөнәрчелеге белән шөгыльләнүче, сугыш геройлары һәм мамонт сөякләре табылдыклары турында мәгълүматлар алдык. Музейдан алган тәэсирләребезне исбатлап, балаларга һәм әти-әниләргә тарихи җәүһәрләребезнең үзкыйммәтен җиткерү максатыннан проект, презентацияләр эшләдек.Тарихи темаларга багышлап рәсем, әвәләү күргәзмзлзре оештырдык.
Зурлар төркеме тәрбиячесе Гараева Мәдинә Мансур кызы.
-
Әти-әниләр җыелышы 19.10.2015

Иң кечкенәләрнең икенче кечкенәләр төркемендә ата - аналар җыелышы булды. Җыелышта ясле төркеме ата - аналары, бакчабызның белгечләре төркемдәге эшчәнлек төрләре һәм бакча режимы белән таныштылар. Соңыннан тәрбияче балаларның адаптация чоры һәм сенсор тәрбиянең әһәмияте турында презентация күрсәтте.









