МБДОУ «Большеныртинский детский сад «Милэшкэй» Сабинского муниципального района РТ»
Визитная карточка
| Адрес: | Республика Татарстан, Сабинский район, с. Большие Нырты, ул.Г.Тукая, д.24 |
| Телефон: | 8(84362) 45-3-44 |
| E-Mail: | Bnerte.Saba.ds@tatar.ru; |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ "Большеныртинский детский сад "Милэшкэй" |
| Руководитель: | Зиатдинова Алия Рануровна |
| Год основания учреждения: | 1995 |
| У нас учатся: | 20 воспитанников |
| У нас учат: | 2 педагога |
МБДОУ «Большеныртинский детский сад «Милэшкэй» Сабинского муниципального района РТ» - новости
Страницы: << 91 92 ( 93 ) 94 95 96 97 98 99 100 >>
-
Туган көн! 08.05.2017

Бүген Рәнифнең туган көне. Аңа 6 яшь тулды. Рәнифне туган көне белән котлап җырлар җырладык һәм теләкләр теләдек. Рәниф үзенең шатлыгы белән уртаклашып балаларга бүләкләр өләште.
-
Җиңү алып килгән яз. 08.05.2017

Хөрмәтле райондашлар, тыл һәм сугыш ветераннары . Сезне барыгызны да олы тантаналы Бөек Җиңү көне белән котлыйбыз. Сезгә исәнлек-саулык, аяз күк йөзе, тыныч көннәр телибез.
-
Сыерчыкны күзәтәбез. 06.05.2017

-
Нарат агачын күзәтәбез. 29.04.2017

Саф һавага чыккач агачларны танырга өйрәнүне дәвам иттек һәм кечкенә генә нарат агачының ылыслары чәнечкеле шул ук вакытта йомшак, тәмле исле булуын күзәттек.
-
Агачлар утыртабыз. 28.04.2017

Табигатебезне тагында ямьләндерү, яшәртү уңаеннан бакчабыз тирәли мәктәпкә әзерлек төркеме балалары белән агачлар утырттык.
-
"Үрдәкле" уйныйбыз. 27.04.2017

Саф һавада уйнаулары бик рәхәт.
-
"Бу кайсы агачның яфрагы" дид.уен 26.04.2017

"Бу кайсы агачның яфрагы" дигән дидактик уен уйнадык. Хәтта кечкенә Азаматта безнең белән уйнады.
-
50 яшьлек юбилей!!! 25.04.2017

Бүген "Миләшкәй" балалар бакчасы мөдире Каюмова Гөлсинә Хәмитовнага 50 яшь. Гөлсинә Хамитовнаны котларга дип, район мәгариф бүлеген әйдәп баручы белгече Гумерова Луиза Мажитовна, мәгариф идарәсе профсоюз оешмасы рәисе Шәмсевалиева Айгөл Маратовна һәм Завод - Нырты мәктәбенең профсоюз оешмасы рәисе Миннегалиева Сания Минненакиповна килделәр. Гөлсинә Хамитовнаны котлап мактау грамотасы һәм бүләкләр тапшырылды.
Бу дөньяның йөзек кашы,
Бәһа җитмәс
Иң кыйммәтле асылташы.
Горур да сез
Тау кыядай, буй җитмәслек
Гүзәл дә сез
Бер гөлгә дә тиңләшмәслек.
Хатын - кыз сез!
Безнең хезмәт коллективында төгәллеге, таләпчәнлеге, тыйнаклыгы һәм искиткеч гүзәл елмаюы белән аерылып торган Гөлсинә Хамитовнага 50 яшь!
Тәбриклибез сезне 50 яшьлек юбилеегыз белән. Сезгә шушы бәйрәмегездә теләкләрнең иң изгесен, иң сафын юллыйбыз. Җаныгызда йолдызлар балкышын сүндермичә, күңелегездәге яшәүнең алкышын киметмичә, сәламәтлек дәрьясында коенып яшәвегезне телибез.Иң изге теләкләребезне юллап "Миләшкәй" һәм "Карлыгач" балалар бакчасы коллективы. -
Габдулла Тукай безнең күңелләрдә! 25.04.2017

Бүген балалар белән мәдәният йортына барып Габдулла Тукай абыйны искә алдык, аның язган шигырьләрен сөйләдек, яратып башкара торган "Туган тел" җырын җырладык һәм күп төрле уеннар уйнадык. Мәдәният йорты җитәкчесе Розалия Каюм кызы һәм китапханәче Люция Борисовна балаларга матур җырлаганнары, уйнаганнары өчен бүләкләрдә өләштелер.
-
Г.Тукай абыйның китаплары белән танышу. 25.04.2017

Г.Тукай абыйның китаплары белән танышуны дәвам иттек һәм китапханәче Люция Борисовна яңадан күп төрле матур китаплары белән таныштырды һәм китапларны яраткан бала укымышлы, белемле, тәртипле, акыллы, инсафлы күп белүчән, максатчан була , диде.




