муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Сабинский детский сад общеразвивающего вида №1 «Шатлык» п.г.т. Богатые Сабы Сабинского муниципального района Республики Татарстан»
Визитная карточка
| Адрес: | 422060, Республика Татарстан, Сабинский район, пгт. Богатые Сабы, ул. Школьная 39 А, |
| Телефон: | 8 (84362) 2-32-43 |
| E-Mail: | Shatlyk1.Saba@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ Сабинский детский сад №1 "Шатлык" |
| Руководитель: | Зарипова Рушания Гилемхановна |
| Год основания учреждения: | 1932 |
| У нас учатся: | воспитанники - 112 |
| У нас учат: | педагоги - 11 |
муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Сабинский детский сад общеразвивающего вида №1 «Шатлык» п.г.т. Богатые Сабы Сабинского муниципального района Республики Татарстан» - новости
Страницы: << 71 72 73 74 75 76 77 78 ( 79 ) 80 >>
-
Чираттагы педкиңәшмә 17.01.2019 Бүген чираттагы педкиңәшмәдә педагоглар мәктәпкәчә яшьтәге балаларга тәрбия һәм белем бирү өлкәсендә заманча технологияләрне куллану буенча фикер алыштылар. Галиакбарова А.Ф. "Квест-уен заманча технология", Аубакирова Г.А. "Квест уенны үткәрү алымнары, төрләре" темаларына чыгыш ясадылар. Уртанчылар төркемендә "Куянкайның серле сандыгы" темасына белем бирү эшчәнлеген тәкъдим иттеләр. Киңәшмә эчтәлекле, эшлекле булды. Мәктәпкәчә яшьтәге балаларның төп эшчәнлекләре уен. Уен аша балаларны әйләнә тирәне танып-белергә күнектерү, эшчәнлекләрне кызыклы, мавыктыргыч, белем бирерлек итеп оештыру безнең төп бурычыбыз икәнен искәртеп үтте өлкән тәрбияче Нурисламова М.Ф.

-
Түбәтәем укалы 15.01.2019

Мөселманга фарыз баш киеме-
Үзе матур, үзе бәләкәй.
Әллә кайдан нурлар сибеп тора
Кызлар чиккән милли түбәтәй.
"Әбиемнең серле сандыгы" атналыгы барышында уртанчылар төркеме балалары тәрбияче Сабирова Р.Р. белән берлектә кисеп-ябыштыру эшчәнлегендә татар халкының милли орнаментларын кулланып түбәтәй бизәделәр.
-
Чаңгы базасында 14.01.2019

Бүген зурлар, мәктәпкә әзерлек төркеме балалары физик тәрбия бирү тәрбиячесе Аубакирова Г.А., тәрбиячеләр Гилемханова Ә.Ә., Фатихова Г.Х. җитәкчелегендә чаңгы базасына экскурсиягә бардылар. Тренер Гарипов М.З. сәламәтлекне саклау өчен даими спорт белән шөгыльләнергә кирәклеген аңлатты. Чаңгыда йөрү, тимер аякта шуу, саф һавада булуның организмны чыныктыруга йогынтысы зур булуын искәртте. Чаңгыны ничек сайларга, ничек сакларга,яхшы шуар өчен ничек әзерләргә кирәклеген, шуу алымнарын аңлатты. Район чаңгычыларының республика,Россия күләм оештырылган ярышларда катнашып алган кубоклары белән таныштырып үтте. Үсә төшкәч чаңгы спорты белән шөгыльләнергә теләге булган һәркемне көтеп калуын җиткерде.
-
Чыршы белән хушлашу 11.01.2019 Бүген чыршы бәйрәмнәренең күңелле мизгелләрен искә төшереп чыршы, Кыш бабай, Кар кызы белән хушлаштык. Күңелле уеннар, җыр, бию белән үрелеп барган йомгаклау чарасы балаларга шатлык, бәхетле мизгелләр, күтәренке кәеф бүләк итте.

