МБДОУ «Большеныртинский детский сад «Милэшкэй» Сабинского муниципального района РТ»
Визитная карточка
| Адрес: | Республика Татарстан, Сабинский район, с. Большие Нырты, ул.Г.Тукая, д.24 |
| Телефон: | 8(84362) 45-3-44 |
| E-Mail: | Bnerte.Saba.ds@tatar.ru; |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ "Большеныртинский детский сад "Милэшкэй" |
| Руководитель: | Зиатдинова Алия Рануровна |
| Год основания учреждения: | 1995 |
| У нас учатся: | 20 воспитанников |
| У нас учат: | 2 педагога |
МБДОУ «Большеныртинский детский сад «Милэшкэй» Сабинского муниципального района РТ» - новости
Страницы: << 91 92 93 94 95 96 97 98 ( 99 ) 100 >>
-
Әтиемә бүләгем. 21.02.2017

Бүген балалар белән "23 февраль - Ватанны саклаучылар көне" икәнен искә алдык. Балаларда Ватаны саклау теләге, әтиләр белән горурлану хисе тәрбияләү. Ватанның нәрсә аңлатканын аңлату, бәйрәм белән котлап уз куллары белән бүләк ясарга өйрәтү максат итеп куелды.
-
Укытучылар бездә кунакта. 20.02.2017

Мәктәп белән балалар бакчасы арасында элемтәне ныгыту максатыннан бүген мәктәпкә әзерлек төркемендә бердәм белем бирү эшчәнлеген карарга Завод Нырты урта мәктәбеннән укыту эшләре буенча директор урынбасары Фархиева Г.И. һәи башлангыч сыйныф укытучысы Гараева С.Р. керделәр. Тәрбияче Хаҗиева А.М. математика эшчәнлегендә балаларның логик фикерләү сәлатләрен үстерү, 10 эчендә алу, кушуга мәсьәлә, мисаллар чишү, 20 эчендә саный белү, геометрик фигураларны аера белү, игътибарлылыкны үстерү өстендә эшләде. Гараева Сиринә Рафаэловна эшчәнлеккә анализ ясап, уңай фикерләрен җиткерде.
-
"Карак песи" шигыре буенча әвәләү. 16.02.2017

Бугенге әвәләү эшчәнлегендә Муса Җәлил әсәренә карак песине әвәләдек.
-
Дәфтәрдэ эш. 15.02.2017

Рус теле эшчәнлегендә кыргый җәнлекләрне һәм йорт хайваннарын өйрәнә башладык һәм дәфтәрләрдә кыш көне кайсы җәнлек йоклаганын билгеләдек.
-
Таудан шуабыз. 15.02.2017

И күңелле бу урамда бигрәктә тау шуганда.
-
Муса Җәлил халык улы. 14.02.2017

Бу атна эчендә "Муса Җәлил -халык улы" темасы буенча эшлибез. Балаларда патриотик хисләр тәрбияләү, балаларны Муса Җәлил иҗаты белән таныштыруны дәвам итү, әдәби әсәрләренә кызыксыну уяту максаты куелды.
-
Муса Җәлил әсәрләренә рәсем ясау. 13.02.2017

Кечкенәләр белән Муса Җәлил әсәрләренә рәсемнәр буядылар һәм шигырьләрен искә алдылар.
-
Чаңгыда йөрүне дәвам итәбез. 13.02.2017

-
"Йорт иясе Кузька" 09.02.2017

Әкияти образларны үзләренчә күзаллап, аларны кисеп ябыштыру ысулларын мөстәкыйль сайлап алуга ирешү. Төсле кәгазьне дөрес кулланырга өйрәтү. Әдәби әсәрләрне иллюстрацияләүгә кызыксыну тәрбияләү максатыннан балалар белән кисеп ябыштыру эшчәнлегендә йорт иясе Кузька ябыштырдык.
-
Тиздән мәктәпкә! 08.02.2017

Буген безнең мәктәпкә әзерлек төркеме балалары мәктәпкә дәресләргә йөри башладылар. Гараева Сиринә апалары аларга төрле биремнәр, сораулар бирде, белемнәрен тикшерде.




