Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Сабинский детский сад общеразвивающего вида №2 «Эллуки» п.г.т.Богатые Сабы Сабинского муниципального района Республики Татарстан»
Визитная карточка
| Адрес: | 422060, Республика Татарстан, Сабинский район, пгт. Богатые Сабы, ул. Закира Юсупова, д.4 |
| Телефон: | +7(843)-622-31-43 |
| E-Mail: | Dsadalliku2.Sab@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ Сабинский детский сад № 2 "Эллуки" |
| Руководитель: | Галихузина Гульназ Фаридовна |
| Год основания учреждения: | 1986 |
| У нас учатся: | воспитанники - 144 |
| У нас учат: | педагоги - 14 |
Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Сабинский детский сад общеразвивающего вида №2 «Эллуки» п.г.т.Богатые Сабы Сабинского муниципального района Республики Татарстан» - новости
Страницы: << 141 ( 142 ) 143 144 145 146 147 148 149 150 >>
-
"Сенсор тәрбия". 29.11.2017

3 яшькә кадәрге балаларда сизү органнарының үсеше интенсив рәвештә бара. Кечкенә яшьтәге баланың барлык яклап камил үсешен сенсор үсеш тәшкил итә.
Әйләнә - тирәдәге чын барлыкны тулы кабул итүгә юнәлдерелгән сенсорика буенча эшчәнлекләр дөньяны танып белүнең нигезе булып торалар.
Балада акыл, физик, эстетик тәрбиянең алга китеше иң беренче чиратта сенсор тәрбиянең үсешенә бәйле: ул ни дәрәҗәдә күрә, ишетә һәм сизә.
Сенсор тәрбиянең әһәмияте шунда:
- интелектуаль үсешнең нигезе булып тора;
- күзәтү сәләтен арттыра;
- эстетик сиземләүгә позитив тәэсир итә;
- күзаллау үсешенең нигезе булып тора;
- игътибарлылыкны арттыра;
- сенсор эталоннарны үзләштерүгә ярдәм итә;
- эшчәнлек алымнарын үзләштерүне тәэмин итә;
- баланың сүзлек байлыгын арттыра;
- күреп, ишетеп, образлы истә калдыру үсешенә йогынты ясый.
(Тәрбияче Шакирова Э.А.)
-
"Әниләребез осталыгы" 24.11.2017

Әниләр!
Балагызның берәве сез,
Гаиләнең йөрәге сез,
Иминлекнең терәге сез,
Һәркемнең иң кирәге сез! Ә әниләрнең куллары иң- иң җылы, иң- иң йомшак, иң могҗизалы куллардыр могаен!!!
-
"Бүген бездә туган көн!" 24.11.2017

Әле кечкенә булуыбызга карамастан нәниләребез бер - берсен котларга яраталар, " Ак калач" уенында бик теләп катнашалар. Гараева М.М.
-
"Һәр әйбернең үз урыны" 23.11.2017

Без бүген беренче кечкенәләр төркемендә Сөйләм теле эшчәнлегендә "Һәр әйбернең үз урыны" дип исемләнгән эшчәнлек үткәрдек.Бала кечкенәдән өйдә дә,балалар бакчасында да һәр әйберне тиешле урынга куя белергә тиеш.Без өлкәннәр аларны шушы тәртипкә кечкенәдән өйрәтергә тиеш.
Абубакирова Р.Г.
-
"Песиләр йомгак белән уйныйлар". 22.11.2017

Бүген 1 кечкенәләр төркемендә “Песиләр йомгак белән уйныйлар” темасына рәсем эшчәнлеге үтте.
Бурычлар:
Тәрбияви (игътибарлылык, чиста, пөхтә эшләү күнекмәләре тәрбияләү).
Үстерешле (сюжетлы-уенлы эчтәлекне үстерү).
Белем бирү (кәгазьнең билгеле өлешләрендә ясарга, карандашларның төрле төстәгеләрен кулланырга, аларны теләк буенча алырга, спираль рәвешендәге (замкнутая) форма ясарга өйрәтү).
(Тәрбияче Шакирова Э.А.)
-
"Йомгаклар ясыйбыз..." 22.11.2017

Балалар карандашлар белән спираль рәвешендә (“җепне йомгакка урап”) песи балаларына төрле төстәге, зур һәм кечкенә “йомгаклар” ясадылар.
-
"Әнием күз нурым!" 22.11.2017

Шушы исем астында беренче кечкенәләр төркемендә "Әниләр көненә"карата ачык эшчәнлек күрсәттек.Алсу безгә кунакка килде.
Безнең бурыч балаларга полиция,табиб турында мәгълүмәт бирү,грамматик яктан җөмләләрне аңларга һәм аларны сөйләмдә дөрес кулланырга өйрәтүне дәвам итү.
Эшчәнлекнең ахырында балалар әниләр белән берлектә светофорның "күзләрен" дөрес итеп буядылар.
Абубакирова Р.Г.
-
Әниләр бәйрәме! 22.11.2017

22 нче ноябрь көнне уртанчылар төркемендә әниләр көненә багышланган бәйрәм кичәсе үткәрелде. Балалар әниләрне бәйрәм белән котлап шигырьләр сөйләделәр, матур җырлар җырладылар, бию башкардылар. Ә менә бүләкне әниләр белән бергәләп ясадылар. Бүләк балаларның үзләренә дә, әниләргә дә бик ошады. Бәйрәмебез күңелле үтте. (Тәрбияче: Хайрутдинова Г.М.)
-
"Бармак, бармак...син кайда?" 22.11.2017

Баланың телен ачуда, сөйләмен үстерүдә бармак уеннары бик зур роль уйный. Бармак күнегуләре һәм бармаклар белән ритмик хәрәкәтләр ясау баш миенең сөйләм өчен җавап бирүче өлкәсенең ярсынуына һәм сөйләм зоналары эшчәнлеге көчәюгә китерә. Нәтиҗәдә сөйләм үсешенә уңай йогынты ясый. Нәниләребез бу уеннарда бик теләп, яратып катнашалар. Үз исемнәрен кушып уйнаган бармак уеннары алар өчен бигрәктә кызыклы. Тәрбияче Гараева М.М.
-
Математика иленә сәяхәт 22.11.2017

Бүгенге математика эшчәнлегендә кунакка Белмәмеш килде. Ул балаларга үзенең бернәрсә дә белмәве, ләкин бик өйрәнәсе килүе турында әйтте. Балалалар аңа бик теләп ярдәм иттеләр. Алдагы шөгыльләргә дә чакырып калдылар. (Тәрбияче: Хайрутдинова Г.М.)









