МБДОУ «Большеныртинский детский сад «Милэшкэй» Сабинского муниципального района РТ»
Визитная карточка
| Адрес: | Республика Татарстан, Сабинский район, с. Большие Нырты, ул.Г.Тукая, д.24 |
| Телефон: | 8(84362) 45-3-44 |
| E-Mail: | Bnerte.Saba.ds@tatar.ru; |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ "Большеныртинский детский сад "Милэшкэй" |
| Руководитель: | Зиатдинова Алия Рануровна |
| Год основания учреждения: | 1995 |
| У нас учатся: | 20 воспитанников |
| У нас учат: | 2 педагога |
МБДОУ «Большеныртинский детский сад «Милэшкэй» Сабинского муниципального района РТ» - новости
Страницы: << 21 ( 22 ) 23 24 25 26 27 28 29 30 >>
-
Юбилей 55 яшь!!! 25.04.2022

Хөрмәтле Гөлсинә Хамитовна! Сезне ихлас күңелдән гомер бәйрәмегез - 55 яшьлек юбилеегыз белән котлыйбыз. Сезгә гомернең иң озынын, бәхетнең иң зурысын, шатлыкларның иң олысын юллыйбыз. Якты ал таңнар, зәңгәр күкләр сезнең күңелне һәрчак яктыртсын, балкытып торсын. Таң җилләренең назлысы, күңел тынычлыгы, чиксез бәхетләр, эшегездә зурдан-зур уңышлар, яхшы күтәренке кәеф юлдаш булсын Сезгә. Һәрвакытта да шулай шат, көләч йөзле, изге күңелле булып калыгыз. Алга таба да шатлыкта, куанычта, бәхеттә яшәргә, хезмәтебезгә ямь өстәп, авырмый бергә- бергә эшләргә язсын! Иң изге теләкләр белән мәгариф өлкәсен әйдәп баручы баш специалист Луиза Мажитовна, хезмәттәшләрегез, профсоюз оешмасы җитәкчесе Гәрәева С.Р., әти-әниләр һәм балалар. -
Бөтенроссия экологлар көне! 25.04.2022

Бөтенроссия экологлар көне уңаеннан балалар белән чәчәк төрләрен искә төшердек һәм тагын бер чәчәк бакчасында үсүче гладиолус чәчәгенең суганы белән танышып аны утырттык.
-
Хезмәт тәрбиясе. 20.04.2022

Балаларны хезмәт тәрбиясе белән таныштыру уңаеннан мәйданчыктагы карны тараттык.
-
Физик тәрбия. 16.04.2022

Саф һавада балалар белән хәрәкәтле уенның бер төре "Песи һәм тычкан" уенын уйнап җитезлекне, өлгерлекне үстерәбез.
-
Туган көн!!! 13.04.2022

Бүген Диананың туган көне. Аңа 2 яшь тулды. Балалар Дианага "Ак калач" җырын җырладылар һәм теләкләрен әйттеләр.
-
Безгә дигән бүләкләр. 12.04.2022

Тагиров Данияр һәм Тагирова Диананың әнисе Рина Марселевна безнең бакчабызга үз исеменнән күп кенә матур уенчыклар бүләк итте. Балалар моның өчен бик шат булдылар. "Миләшкәй" балалар бакчасы коллективы, балалар һәм әти-әниләр үзләренең рәхмәтләрен белдерәләр. Рина Марселевнага эшендә зурдан зур уңышлар, гаилә тынычлыгы теләп калабыз.
-
Туган көн!!! 11.04.2022

Бүген Мусаның туган көне аңа 4 яшь тулды. Мусаны туган көне белән котлап балалар белән "Ак калач " җырын җырладык, теләкләр теләдек. Муса үзенең шатлыгы белән уртаклашып балаларга бүләкләр өләште.
-
Нәрсә ул - Галәм? 08.04.2022

Тирә - юнь белән танышу эшчәнлегендә балалар белән галәм, күк җисемнәре, кояш системасы тирәли нинди планеталар барлыгы белән таныштык.
-
Тәрәз төбебез гөлбакча. 05.04.2022

Тәрәз төбендә балалар тырышлыгы белән чәчәчләр, укроп,суган, сарымсак, помидор үстерәбез.
-
Юл йөрү кагыйдәләре. 30.03.2022

Балалар белән юл йөрү кагыйдәләрен, билгеләрен уеннар аша өйрәнеп кабатлап торабыз.




