Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Сабинский детский сад общеразвивающего вида №2 «Эллуки» п.г.т.Богатые Сабы Сабинского муниципального района Республики Татарстан»
Визитная карточка
| Адрес: | 422060, Республика Татарстан, Сабинский район, пгт. Богатые Сабы, ул. Закира Юсупова, д.4 |
| Телефон: | +7(843)-622-31-43 |
| E-Mail: | Dsadalliku2.Sab@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ Сабинский детский сад № 2 "Эллуки" |
| Руководитель: | Галихузина Гульназ Фаридовна |
| Год основания учреждения: | 1986 |
| У нас учатся: | воспитанники - 144 |
| У нас учат: | педагоги - 14 |
Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Сабинский детский сад общеразвивающего вида №2 «Эллуки» п.г.т.Богатые Сабы Сабинского муниципального района Республики Татарстан» - новости
Страницы: << 191 192 193 194 195 196 197 ( 198 ) 199 200 >>
-
"Муса Җәлил - герой шагыйрь" 17.02.2016

Туган ил! Ватан! Бу төшенчәләр кеше күңеленә туган көненнән алып сеңдерелә башлый , чөнки туган җир әти - әни кебек үк кадерле. Шуңа күрә бала тәрбия-ләүдә иң мөһим максатларның берсе булып Туган илгә ,Ватанга мәхәббәт , патриотик хисләр тәрбияләү тора.Ә нәрсә соң ул патриотизм? "Патриот ул - үзенең туган җирен, халкын, илен, ватанын сөюче, шулар өчен һәртөрле корбаннарга әзер булган кеше. Патриотизм -патриотларга хас булган күренеш, үз иленә, халкына мәхәббәт". Яшь буында патриотизм хисен уятуда матур әдәбиятның роле бик зур. Аның иң яхшы үрнәге герой-шагыйрь Муса Җәлилнең тормышы һәм иҗаты.Бакчабызда "Армия калейдоскобы" атналыгы һәм Муса Җәлилнең туган көне уңаеннан бүген икенче кечкенәләр төркемендә Муса Җәлил, аның иҗаты белән таныштык. Балалар шагыйрьнең портретын, китапларын карадылар. Ә аннан соң без "Әтәч" шигырен укып әтәч турында әңгәмә алып бардык. Эшчәнлек "Әтәчем" җырын җырлау белән тәмамланды.
-
"Бишек җырлары - киләчәгебез нигезе" 16.02.2016

Ана һәм Бала! Бер - берсенә алардан да якын җан ияләрен табып була микән бу дөньяда?! Ана кешегә нәсел , милләт ,кешелекне дәвам иттерү , яшь буын тәрбияләү кебек олы вазифа йөкләгән. Ул сабыена ягымлы , җылы , назлы бишек җырлары көйли һәм шул җырлар аша баласына үзенең иң изге теләклә-рен , өмет - хыялларын җиткерергә омтыла. Бишек җырлары зур тәрбияви көчкә ия , баланың теле ачылуда , зиһенен уятуда иң тәэсирле тәрбия чарасы ул.Бала күңеленә ана назы , бишек җыры белән кергән сүз гомерлек була. Менә шушыларны күздә тотып без бүген беренче кечкенәләр төркеме балалары белән (тәрбиячеләре Шарипова Ф.М) "Йокла курчак , нәни курчак" исеме астында чара үткәрдек. Эшчәнлек барышында балалар бишек җыры тыңладылар , курчакны тирбәтеп йоклаттылар. Әниләре җырлаган бишек җырларын көйләп күрсәттеләр. "Бишек җыры!" Никадәр йөрәк түреннән чыккан ягымлы , матур сүзләр , матур хыяллар, берни белән дә чагыштырып булмаслык ана мәхәббәте, күңелләрнең иң нечкә кылларын тибрәндерерлек моң агылсын да агылсын иде!
-
"Лыжня России - 2016" 14.02.2016

Лыжня России» Воспитанники нашего детского сада - активные участники лыжных соревнований. Вот и этот год не был исключением. На лыжной трассе стартовали дети подготовительной группы. Всем участникам соревнований были вручены подарки. Благодарим детей и их родителей за активное участие в соревнованиях! Желаем здоровья и дальнейших успехов!
-
Юлларыбыз имин булсын. 13.02.2016

Һәлакәтләр булмасын дип, телидер һәрбер йөрәк. Шуңа күрә дә йөргәндә бик сак булырга кирәк! Юл кагыйдәләрен бик тә белеп үтәргә кирәк!
-
"Super светофор" тамашасында. 13.02.2016

