муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Сабинский детский сад общеразвивающего вида №1 «Шатлык» п.г.т. Богатые Сабы Сабинского муниципального района Республики Татарстан»
Визитная карточка
| Адрес: | 422060, Республика Татарстан, Сабинский район, пгт. Богатые Сабы, ул. Школьная 39 А, |
| Телефон: | 8 (84362) 2-32-43 |
| E-Mail: | Shatlyk1.Saba@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ Сабинский детский сад №1 "Шатлык" |
| Руководитель: | Зарипова Рушания Гилемхановна |
| Год основания учреждения: | 1932 |
| У нас учатся: | воспитанники - 112 |
| У нас учат: | педагоги - 11 |
муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Сабинский детский сад общеразвивающего вида №1 «Шатлык» п.г.т. Богатые Сабы Сабинского муниципального района Республики Татарстан» - новости
Страницы: << 71 72 73 74 75 ( 76 ) 77 78 79 80 >>
-
"Әти-әни һәм мин - спорт сөюче гаилә" 16.03.2019

Бүген Сабинска елгасы буенда Саба балалар бакчалары арасында "Әти-әни һәм - мин спорт сөюче гаилә" бәйрәме үткәрелде. Безнең бакча данын яклап мәктәпкә әзерлек төркеменнән Адгмовлар, Багмановлар, Мифтаховлар, Мухамадиевлар, зурлар төркемннән Хадиевлар гаиләләре катнашты. Гаиләләр төрле спорт уеннарында, ярышларда катнашып күңелле ял иттеләр. Ярышларда катнашкан гаиләләргә рәхмәтебзне җиткерәбез, киләчәктә дә уңышлар теләп калабыз.
-
Тәҗрибә үткәрдек 15.03.2019 Тәҗрибә,күзәтү эшчәнлеге балалар өчен бик кызыклы һәм мавыктыргыч күренеш. Бала тәҗрибәләр, эзләнүләр вакытында мөстәкыйль фикер йөртергә,тирә-юньне күзаллларга өйрәнә.Зурлар төркеме балалары тәҗрибә үткәреп туфракның төсен, исен билгеләделәр.Микроскоп аша карап,таркалып баручы үсемлек калдыкларын таптылар.Сулы банкага бераз туфрак салып, туфрак составында һава барлыгын ачыкладылар.Тәҗрибә аша нәтиҗәләр ясау балаларга бик ошады.(Гилемханова Ә.Ә.)

-
Gears. Волшебные шестеренки. 11.03.2019

Воспитатели детского сада МБДОУ № 1 "Шатлык" используют в играх с детьми кострукторы из шестеренок.
Главная особенность контруктора в том, что в результате правльной сборки зубчатая передача приведет в движение всю конструкцию!
Динамические конструкторы созданы при сотрудничестве с детскими психологами и педагогами, поэтому полностью учитывают потребности и особенности восприятия ребенка.
- формирование мелкой моторики;
- осознание причинно-следственных связей;
- развитие логики;
- тренировка памяти и внимания;
- развитие мышления и воображения;
- равномерное развивитие обоих полушарий головного мозга ребенка. -
8 Март - Халыкара хатын-кызлар бәйрәме белән!!! 07.03.2019

Көннең яктылыгы кояшта, күкнең бар матурлыгы йолдызларында, кешелекнең бөтен гүзәллеге хатын-кызларда. Рөхсәт итегез сезне, кешелекнең бизәге булган гүзәл затларны, шушы искиткеч матур яз бәйрәме — Халыкара хатын-кызлар көне белән тәбрик итәргә… Шушы гаҗәеп гүзәл бәйрәм көнендә елмаеп баккан кояштай һәрвакыт балкып яшәгез. Күңелегездән шатлык, тәнегездән саулык-сәламәтлек, йортыгыздан иминлек-бәракәт китмәсен! Бәйрәмегез котлы булсын!
-
Бәйрәм белән! 07.03.2019

