муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Сабинский детский сад общеразвивающего вида №1 «Шатлык» п.г.т. Богатые Сабы Сабинского муниципального района Республики Татарстан»
Визитная карточка
| Адрес: | 422060, Республика Татарстан, Сабинский район, пгт. Богатые Сабы, ул. Школьная 39 А, |
| Телефон: | 8 (84362) 2-32-43 |
| E-Mail: | Shatlyk1.Saba@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ Сабинский детский сад №1 "Шатлык" |
| Руководитель: | Зарипова Рушания Гилемхановна |
| Год основания учреждения: | 1932 |
| У нас учатся: | воспитанники - 112 |
| У нас учат: | педагоги - 11 |
муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Сабинский детский сад общеразвивающего вида №1 «Шатлык» п.г.т. Богатые Сабы Сабинского муниципального района Республики Татарстан» - новости
Страницы: << 71 72 73 74 75 76 ( 77 ) 78 79 80 >>
-
Ватанны саклаучылар көне белән! 22.02.2019

Бүген коллективта эшләүче ир-егетләребезгә якынлашып килүче 23-февраль Ватанны саклаучылар көне белән профсоюз исеменнән тәбрикләп истәлекле бүләк тапшырылды.
-
"Созвездие-Йолдызлык - 2019" район күләм бәйгесендә икенче урын 21.02.2019 Бүген мәктәпкә әзерлек, зурлар төркеме балалары музыка җитәкчесе Аухадиева Н.А., рус теле тәрбиячесе Галиакбарова А.Ф. җитәкчелегендә иҗат үзәгендә район күләм балалар бакчалары арасында үткәрелгән "Созвездие-Йолдызлык - 2019" бәйгесендә катнаштылар. Бию номинациясендә бик матур чыгыш ясап икенче урынны яуладылар. Чын күңелдән җиңү белән котлыйбыз, киләчәктә уңышлар теләп калабыз.

-
Җыр номинациясендә өченче урын 21.02.2019 Мәктәпкә әзерлек төркеме балалары җыр номинациясендә катнашып өченче урынны яуладылар.

-
"Гаилә бәйрәме" 21.02.2019 Беренче кечкенәләр төркемендә 23-февраль Ватанны саклаучылар көне, 8 март - Халыкара хатын кызлар көне уңаеннан "Гаилә бәйрәме" үткәрелде. Бәйрәм уеннар, балаларның чыгышлары белән үрелеп барды. Балалар әти-әниләрне сөендереп, аларга багышлап шигырьләр сөйләделәр, хөнәрләрен күрсәттеләр. Бәйрәм ахырында әти-әниләргә истәлекле открыткалар тапшырдылар.

-
Әфган җилләре 15.02.2019

Әфганстан, исемең шигъри синең,
Җирең сихри, кыя, ташларың!
Изге дуслык бурычын үтәр өчен
Сиңа китте бик күп якташларым...
В.Һадиуллин “Әфганстан”
Әфганстанда хәрби хезмәттә булган егетләргә карата хөрмәт хисләре тәрбияләү; балаларга батырлык, героизм кебек хисләрнең югарылыгын төшендерү; мондый сыйфатларны булдыруда үзтәрбиянең роле зур булуын аңлату максатыннан зурлар төркеме тәрбиячеләре балалар белән әфганчылар мемориалына экскурсия оештырдылар. Әфганстаннан гаскәрләрне чыгаруга 30 ел тулу уңаеннан оештырган чарада катнашып һәйкәлгә чәчәкләр салдылар.
-
"Ут белән сак бул" 15.02.2019

Балаларның янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен, ут һәм көнкүреш әйберләре белән сак, дөрес эш итәргә өйрәнүне дәвам итү, алган белемнәрен системага салу, тирәнәйтү, янгыннан саклану кагыйдәләрен үтәүнең әһәмиятен искәртү, игътибарлылык, җитез, кыю, батыр, көчле булу сыйфатлары тәрбияләү максатынан оештырылган "Ут белән сак бул" чаралар барышында балалар белән әңгәмәләр, бердәм белем бирү эшчәнлекләре, уеннар; уртанчылар, зурлар, мәктәпкә әзерлек төркеме балалары белән тиз арада киенеп хәвефсез урынга чыгу буенча өйрәнүләр үткәрелде.
-
Муса Җәлил - бөек шагыйрь 14.02.2019

Шагыйрь җыры – ялкынлы җыр,
Һичбер кайчан сүнмәс җыр.
Ил-халкымның батыр улы –
Җәлил үзе – үлмәс җыр!
Татар халкының патриот шагыйре Муса Җәлилнең әсәрләренә кызыксыну уяту, аның шигырьләренең бөеклегенә төшендерү, туган илгә мәхәббәт тәрбияләү, авырлыкларга бирешмичә җиңеп чыгарга күнектерү, ихтыяр көчен тәрбияләү өстендә эшне дәвам итү максатыннан "Муса Җәлил - бөек шагыйрь" атналыгы үткәрелде. А.Каримуллин исемендәге китапханә хезмәткәрләре белән берлектә йомгалау чарасы үткәрелде. Балалар М.Җәлилнең тормышы, иҗаты белән таныштылар, шигырьләрен сөйләделәр, презентация карадылар.
-
Әтәч ясадык 13.02.2019

Муса Җәлилнең шигырьләренә карата кызыксыну уяту максатыннан зурлар төркеме балалары әтәч рәсеме ясадылар. Әлеге шөгыль барышында әтәчнең йорт кошы икәнлеге әйтеп кителде. Балаларның фикерләре тыңланылды. Әтәч рәсемен ясау алымнары белән таныштылар.(Тәрбияче Гилемханова Ә.Ә.)
-
"Чаңгы - 2019" 09.02.2019 Россия күләмендә үткәрелүче "Чаңгы - 2019" ярышында безнең балалар һәм өлкәннәр теләп катнашты.Кашапова Людмила Валентиновна икенче урынны яуллады

-
"Минем яраткан әкиятем" 08.02.2019

Бу атнада бакчабызда "Заманча әкиятләр" атналыгы булып үтте. Балаларга әкият, мультфильмнарны таный белергә,аларның эчтәлеге буенча үз фикерләрен башкаларга җиткерә белергә өйрәтелде.Балалар үзләренең яраткан әкиятләрен сөйләделәр.Төрле образларга кереп,әкият геройлары булып уйнадылар.
Ә без уртанчылар төркеме балалары белән "Минем яраткан әкиятем" исемле рәсем ясау конкурсы оештырдык.Балалар әти-әниләр ярдәме белән,үзләре яратып тыңлый торган әкият геройларын рәсемдә ясап килделәр.Ә бәйгебез ахрында ,балаларны грамота белән бүләкләдек. (Тәрбияче:Сабирова Р.Р.)