-
Бакчабызда - өмә! 04.01.2019

Урамнарга, бакчаларга,
Урман, кырлар өстенә
Ак мамыктай күбәләк кар
Төшә дә төшә генә.
Бүген МБМБУ Саба 1 "Шатлык" балалар бакчасы коллективы кар көрәү, биләмә тирәсен чистару буенча өмә үткәрде.
-
Хуш киләсең, Яңа ел! 30.12.2018

Тылсымлы да, күңелле дә,
Бәйрәм бит ул-Яңа ел!
Өр-яңа ел, вакытларга,
Сала бит ул яңа юл!
Әй, Яңа ел, Яна ел!
Сине көтеп алабыз!
Көннәр саны кими бара,
Бәйрәм диеп янабыз.
Бүген бакчабызда ел буена көтеп алган бәйрәм чыршы бәйрәме үткәрелде. Балалар төрле урман җәнлекләре, кар бабай, кар бөртекләре булып киенеп килделәр. Кыш бабай, Кар кызына багышлап шигырьләр сөйләделәр, җырлар, биюләр башкардылар. Бәйрәмне ямьләндереп Буратино, Мальвина, хәйләкәр төлке Алиса, Базилио песикәй килде. Танылган геройлар балаларны серле, могҗизалы әкият иленә алып керделәр. Күңелле бәйрәм иртәләре Кыш бабай һәм Кар кызының алып килгән бүләкләрен тарату, истәлеккә фотога төшү белән тәмамланды.
-
Чыршы, чыршы без сине сагнып көттек ел буе 30.12.2018

Якты утлар җемелдиләр,
Яшел чыршы түрендә.
Яңа елда яңа хисләр,
Яңа уйлар күңелләрдә.
Ак карларда ак бәхетләр,
Энҗеләрдәй сибелсен!
Өр-Яңа ел котлы булсын,
Шатлыклардан чигелсен!
-
Профсоюз чыршы бәйрәме 29.12.2018

Яңа елга беренче адым изгелек булсын.
Якынлашып килүче Яңа ел белән сезне!
Яңа еллар килсен бәхет алып,
Яңа еллар килсен елмаеп,
Күңелләрдә мәңге шатлык булсын,
Яшәмәгез дуслар моңаеп.
Яңа ел котлы булсын,
Дөньялар тыныч торсын.
Бәбиләр туып торсын,
Табыннар тулып торсын!
Бакчабызның профсоюз комитеты бүген хезмәткәрләр һәм балалар өчен бәйрәм кичәсе үткәрде. Кичәне мөдир Рушания Гилемхановна бәйрәм котлавы белән ачып җибәрде. Бәйрәм Галиакберова А.Ф., Аухадиева Н.А., Аубакирова Г.А. тырышлыгында оештырган төрле уеннар, җыр, бию, шигырьләр, лоторея уйнату белән үрелеп барды. Кичәбезне ямьләндереп Кыш бабай, Кар кызы килделәр. Хезмәткәрләргә, балаларга матур теләкләрен җиткереп бүләк, күчтәнәләр тараттылар.
-
Лыжная прогулка! 28.12.2018

Снег в горах и на равнине.
Замела метель дороги —
Не проедешь на машине,
А пешком завязнут ноги.
Не волнуемся особо —
Путь короче. Цели ближе —
Проберёмся по сугробам,
Если встанем мы на лыжи.Родивилина Н.
(Воспитатель по физкультуре Аубакирова Г.А.)
-
Телеканал на татарском языке "Шаян ТВ" 26.12.2018

Уважаемые родители. По поручению Президента Республики Татарстан Р.Н.Минниханова запущен детский телеканал на татарском языке «ШАЯН ТВ». Ссылка для загрузки проморолика доступна до 26.12.2018 по адресу: https://cloud.mail.ru/stock/W8BpvBPAYP3ZSu2Gj6uMJo3A












