МБДОУ «Большеныртинский детский сад «Милэшкэй» Сабинского муниципального района РТ»
Визитная карточка
| Адрес: | Республика Татарстан, Сабинский район, с. Большие Нырты, ул.Г.Тукая, д.24 |
| Телефон: | 8(84362) 45-3-44 |
| E-Mail: | Bnerte.Saba.ds@tatar.ru; |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ "Большеныртинский детский сад "Милэшкэй" |
| Руководитель: | Зиатдинова Алия Рануровна |
| Год основания учреждения: | 1995 |
| У нас учатся: | 20 воспитанников |
| У нас учат: | 2 педагога |
МБДОУ «Большеныртинский детский сад «Милэшкэй» Сабинского муниципального района РТ» - новости
Страницы: << 21 22 23 24 25 26 ( 27 ) 28 29 30 >>
-
"Куркынычсыз юл". 11.11.2021

Атна темасы буенча, без балалар белән, юл кагыйдәләре һәм транспорт төрләре белән таныштык. Балалар автобуска утырып, сәяхәткә бардылар. Алар анда светофор, полиция хезмәткәре белән таныштылар. Юлда очраган юл билгеләрен балалар әйтеп бирделәр. Шөгыль бик күңелле үтте.
-
"Дровосек". 01.11.2021

Геометрик фигуралардан "Дровосек" төзедек.
-
"Киемнәр дә безне бизиләр". 01.11.2021

Кисеп-ябыштыру шөгылендә балалар татар орнаментларын кулланып,алъяпкыч һәм читек бизәделәр.Алар татар кызлары һәм малайларына хас булган сыйфатлар белән таныштылар.Татар кызларының тырыш,акыллы,оялчан,сабыр,ягымлы,нурлы,киң күңелле,итәгатьле;малайларының тырыш,батыр,курку белмәс,көчле,ярдәмчел,намуслы булырга тиеш икәнен белделәр һәм шул сыйфатларны үзләрендә дә булдырырга теләк белдерделәр.
-
"Күңелле математика". 27.10.2021

Балалар математика шөгылен бик көтеп алалар.Монда алар юлларның озынлыгын һәм кыскалыгын,куян белән кишернең күпме булуын чагыштыралар,ел фасыллары турында һәм аларны ничә өлешкә бүлергә өйрәнәләр.
-
"Мин -татар баласы." 26.10.2021

Сөйләм теле шөгылендә татар халкының гореф-гадәте,киемнәре турында сөйләштек.Татар халкына гына хас булган билгеләрне таптык."Милли киемнәр"-дидактик уенын уйнадык. "Гөлбану", "Түбәтәй"-татар халкының җырлы-биюле уеннарын башкардык.
-
"Городец бизәкләре". 22.10.2021

Балалар рәсем шөгылендә городец бизәкләре белән таныштылар һәм китап кыстыргычын бизәделәр.
-
"Милли татар ашлары". 21.10.2021

В рамках года родных языков и народного единства наши дети участвуют в флешмоде "Милли татар ашлары".Зиятдинова Руфия и Зиятдинова Аяна помогают матери приготовить татарские блюда.
-
"Мин укырга өйрәнәм". 20.10.2021

Грамота эшчәнлегендә"м"авазы һәм"М" хәрефе белән таныштык.Балалар уеннар ярдәмендә "м" авазы кергән сүзләрне кабатладылар һәм ныгыттылар.Рәсемнәр төшерелгән карточкалардан "м"хәрефе кергән рәсемнәрне таптылар.Шөгыль бик эчтәлекле булды.
-
"Китапханә" 19.10.2021

Бүген балалар китапханәгә сәяхәткә бардылар. Алар анда бик күп китаплар белән таныштылар. Китапларның кайдан килеп чыкканнары турында белделәр. Китапны ничек саклап тору кагыйдәләрен өйрәнделәр. Шулай ук, алар татар язучылары турындагы белемнәрен дә ныгыттылар. Сәяхәт бик күңелле үтте.
-
"Минем сәламәт буласым килә". 18.10.2021

Физкультура эшчәнлегендә, төрле күнегүләр ярдәмендә, балалар сәламәтлекләрен ныгыталар.Сәламәтлекне хәзердән үк кайгыртырга кирәк икәнен алар бик яхшы аңлыйлар һәм моның өчен барсын да үтәргә кирәклеген беләләр.