Без барыбыз да юл хәрәкәтендә катнашабыз. Ә юл аңа кагылышлы кагыйдәләрне төгәл үтәүне таләп итә. Соңгы елларда транспорт саны арту юлларда бик сак йөрергә кирәклеген искәртә. Балалар - юл хәрәкәтендә саклауга һәм яклауга мохтаҗ булган катнашучылар. Аларда үз-үзеңне саклау инстинкты тулысынча формалашып җитмәгән. Шуңа күрә балалар юлларда исән-имин, кагыйдәләрне белеп, аларны бозмыйча йөрсен өчен, һәрвакыт искә төшереп тору зарур. Бүген зурлар һәм мәктәпкә хәзерлек төркемендәге балалар Ш.Биктимеров исемендәге мәдәният йортында Г.Кариев исемендәге Казан дәүләт яшь тамашачы театрының "Super светофор" дигән тамашасын карадылар. Тамаша бик эчтәлекле, гыйбрәтле, сабак алырлык булды. Балалар үрнәкне олылардан алалар бит, юлларда йөргәндә олылар сабыйларыбызга яхшы үрнәк булып калсыннар, аларның юллары куркынычсыз, имин булсын иде.
-
“Изге Вәли көне” 12.02.2016

Гашыйклар көнен - икенче төрле Изге Вәли көне дип йөртәләр. Бәйрәмнең килеп чыгышы турында төрле легендалар яшәп килә.Изге Валентин көнен төрле илләрдә төрлечә каршы алалар.Чараның иң кызыклысы Әллүки балалар бакчасында булып үтте.Уртанчылар төркемендә балалар бер-берсенә булган дуслыклары турында сөйләп матур сүзләр әйттеләр,открыткалар алыштылар.Гаиләдәге кешеләрен яратып үз куллары белән ихластан бүләккә йөрәк ясадылар.Изге Вәли көне барыбызга да бәхет-шатлык,мәхәббәт алып килсен.
-
День святого Валентина 12.02.2016

14 февраля - день Святого Валентина. Сегодня воспитатель Гараева М.М. провела мастер - класс. Рассказала детям о возникновении этого праздника, представила презентацию. А затем дети методом торцевания смастерили сердечки - валентинки.
-
“Су белән тәҗрибәләр үткәрү” 11.02.2016

Балаларга табигатьтә суның үсемлекләр, хайваннар, кешеләр тормышындагы ролен аңлату максатыннан “Күп беләсем килә” темасын йомгаклап уртанчылар төркемендә (тәрбиячеләре Солтанова Г. Г һәм Ибатуллина И.С) су белән тәҗрибәләр үткәрдек.Балаларның күзаллауларын, мөстәкыйль фикер йөртә белү сәләтен үстердек.Табигатькә, яшәү чыганагы булган суга, су байлыкларына карата сакчыл караш тәрбияләдек.
-
Наша лаборатория 11.02.2016

В рамках недели «Всё хочу знать» воспитатель старшей группы Гараева Мадина Мансуровна провела эксперименты и опыты для детей средней, старшей и подготовительной групп. Перед воспитателем стояла задача воспользоваться тягой детей к познанию мира, дать им знания с помощью экспериментального метода, т.е. на собственном опыте.
Вода известна детям с детства, но качественно оценивать её можно только на практических занятиях в ДОУ. С водой можно проводить десятки и сотни экспериментов – опыты с водой не несут никакой опасности для детей. Одним словом, для исследования вода в детском саду подходит идеально по всем параметрам.
На этом мероприятии были проведены опыты на определение прозрачности воды, способности отражения, растворимости и различное состояние воды. С помощью опытов дети получили знания о неживой природе – воде, сумели сделать самостоятельные выводы, развивали мыслительную активность, смогли выдвинуть свои предположения.
-
"Әй, суганкай ничек үсәсең шулай?" 10.02.2016

Әйләнә-тирә белән аралашу һәм аның белән элемтәгә керү, яңадан-яңа максатлар куеп аларга ирешү кешенең яхшы сыйфатлары. Бала тууының беренче көненнән алып үзен әйләндереп алган дөньяны ача һәм өйрәнә.Кытай халык мәкале болай ди:"Сөйлә- мин онытырмын, күрсәт-мин истә калдырырмын, үземә эшләтсәң-мин аңлармын" ди .Балалар да үзләре күргән, ишеткән һәм тотып караган әйберләрне генә истә калдыралар.Шуңа күрә күзәтү эшчәнлеге безнең балалар бакчасында ныклы урын алып тора.Бу һәркем өчен дә бик кызык һәм мавыктыргыч күренеш. Яңа кичерешләргә ,экспериментларга омтылу ,яңа мәгълүматлар эзләү балаларның үз-үзләрен тотышының гадәти күренеше. Тәҗрибә ясаунын төп үзенчәлеге шунда ,аның асылында баланың иҗади эшчәнлеге ,тикшеренү ята. Шушыларны күздә тотып без бүген икенче кечкенәләр төркеме балалары (тәрбиячеләре Шарипова Ф. М.) белән суганның ничек үсүен күзәттек. Беренче эш итеп суганны утырткан вакытта нинди булуын ,бер атна узгач аның кыяклары барлыкка килүен, күпме үсүен ачыкладык. Аннары балалар аларга су сиптеләр. "Сабырлык һәм тырышлык алынган белем , хәтер белән бирелгән белемгә караганда артыграк" дип яза Л.Н.Толстой. Шуңа күрә бары тик сабырлык белән тырышып эшләгәндә генә эшнең нәтиҗәсен күрергә мөмкин .