Котлы булсын 8 нче март бәйрәме,
Юлларыгызга гөллэр сибелсен,
Март аенын саф җилләре сезгә
Бәхет-шатлык кына китерсен.
Күңелегез турендә һичкайчан,
Март кояшы сүнмәсен.
Бәхетле язмыш йолдызы
Гомер буе китмэсен.
Бакчабыз хезмәткәрләрен 8 Март - Халыкара хатын-кызлар көне уңаеннан мөдир Рушания Гилемхановна, профком рәисе Алсинә Фаиловна котладылар, матур теләкләрен җиткерделәр.
-
Юбилеең белән!!! 06.03.2019

Бүген озак еллар бакчабызда эшләүче Нурисламова М.Ф. күркәм бәйрәме, юбилее.
Миләүшә Фәритовна!!!!
Гомерең хәзинәсенә
Өстәлде тагын бер ел,
Моңайма еллар үтә дип,
Елмай син — бәхетле бул!
Котлы булсын бәйрәмең,
Тыныч булсын күңелең,
Шатлык-сөенечләр белән
Тулы булсын гомерең!
Гамьле еллар, ямьле көннәр
Телибез чын йөрәктән!
Һич кичекми чынга ашсын
Безнең күркәм теләкләр!
Юбилярны Саба районы мәгариф бүлеге методисты Алинә Рөстәмовна, мәгариф бүлеге профсоюз комитеты рәисе Айгөл Маратовна котлап Грамота, исәлекле бүләк тапшырдылар. Коллектив исеменнән Рушания Гилемхановна, профком рәисе Алсинә Фаиловна матур теләкләрен җиткерделәр. Озак еллар бергә эшләгән хезмәттәшләре туган көн белән котладылар. Котлаулар шигьри юллар, җырлар белән үрелеп барды.
-
Спорт - сәламәтлек нигезе 01.03.2019

Мәктәпкә әзерлек төркемендә "Гаилә бәйрәме" "Спорт - сәламәтлек нигезе" девизы астында үтте. Саф һавада үткәрелгән бу чара уеннар, ярышлар белән алып барылды. Балалар бер колоннага тезелеп турыга, диогональ буенча йөрү, парлашып, өчәрләп тезелү күнекмәләрен, хөнәрләрен күрсәтеп чыгыш ясады, әти- әниләр белән берлектә уеннарда, ярышларда катнаштылар, үз куллары белән ясаган бүләкләрне әти-әниләргә тапшырдылар.
-
Бүген бездә бәйрәм! 28.02.2019

Җирдә миңа ни кирәк?
Әти дә әни кирәк.
Җирдә миңа ни кирәк?
Без яшәрдәй өй кирәк.
Җирдә миңа ни кирәк?
Әллүкиле көй кирәк.
Җирдә миңа ни кирәк?
Мәңге имин ил кирәк.
Уратнчылар төркемендә "Гаилә бәйрәме" барышында балалар әти-әниләрен матур бию, яна җырлар, шигырьләр аша бәйрәм белән котладылар.
-
Бала тормышында - уен 28.02.2019

Уен мәктәпкәчә яшьтәге бала тормышында мөһим урын алып тора. Аның ярдәмендә бала шәхес булып формалаша. Уйнаганда балалар үзара дуслаша, мөстәкыйль эш итә, үзләренең уйларын гамәлгә ашыра, дөньяны танып белергә өйрәнә. Зурлар, мәктәпкә әзерлек төркеме балалары төрле конструкторлар белән яратып уйныйлар. Полидрон Күпер уенының схемалары нигезендә күп төрле корылмалар төзиләр һәм уеннарында киң кулланалар.
-
"Занятия по ФЭМП" 27.02.2019

Дети очень любят играть с геометрическими фигурами.Изучая геометрические фигуры, ребенок расширяет свой кругозор, тренирует мозг, увеличивает словарный запас.












